Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (4-10 июнь) 

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

4 июнь (шимбә). Зөлкагдә аеның 5 нче көне. 6 нчы Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 6.43 сәгатьтә калка, 0.23 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 17.16 сәгать. 

Хисчәнлек арта. Һәртөрле аралашу күңелгә ятышлы. Бу көннәрдә әти-әнигә ихтирам көче аеруча куәтләнә, гаиләдә бергә җыелып, балачакның күңелле хатирәләрен яңарту яшәү көче өсти. Бизләр системасы, җилкә, кул, үпкә, бронхлар зәгыйфь, салкын тию ихтималы зур. Теш алдырырга ярамый.

Гастриттан дәва

Хроник гастрит (ашказанының лайлалы тышчасы ялкынсыну) һәм ашказаны җәрәхәтеннән интеккәндә, кәбестә согын сыгып, җылы килеш, көненә 2-3 тапкыр, ашарга 1 сәгать калгач эчәргә кирәк. 5 көннән соң хәл җиңеләя. Мондый дәвалануны елына 2 тапкыр үткәрү җитә.

5 июнь (якшәмбе). Зөлкагдә аеның 6 нчы көне. 7 нче Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында,8.00 сәгатьтә калка,0.37 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 17.18 сәгать. 

Һава энергиясенә бәйле көн. Тынгысызланырга, гайбәт сөйләргә ярамый. Ялгыз калып уйлану файдалы. Нерв системасы, үпкә зәгыйфь. Ач тору, ашказанын һәм эчәклекне чистарту уңай нәтиҗә бирә.

Чикләвек сөте

Ашказаны җәрәхәтеннән интеккәндә, чикләвек сөте эчү файдалы. 4-5 әстерхан чикләвеген төеп, өчтән бер стакан кайнаган җылы су өстиләр, 30 минут төнәтәләр дә, яхшылап болгаталар. Аннары сөзәләр, 2 чәй кашыгы бал кушалар. 10 көн дәвамында, көненә 5 тапкыр, ашарга ярты сәгать кала, 1әр чәй кашыгы кабалар.

6 июнь (дүшәмбе). Зөлкагдә аеның 7 нче көне. 8 нче Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында,9.19 сәгатьтә калка, 0.49 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 17.20 сәгать. 

Бүген бигрәк тә ут белән эш иткәндә сак­лык сорала. Ризык җиңел үзләштерелүчән булырга тиеш. Ашказаны, бизләр системасы зәгыйфь, невралгия һәм стенокардияне кисәтү чаралары уңай нәтиҗә бирә. Колак авыртырга мөмкин. Бу атнада күзне саклау мөһим.

Сихәтле сок

Кызыл чөгендер согы бигрәк тә хатын-кызларга файдалы, тик аны кишер согына кушып эчү мәслихәтрәк. Чиста чөгендер согы эчү күңелне болгатырга, башны әйләндерергә мөмкин. Күрем көннәрендә 2-3 тапкыр 50-100әр грамм чөгендер-кишер согы катнашмасы эчәргә кирәк. Климакс вакытында тәүлегенә 1 стакан сокны әкренләп эчеп бетерү дарулардан яхшырак дәвалый. Чөгендер согында 20 процент калий бар, ә составында 8 процент хлор булу аңа бавырны, бөерне, үт куыгын чис­тартырга мөмкинлек бирә. Әлеге соктагы 50 процент натрий һәм 5 процент кальций нисбәте, куе канны сыегайтып, веналарның варикоз киңәюе, югары кан басымы, йөрәк авыруларыннан саклый.

7 июнь (сишәмбе). Зөлкагдә аеның 8 нче көне. 9 нчы Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 10.39 сәгатьтә калка, 0.58 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 17.22 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн, алдашу, ялганга бай. Хәтта сыйфатлы ризык белән дә агулану ихтималы бар. Күп аралашу хупланмый. Фикерләрне тупларга, үзегезне үпкәләткән кешеләрне кичерергә кирәк. Үпкә, ашказаны зәгыйфь. Кан басымы күтәрелергә, йөрәк, арка яки баш авыртырга мөмкин. Мунча керү файдалы.

8 июнь (чәршәмбе). Зөлкагдә аеның 9 нчы көне. 10 нчы Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 11.59 сәгатьтә калка, 1.06 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 17.23 сәгать. 

Нәсел, гаилә, гореф-гадәтләр белән бәйле көн. Ял итү, йокы туйдыру, гаиләне ныгыту өчен иң шәп вакыт. Әйләнә-тирәдәгеләргә игътибарлырак булу сорала. Сизү әгъзалары, йөрәк-кан тамырлары системасы, сөякләр зәгыйфь. Ач тору файдалы. 

Бөтнек биздерә

Аракыдан бизү өчен, эмальләнгән кәстрүлдәге 1 стакан кайнар суга 1 аш кашыгы вакланган бөтнек яфрагы салып, капкачын ябып, 15 минут пешерәләр, ярты сәгать төнәткәч, сөзәләр. Көненә 2 тапкыр, ашаганнан соң 1 сәгать үткәч, яртышар стакан эчәләр, 10 минуттан соң ярты стакан суга 1 аш кашыгы аракы кушып, авызны чайкыйлар.

9 июнь (пәнҗешәмбе). Зөлкагдә аеның 10 нчы көне. 11 нче Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 13.22 сәгатьтә калка, 1.14 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 17.25 сәгать. 

Үзгәрү, сафлык, катгыйлык көне. Һәр эштә дә сак һәм игътибарлы булу сорала. Башланган эшне ахырына җиткерергә кирәк. Бу көннең энергетик куәте бик зур, кешедә искиткеч табигый көч уянырга мөмкин. Арып-талганчы эшләргә ярамый. Сизү әгъзалары, йөрәк, умырткалык, үпкә зәгыйфь.

10 июнь (җомга). Зөлкагдә аеның 11 нче көне. 12 нче Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 14.48 сәгатьтә калка, 1.23 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 17.27 сәгать.

Шәфкать, сабырлык, мәхәббәт энергиясенә бай көн. Сәламәтлеккә игътибарлы булырга, йөрәккә киеренкелек китермәскә кирәк. Ашкайнату әгъзалары, кан әйләнеше системасы зәгыйфь. Дарулар яхшы үзләштерелә. 

Кыздырылган тавык

Кыздырылган тавыкның тиресе кетердәп торсын өчен, берничә ысул бар: 1) газ миченә тыкканчы, тавыкны газ өстендә атланмайда кыздырып алалар, 5 минуттан соң мичкә куялар; 2) мичкә тыккач, бүленеп чыккан тавык маен әкренләп өстенә агызгалап алалар, соңгы 10 минутта исә тимиләр – тире кибеп китә һәм тагын да яхшырак кетерди; 3) мичкә тыгар алдыннан тоз, борыч һәм зәйтүн мае белән ышкыйлар; 4) әзер булыр алдыннан бал һәм май катнашмасы белән майлыйлар; 5) пешеп җитәр алдыннан тавыкны 3 өлеш соя (кытай борчагы) соусына 1 өлеш бал кушып майлыйлар.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев