Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (4-10 сентябрь)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

4 сентябрь (шимбә). Мөхәррәм аеның 27 нче көне. 27 нче Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 0.36 сәгатьтә калка, 18.13 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 13.36 сәгать. 

Бу көннәрдә организм хәлсез, шунлыктан күбрәк йоклау файдалы. Нерв системасы, сизү әгъзалары зәгыйфь. Кан һәм лимфа авырулары кискенләшергә мөмкин. Кан басымын контрольдә тоту сорала. 

Күз кайгыртуга мохтаҗ

Күз күремен яхшырту өчен, суганны вак кына турап, шикәр сибәләр, берничә сәгать төнәткәч, көненә 3 тапкыр 1әр аш кашыгы кабалар, артыннан бал ашап куялар. Якыннан начар күргәндә, 2 лимон, 1 әфлисун, 3 грейпфрут согын кушып, 1 литр су өстиләр һәм көненә 4 тапкыр ашар алдыннан яртышар стакан эчәләр. Касторка мае сөртсәң, күздәге арпа тиз арада бетә.

5 сентябрь (якшәмбе). Мөхәррәм аеның 28 нче көне. 28 нче Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 1.57 сәгатьтә калка, 18.32 сәгатьтә бата.4 нче фаза. Көн озынлыгы 13.32 сәгать. 

Айның иң яхшы көннәреннән берсе. Энергетикасы бик уңай. Көтелмәгән очрашулар берсеннән-берсе кызыклырак булачак. Хисләр тернәкләнә, аралашу теләге уяна. Сизү әгъзалары, аеруча күзләр зәгыйфь. Кан басымын контрольдә тоту зарур. Организмны чистарту, ач тору уңай нәтиҗә бирә. 

Җиләк яфрагы дәвалый (1)

Буыннардан тозны чыгару өчен, яртышар аш кашыгы нарат җиләге һәм кара карлыган яфракларын 500 мл кайнар суга салып, 1 сәгать төнәтәләр, көненә 4-5 тапкыр, ашарга 30 минут кала, 100 әр мл эчәләр. 2-3 атнадан бәвел болганчыкланыр­га мөмкин, бу тозларның чыга башлавын күрсәтә. Бәвел чистарганчы, төнәтмәне эчүне дәвам итәләр, әмма 2 атнадан арттырырга ярамый. 10 көн ял иткәннән соң, тагын дәваланырга була.

6 сентябрь (дүшәмбе). Мөхәррәм аеның 29 нчы көне. 29 нчы Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 3.22 сәгатьтә калка, 18.47 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 13.27 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Бернинди вәгъдәләргә дә ышанырга ярамый. Бизләр системасы, кан тамырлары, эчәклек зәгыйфь. Үзеңне үпкәләткән кешеләрне кичерү зарур. 

Җиләк яфрагы дәвалый (2)

Бәвел куыгы ялкынсынганда, 1 чәй кашыгы вакланган нарат җиләге яфрагын 1 стакан кайнар суда пешерәләр дә, көненә 3-4 тапкыр берәр стакан эчәләр. Салкын тигәндә, грипп булганда, 1 аш кашыгы вакланган нарат җиләге яфрагы һәм сабагын 1 стакан кайнар суда 30 минут төнәтәләр, сөзәләр, көненә 4-5 тапкыр 2 шәр аш кашыгы эчәләр. Стоматит, пародонтоз булганда, 10 г кипкән яфракны 1 стакан кайнар суда 30 минут пешерәләр, сөзеп, суыталар, стакан тулганчы кайнаган су өстиләр һәм һәр 2 сәгать саен авызны чайкыйлар.

7 сентябрь (сишәмбе). Мөхәррәм аеның 30 нчы көне. 1 нче, 2 нче Ай тәүлекләре. Ай Кыз йолдызлыгында, 4.49 сәгатьтә калка, 18.59 сәгатьтә бата. 3 сәгать 51 минуттан яңа Ай. Көн озынлыгы 13.23 сәгать. 

Иҗат белән шөгыльләнү, айлык план төзү яхшы. Яңа туган Ай Җир белән Кояш арасында, үзенең караңгы ягы белән Җиргә караган. Ай идарә итә торган һәрнәрсә – хисләр, кәеф, хәтер, кан басымы зәгыйфь. Кан басымы болай да түбән булган гипотониклар өчен бигрәк тә авыр вакыт. Бу чорда укуда уңышлар, тиз савыгу, югары эшчәнлеккә өметләнергә ярамый. Ашаганда талымлы булу хәерле. Аралашуны чикләү зарур.

8 сентябрь (чәршәмбе). Сәфәр аеның 1 нче көне. 3 нче Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 6.17 сәгатьтә калка, 19.10 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 13.18 сәгать. 

Бик актив көн, хәвеф-хәтәр инстинкты, агрессия белән бәйле. Бүген чирләп китү ихтыяр көченең җитәрлек булмавын күрсәтә. Күзне арытмаска кирәк. 

Сихәтле май

1 әр чәй кашыгы меңьяфрак һәм сары мәтрүшкә үләннәре, 1 аш кашыгы тыр­нак гөл чәчәген порошок итеп төеп, йомшартылган 200 г атланмайга кушып болгаталар, суыткычта саклыйлар. Шул майның 1 чәй кашыгын бер телем кара икмәккә ягып, ашарга 30 минут кала ашап куйганда, ашказаны авыртуыннан котылып була. 

9 сентябрь (пәнҗешәмбе). Сәфәр аеның 2 нче көне. 4 нче Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 7.45 сәгатьтә калка, 19.21 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 13.13 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Теләсә нинди элемтә, танышулар, күмәк эш бүген кыен кичерелә. Озаграк йоклау хәерле. Тәмлерәк һәм күбрәк ашау теләге зур булса да, чаманы югалтмаска кирәк. Ач торырга ярамый. 

Аллергиядән – сельдерей

Аллергия интектергәндә, сельдерей тамырын сыгып, 1-2 чәй кашыгы сокны көненә 2-3 тапкыр, ашарга 30 минут кала эчәргә кирәк. Кычытуны басар өчен, 1 өлеш канлут согына 2 өлеш су кушып, тирегә сөртәләр.

10 сентябрь (җомга). Сәфәр аеның 3 нче көне. 5 нче Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 9.15 сәгатьтә калка, 19.23 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 13.09 сәгать. 

Бүген юлда булу әйбәт. Ач тору тыела. Күңел нәрсә тели, күпме тели – шулкадәр ашарга була, бигрәк тә яшелчә файдалы. Башлаган эшне ахырына җиткезү зарур. Ашказаны-эчәк авырулары кискенләшү тискәре энергиянең артык күп туплануын күрсәтә. Кан әйләнеше системасы, ияк, муен, бронхлар зәгыйфь. 

Маринадланган кыяр

Кечкенә кыярларны (корнишон) 4 сәгатькә салкын суга салып куялар. 1әр литр­лы 4 банкага маринад әзерлиләр: 2 литр суга 7 аш кашыгы шикәр, 3 аш кашыгы тоз салып, кайнатып чыгаралар, сүндергәч, 180 миллилитр 9 процентлы серкә өстиләр. Банкаларга дүрткә бүленгән 1 кишер, боҗралап туралган 1 баш суган, 1-2 укроп чатыры, тыгызлап кыярларны тутыралар да, кайнап торган маринадны коеп, тимер капкач белән каплыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев