Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (5-11 декабрь)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

5 декабрь (шимбә). Рабигүл ахир аеның 20 нче көне. 21 нче Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында,19.47 сәгатьтә калка, 12.03 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 7.17 сәгать.  

Сәяхәткә чыгу, теләсә нинди эш башлау өчен айның иң кулай көне. Кеше хәлиткеч карарлар кабул итәргә сәләтле. Физик эш белән шөгыльләнү, җәяү йөрү, чыныгу файдалы. Саф һавада күбрәк булу, табигать белән хозурлану кәефне күтәрә. Умырткалыкның аскы өлеше, әвернә сөяк, аяк зәгыйфь.  

Мүк җиләге 

Мүк җиләге салкын тигәндә бик файдалы. Аңарда шикәр аз, ә биологик актив матдәләр, пектиннар, лимон һәм алма кислотасы, C, B, PP витаминнары күп. Ул калий, кальций, тимер, йод һәм марганецка бай. Бу җиләк антибиотикларның активлыгын арттыра, ялкынсынуны баса, температураны төшерә, бөердәге таш һәм комны чыгара. Цистит интектергәндә, мүк җиләген кайнар суга салып, салкын урында берничә көн төнәтәләр, аннан соң теләгәнчә эчәләр. Әмма ашказаны кислоталылыгы югары булганда бу җиләкне ашарга ярамый. 

6 декабрь (якшәмбе). Рабигүл ахир аеның 21 нче көне. 22 нче Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында,21.10 сәгатьтә калка,12.26 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 7.15 сәгать.  

Акыл җыю, белем алу, фәннәр өйрәнү көне. Юмарт булырга, ашау-эчүдә үзеңне чикләмәскә кирәк. Күбрәк аралашкан саен, яхшы тәэсирләр дә арта бара. Кан әйләнеше системасы, буыннар, умырткалык зәгыйфь. 

Ютәлдән – шалфей 

Ютәлләгәндә, 1 аш кашыгы шалфейны 1 стакан суда кайнатып чыгаралар, йокларга ятканда кайнар килеш эчәләр. Яисә 1 стакан уылган кызыл чөгендергә 1 аш кашыгы алма серкәсе кушып болгаталар да, бераз төнәткәч, согын сыгып алалар, аннары шуның белән тамакны чайкыйлар. 

7 декабрь (дүшәмбе). Рабигүл ахир аеның 22 нче көне. 23 нче Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 22.35 сәгатьтә калка, 12.44 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 7.13 сәгать.  

Авыр энергетикалы көн. Тәвәккәл адымнар ясау хупланмый. Арып-талганчы эшләргә киңәш ителми. Дару үләннәре белән дәвалану уңай нәтиҗә бирә. Иҗат белән шөгыльләнү өчен яхшы вакыт. 

Миләшле алма 

Кандагы гемоглобин микъдарын күтәрү өчен, тигез күләмдә алынган кара миләшне һәм туралган алманы 1 литр кайнар суга салалар, тәүлек буе төнәткәч, көн дәвамында әкренләп эчеп бетерәләр. Кара миләш организмга алмадагы тимерне яхшырак үзләштерергә ярдәм итә. 

8 декабрь (сишәмбе). Рабигүл ахир аеның 23 нче көне. 23 нче Ай тәүлегенең дәвамы. Ай Кыз йолдызлыгында, 12.59 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 7.11 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Тәвәккәл адымнар ясау хупланмый. Арып-талганчы эшләргә киңәш ителми. Дару үләннәре белән дәвалану уңай нәтиҗә бирә. Иҗат белән шөгыльләнү өчен яхшы вакыт. 

Гемоглобин микъдарын күтәрү 

1 әр аш кашыгы кычыткан һәм әремне 1 стакан кайнар суда ярты сәгать төнәтәләр, сөзеп, бал кушалар, көн буена эчеп бетерәләр. Дәва курсы – 1 ай. Яисә зур банкага 1 әр стакан яңа сыгылган торма, чөгендер, кишер, мүк җиләге сокларын салып, бал кушалар һәм көненә 3 тапкыр 2 шәр аш кашыгы эчәләр. Баллы сокны суыткычта саклыйлар. 

9 декабрь (чәршәмбе). Рабигүл ахир аеның 24 нче көне. 24 нче Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында,0.01 сәгатьтә калка, 13.12 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 7.10 сәгать. 

Артык активлык күрсәтү хупланмый. Ялгыз калып уйлану өчен уңай вакыт. Эчке тавышка колак салу файдалы. Бизләр системасы, кан тамырлары, тире, эчәклек зәгыйфь. Күзне арытмаска кирәк.  

Андыз мае 

1 өлеш вакланган андыз (девясил) тамырын 10 өлеш үсемлек маена салып, кояш төшә торган урында 14 көн төнәтәләр, әледән-әле болгаталар. Корчаңгы, экзема, нейродермит булганда, тирегә сөртәләр. 

10 декабрь (пәнҗешәмбе). Рабигүл ахир аеның 25 нче көне. 25 нче Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 1.29 сәгатьтә калка, 13.25 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 7.08 сәгать.  

Акыл җыю көне. Интуициягә таяныр­га була. Күргән төшләр рас килә. Сизү әгъзалары, баш, колак, кан тамырлары зәгыйфь. Энергияне юк-барга сарыф итәргә ярамый. Ач тору файдалы. 

Топинамбур сызлауны баса
 
Топинамбурның (җир грушасы) бүлбеләре генә түгел, сабагы да файдалы, бигрәк тә артроз һәм артритларны дәвалаганда. 500 грамм сабак һәм яфракны 3 литр суга салып, 20 минут кайнаталар, ваннадагы суга кушып, кереп яталар. Атнасына 1-2 тапкыр кабатлыйлар. 10 процедурадан соң буын сызлавы басыла. 

11 декабрь (җомга). Рабигүл ахир аеның 26 нчы көне. 26 нчы Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 2.59 сәгатьтә калка, 13.39 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 7.07 сәгать. 

Һәртөрле вәсвәсәләргә бай көн. Әйләнә-тирә дөньяны кабул итү кискенләшә, тәэсирләнүчәнлек арта, чит кеше йогынтысына бирешүчәнлек көчәя. Килешүләр төзү уңышлы. Нерв системасы, аяк зә­гыйфь. Теш дәвалату өчен начар вакыт. Балык, мүк җиләге, сөт ризыклары ашау файдалы.  

Кабак катламасы 

3 йомырка, ярты стакан су, 1 аш кашыгы үсемлек мае, тәменчә тоз һәм оннан камыр басалар, пакетка салып, 1 сәгать тоталар. Алтыга бүлеп, түгәрәкләп җәяләр. Уртача зурлыктагы кабакны чистартып, эре угычтан уалар, 1-2 баш суганны вак кына турыйлар, икесен бергә кушып, тоз, борыч өстиләр. Камыр өстенә тигезләп җәеп, өстенә атланмай уалар, рулет ясап төрәләр. Мантый пешерә торган түгәрәкләргә куеп, өстен майлыйлар һәм 45-50 минут буе парда пешерәләр. Табынга укроплы каймак белән бирәләр. 
 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев