Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

АЙГА КЫРЫН КАРАМА (4-10 гыйнвар)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

4 гыйнвар (шимбә). Җөмәдел әүвәл аеның 9 нчы көне. 11 нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 12.03 сәгатьтә калка, 0.34 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 7.13 сәгать. 
 
Үзгәрү, сафлык, катгыйлык көне. Һәр эштә дә сак һәм игътибарлы булу сорала. Башланган эшне ахырына җиткерергә кирәк. Бу көннең энергетик куәте бик зур, кешедә искиткеч табигый көч уянырга мөмкин. Арып-талганчы эшләргә ярамый. Сизү әгъзалары, йөрәк, умырткалык, үпкә зәгыйфь. 

Сарымсаклы кефир

Йөрәк эшчәнлеген яхшырту өчен, көн саен 1 стакан майсыз кефирга вак кына туралган 2 бүлем сарымсак һәм 1 чәй кашыгы эремчек кушып эчү файдалы. Сарымсак йөрәк эшчәнлеген активлаштыра, кан тамырларын чистарта. Кефир һәм эремчек аксымы йөрәк өчен төзү материалы булып тора. 

5 гыйнвар (якшәмбе). Җөмәдел әүвәл аеның 10 нчы көне. 12 нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 12.17 сәгатьтә калка, 1.46 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 7.14 сәгать. 

 Шәфкать, сабырлык, мәхәббәт энергиясенә бай көн. Сәламәтлеккә игътибарлы булырга, йөрәккә киеренкелек китермәскә кирәк. Ашкайнату әгъзалары, кан әйләнеше системасы зәгыйфь. Дарулар яхшы үзләштерелә. 

Прополислы җитен мае

Калкансыман бизне ныгыту өчен, прополислы җитен мае эчү файдалы. Ярты литр җитен маена 3-4 аш кашыгы вакланган прополис (туңдыру камерасына куеп торсаң, ватарга җиңелрәк) кушып, әледән-әле болгатып, сүрән утта прополис эреп беткәнче тоталар. Капкачы яхшы ябыла торган савытта салкынча урында саклыйлар. Иртән һәм кичен ач карынга 1әр десерт кашыгы кабалар. Дәва курсы – 1 ай. (Дәвалана башлаганчы, табиб белән киңәшү зарур.)

6 гыйнвар (дүшәмбе). Җөмәдел әүвәл аеның 11 нче көне. 13 нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 12.34 сәгатьтә калка, 3.00 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 7.16 сәгать. 

 Үзгәрешләр көне. Үткәннәр турында уйланып, нәтиҗә ясау яхшы. Ач торырга ярамый – теләсә нәрсә ашарга була. Аралашу, белем алу өчен уңай вакыт. Йөрәк, тире, кан тамырлары зәгыйфь. Чикләвек ашау файдалы. 

Чикләвекле бал

Йөрәк мускулын ныгыту өчен, 1 стакан чистартылган эрбет чикләвеге (яки көнбагыш орлыгы), 1 әр аш кашыгы мәк һәм балны кушып, яхшылап болгаталар, йоклар алдыннан 1 аш кашыгы ашыйлар (бик әйбәтләп, катнашма сөтсыманга әйләнгәнче чәйнәргә кирәк). Эрбет чикләвеге йөрәккә файдалы биологик актив матдәләргә бай, кан тамырларының сыгылмалылыгын саклый. Мәк тынычландыра, йөрәк ритмын нормага китерә. Балдагы углевод һәм микроэлементлар йөрәк мускулын ныгыта.

7 гыйнвар (сишәмбе). Җөмәдел әүвәл аеның 12 нче көне. 14нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 12.55 сәгатьтә калка, 4.16 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 7.18 сәгать. 

Иң әһәмиятле эшкә тотыну өчен уңайлы көн. Бүген башланган эш бик яхшы тәмамланачак. Теләсә нинди вак-төяккә игътибарлы булу сорала.  Эчәклек һәм тирене чистарту уңай нәтиҗә бирә. Ашказаны асты бизе зәгыйфь. Балан, фасоль, борчак, арпа ашау файдалы. 

Иммунитетны ныгыту

200 әр грамм күрәгә белән инҗирне юып,  салкын суда 5 минут җебетәләр, аннары, артык суын саркытып, турыйлар, 100 грамм төелгән әстерхан чикләвеге, кабыгы белән бергә туралган лимон, 200 грамм бал кушып болгаталар, суыткычта саклыйлар.  Көненә 3 тапкыр, ашаганчы, кефирга кушып (болай гына да ярый) 2 шәр аш кашыгы кабалар. 

8 гыйнвар (чәршәмбе). Җөмәдел әүвәл аеның 13 нче көне. 15 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 13.24 сәгатьтә калка, 5.33 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 7.20 сәгать. 

 Авыр энергетикалы көн. Бүген кеше үз нәфесенең теләк һәм коткыларына бигрәк тә бирешүчән.Тыелгысыз хисләр күңелсез вакыйгага китерергә мөмкин. Тәэсирләнүчән кешегә  аеруча кыен. Алма, кәбестә, сарымсак ашарга ярамый, балан, мүк җиләге ашау файдалы. 

Сукыр кычыткан сихәте

Сукыр кычыткан йөрәк ритмын әкренәйтә, кан басымын төшерә, невроз, стенокардия, кардиосклероз, миокардитны дәвалый. 2 десерт кашыгы үләнне 1 стакан кайнар суга салып, кайнап торган сулы кәстрүлдә 15 минут тоталар, суытып, сөзәләр, көненә 3 тапкыр, ашар алдыннан, яртышар стакан эчәләр. Гипотония, брадикардия булганда, сукыр кычыткан белән дәваланырга ярамый. 

9 гыйнвар (пәнҗешәмбе). Җөмәдел әүвәл аеның 14 нче көне. 16 нчы Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 14.04 сәгатьтә калка, 6.47 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 7.22 сәгать. 

 Тыныч, иҗади, уңышлы көн. Һәрнәрсәдә гармониягә омтылу, җан тынычлыгын саклау мөһим. Дулкынландыргыч очрашу булырга мөмкин. Килешүләр төзү уңай нәтиҗә бирә. Кан авырулары кискенләшә. Беркемгә дә үпкә сакларга ярамый. 

Суган кайнатмасы

Яртышар стакан су һәм шикәрдән ширбәт пешерәләр, шуңа 1 зур баш суганны вак кына турап салып, сүрән утта кайнаталар. Суынгач, көненә 3 тапкыр  1 әр аш кашыгы (6 яшькә кадәрле балалар – 1 әр чәй кашыгы) кабалар. Бу – ютәлдән бик шәп дәва.

10 гыйнвар (җомга). Җөмәдел әүвәл аеның 15 нче көне. 17 нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 14.59 сәгатьтә калка, 7.53 сәгатьтә бата. 22 сәгать 23 минуттан тулы Ай. Көн озынлыгы 7.24 сәгать.

Мәхәббәт, иҗат, яшәү шатлыгы көне. Бернәрсә дә планлаштырмыйча, теләгән нәрсәне генә эшләү яхшы. Нерв һәм эндокрин системаларга, күзгә игътибарлырак булу сорала. Үпкәләшкән кешеләр белән дуслашыр вакыт. Күбрәк яшелчә ашау файдалы.

Бананлы кабартма

3 аш кашыгы шикәр, ярты стакан минераль су, 1 чәй кашыгы коры чүпрә, 3,5 стакан он, 2 аш кашыгы үсемлек мае, 1 банан, тоз, 50 г төшсез йөзем, кыздыру өчен май, шикәр оны кирәк. Чүпрәне шикәрле җылы суда күпертәләр. Бананны чәнечке белән изеп, миксер белән туглыйлар. Шуңа минераль су, май, тоз, он кушып, камыр басалар. 1-1,5 сәгать җылы урында тоталар. Уртасына 3-4 йөзем куеп калдырып, кабартма әвәлиләр, кызган майда алтынсу төскә кергәнче кыздыралар, маен саркытып, җылы килеш, өстенә шикәр оны сибәләр.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев