Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (4-10 июль)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

4 июль (шимбә). Зөлкагдә аеның 13 нче көне. 14 нче Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 20.06 сәгатьтә калка, 2.02 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 17.23 сәгать. 

 Иң әһәмиятле эшкә тотыну өчен уңайлы көн. Бүген башланган эш бик яхшы тәмамланачак. Теләсә нинди вак-төяккә игътибарлы булу сорала. Эчәклек һәм тирене чистарту уңай нәтиҗә бирә. Ашказаны асты бизе зәгыйфь. Балан, фасоль, борчак, арпа ашау файдалы.

Крыжовник (1)

Крыжовник – тимер һәм бакырга, фосфор тозларына бай диетик җиләк, аны матдәләр алмашы бозылганда, симергәндә куллану файдалы. Ул - үт һәм бәвел кудыр­гыч чара, шулай ук хроник эч катудан да кулланыла. Җимешләре азканлылыктан, еш кан китүдән һәм тире авыруларыннан дәвалый. Элек Кавказда туберкулез белән чирләүчеләргә крыжовникның пешереп суытылган яфракларын ашатканнар. Җимешләре ашказаны-эчәк тракты авырулары вакытында авыртуны баса. 20 грамм крыжовник җиләген термостагы ярты литр кайнар суда 6 сәгать төнәтәләр, көненә 2 тапкыр яртышар стакан эчәләр, бераз бал кушарга була. Мондый чара куәтле үт кудыру үзлегенә ия.

5 июль (якшәмбе). Зөлкагдә аеның 14 нче көне. 15 нче Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 21.02 сәгатьтә калка, 2.52 сәгатьтә бата. 07 сәгать 46 минуттан тулы Ай. Көн озынлыгы 17.22 сәгать. 

 Авыр энергетикалы көн. Бүген кеше үз нәфесенең теләк һәм коткыларына бигрәк тә бирешүчән.Тыелгысыз хисләр күңелсез вакыйгага китерергә мөмкин. Тәэсирләнүчән кешегә аеруча кыен. Алма, кәбестә, сарымсак ашарга ярамый, балан, мүк җиләге ашау файдалы.

Крыжовник (2)

Остеохондрозны, артритны дәвалау өчен, 20 крыжовник яфрагын 1 стакан кайнар суда 2 сәгать төнәтеп, көненә 3 тапкыр чирегешәр стакан эчәләр. Эч кипкәндә, 2 аш кашыгы җиләкне 300 мл суда кайнатып чыгарып, суынганчы төнәтәләр, сөзеп, һәр 3 сәгать саен 100 әр мл эчәләр. Салкын тигәндә, крыжовник согын сыгып, көненә 2 тапкыр яртышар стакан эчәләр, шул сок белән тамакны да чайкыйлар.

6 июль (дүшәмбе). Зөлкагдә аеның 15 нче көне. 16 нчы Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 21.41 сәгатьтә калка, 3.56 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 17.20 сәгать. 

 Тыныч, иҗади, уңышлы көн. Һәрнәрсәдә гармониягә омтылу, җан тынычлыгын сак­лау мөһим. Дулкынландыргыч очрашулар булырга мөмкин. Килешүләр төзү уңай нәтиҗә бирә. Кан авырулары кискенләшә. Беркемгә дә үпкә сакларга ярамый.

7 июль (сишәмбе). Зөлкагдә аеның 16 нчы көне. 17 нче Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 22.10 сәгатьтә калка, 5.09 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 17.18 сәгать. 

 Мәхәббәт, иҗат, яшәү шатлыгы көне. Бернәрсә дә планлаштырмыйча, теләгән нәрсәне генә эшләү яхшы. Нерв һәм эндокрин системаларга, күзгә игътибарлырак булу сорала. Үпкәләшкән кешеләр белән дуслашыр вакыт. Яшелчәләрне күбрәк ашау файдалы.

8 июль (чәршәмбе). Зөлкагдә аеның 17 нче көне. 18 нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 22.30 сәгатьтә калка, 6.26 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 17.15 сәгать. 

Алдашу, ялганга бай көн. Бизләр системасы, бил, бөер, тире, сукыр эчәк зәгыйфь. Мунчага бару, массаж ясату, ач тору, төрле дәвалану чараларын куллану файдалы. Кәеф төшәргә мөмкин. 

Тырнак гөл шифасы

Бөерләрне чистарту һәм андагы комны куу өчен, 1 аш кашыгы кипкән чәчәкне 1 стакан кайнар суда 30 минут төнәтәләр, көненә 3 тапкыр, ашарга ярты сәгать кала, өчтән берешәр стакан эчәләр. Болай озак вакыт буе дәваланырга ярый. Җәен 3-4 атна буе көн саен өзеп алып, 3-4 чәчәкне ач карынга ашаганда, геморройдан котылып була. Бу шулай ук гастритны да дәвалый, уртлар канавын да туктата. 1 аш кашыгы кипкән чәчәкне 1 стакан суда 2 сәгать төнәтеп, ашаганнан соң һәм йокы алдыннан авызны чайкау стоматитны һәм уртлар канавын бетерә. Бәвел куыгы ялкынсынганда, 1 әр чәй кашыгы календула чәчәге һәм кычыткан үләнен 1 стакан кайнар суда 20 минут төнәтәләр дә, 14 көн буе, көненә 3 тапкыр, ач карынга, ашарга 30 минут кала яртышар стакан эчәләр. 

9 июль (пәнҗешәмбе). Зөлкагдә аеның 18 нче көне. 19 нчы Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 22.46 сәгатьтә калка, 7.42 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 17.13 сәгать. 

 Авыр энергетикалы көн. Күп аралашмаска, күз тиюдән, чит тәэсирләрдән сакланырга кирәк. Бурычка алырга да, бирергә дә ярамый. Нерв системасы, эчәклек, арканың өске өлеше зәгыйфь.

10 июль (җомга). Зөлкагдә аеның 19 нчы көне. 20 нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 22.58 сәгатьтә калка, 8.57 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 17.11 сәгать. 

Үз-үзеңне танып-белү, уйлану, буйсыну, кичерү көне. Өйдә булырга тырышырга, гаиләгә игътибарны арттырырга кирәк. Тәкәбберлек күрсәтергә ярамый. Яңа белем җиңел үзләштерелә. Нерв системасы, сизү әгъзалары, кан тамырлары, ашказаны зәгыйфь. Ит ашауны чикләү хәерле. 

Ташкабактан аджика

1,5 кг ташкабак, 300 әр г кишер һәм татлы борыч, 3 данә ачы борыч, 1 кг помидор, 2 баш сарымсак, 1,5 аш кашыгы тоз, 1 аш кашыгы шикәр, 70 мл 9 процентлы серкә, 100 г үсемлек мае кирәк. Сарымсактан кала барлык яшелчәләрне иттарткычтан чыгарып, шикәр, тоз, май кушып, уртача утта кайнатып чыгаралар, аннары утны киметеп, 1 сәгать пешерәләр. Серкә, издерелгән сарымсак өстәп, тагын 10-15 минут пешерәләр дә, кайнар килеш стериль банкаларга бүлеп, тимер капкач каплыйлар, астын өскә әйләндереп куеп, одеялга төреп суыталар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X