Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (4-10 декабрь)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

4 декабрь (шимбә). Рабигүл ахир аеның 29 нчы көне. 30 нчы, 1 нче Ай тәүлекләре. Ай Укчы йолдызлыгында,8.01 сәгатьтә калка, 15.00 сәгатьтә бата. 10 сәгать 42 минуттан яңа Ай. Көн озынлыгы 7.20 сәгать.

Тәүбә итү, гармониягә ирешү көне. Иҗат белән шөгыльләнү, айлык план төзү яхшы. Әйләнә-тирәне дә, үз хисләреңне дә кабул итү кискенләшә, тәэсирләнүчәнлек, интуиция арта. Баш һәм йөрәк зәгыйфь. Арып-талганчы эшләргә, артык кайнар ризык ашарга ярамый. Төрле исләргә аллергия килеп чыгарга мөмкин.

Һәркемнең үз тәмләткече

Төрле йолдызлык билгесендә туганнарның һәрберсенең үз тәмләткече бар, дип санала. Ул үз “хуҗа”сының сәламәтлеген яхшырта, кәефен күтәрә имеш. Балыкларның тәмләткече – дәфнә яфрагы; Кучкарныкы – рәйхан; Үгезбозауныкы – ак борыч; Игезәкләрнеке – хуш исле борыч; Кысланыкы – мөшкәт чикләвеге; Арысланныкы – зәгъфран; Кызныкы – канәфер; Үлчәүнеке – дарчин; Чаянныкы – кардамон; Укчыныкы – имбир; Кәҗәмөгезнеке – куркум; Сукоярныкы – кызыл кузаклы борыч.

5 декабрь (якшәмбе). Җөмәдел әүвәл аеның 1 нче көне. 2 нче Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 9.33 сәгатьтә калка,15.43 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 7.17 сәгать.

Яңа туган Ай Җир белән Кояш арасында, үзенең караңгы ягы белән Җиргә караган. Ай идарә итә торган һәрнәрсә – хисләр, кәеф, хәтер, кан басымы зәгыйфь. Кан басымы болай да түбән булган гипотониклар өчен бигрәк тә авыр вакыт. Бу чорда укуда уңышлар, тиз савыгу, югары эшчәнлеккә өметләнергә ярамый. Ашаганда талымлы булу хәерле. Аралашуны чикләү зарур.

Стресстан саклану

Бик каты ачу чыкканда, нервланганда, 7 тапкыр рәттән менә бу күнегүне ясарга кирәк. Туры басалар, үкчәләр – янәшә, куллар – аска төшерелгән. Аяк очларына басып, үкчәләрне 5 сантиметрга күтәрәләр, башны артка чөяләр һәм салмак кына сулыш алалар. Берничә минут шулай басып торгач, тагын кабатлыйлар.

6 декабрь (дүшәмбе). Җөмәдел әүвәл аеның 2 нче көне. 3 нче Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 10.47 сәгатьтә калка, 16.48 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 7.16 сәгать.

Бик актив көн, хәвеф-хәтәр инстинкты, агрессия белән бәйле. Бүген чирләп китү ихтыяр көченең җитәрлек булмавын күрсәтә. Күзләрне арытмаска кирәк.

Андыз мае

1 өлеш вакланган андыз тамырын 10 өлеш үсемлек маена салып, кояш төшә торган урында 14 көн төнәтәләр, әледән-әле болгаталар. Корчаңгы, экзема, нейродермит булганда, тирегә сөртәләр.

7 декабрь (сишәмбе). Җөмәдел әүвәл аеның 3 нче көне. 4 нче Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында,11.35 сәгатьтә калка, 18.12 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 7.14 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Теләсә нинди элемтә, танышулар, күмәк эш бүген кыен кичерелә. Озаграк йоклау хәерле. Тәмлерәк һәм күбрәк ашау теләге зур булса да, чаманы югалтмаска кирәк. Ач торырга ярамый.

Ботка сихәте

Әгәр 10 көн буена гел ботка гына ашап торсаң, бик күп авырулардан котылырга була. Бөртек һәм ярмаларның 30 процентка якынын үсемлек аксымы һәм минераллар тәшкил итә. Карабодай канны яхшырта, тары ярмасы кан басымын төшерә, солы боткасы исә организмны магнийга туендыра һәм шуның белән иммунитетны көчәйтә. Солы һәм бодай әле цинк чыганагы да. Арпа эчне йомшарта, организмнан шлак һәм токсиннарны чыгара, май алмашын җайга сала. Манный боткасының гына бер файдасы да юк.

8 декабрь (чәршәмбе). Җөмәдел әүвәл аеның 4 нче көне. 5 нче Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 12.06 сәгатьтә калка, 19.43 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 7.12 сәгать.

Бүген юлда булу әйбәт. Ач тору тыела. Күңел нәрсә тели, күпме тели – шулкадәр ашарга була, бигрәк тә яшелчә файдалы. Башлаган эшне ахырына җиткезү зарур. Ашказаны-эчәк авырулары кискенләшү тискәре энергиянең артык күп туплануын күрсәтә. Кан әйләнеше системасы, ияк, муен, бронхлар зәгыйфь.

9 декабрь (пәнҗешәмбе). Җөмәдел әүвәл аеның 5 нче көне. 6 нчы Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында,12.25 сәгатьтә калка, 21.13 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 7.10 сәгать.

Хисчәнлек арта. Һәртөрле аралашу күңелгә ятышлы. Бу көннәрдә әти-әнигә ихтирам көче аеруча куәтләнә, гаиләдә бергә җыелып, балачакның күңелле хатирәләрен яңарту яшәү көче өсти. Бизләр системасы, җилкә, кул,үпкә, бронхлар зәгыйфь, салкын тию ихтималы зур.

Суган кайнатмасы

Яртышар стакан су һәм шикәрдән ширбәт пешерәләр, шуңа 1 зур баш суганны вак кына турап салып, сүрән утта кайнаталар. Суынгач, көненә 3 тапкыр 1 әр аш кашыгы (6 яшькә кадәрле балалар – 1 әр чәй кашыгы) кабалар. Бу – ютәлдән бик шәп дәва.

10 декабрь (җомга). Җөмәдел әүвәл аеның 6 нчы көне. 7 нче Ай тәүлеге. Ай  Балыклар йолдызлыгында,12.38 сәгатьтә калка, 22.38 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 7.09 сәгать.

Һава энергиясенә бәйле көн. Тынгысызланырга, гайбәт сөйләргә ярамый. Ялгыз калып уйлану файдалы. Нерв системасы, үпкә зәгыйфь. Ач тору, ашказанын һәм эчәклекне чистарту уңай нәтиҗә бирә.

Мандарин-йөзем-чикләвек

Баш мие тамырларын чистарту өчен, һәр иртә 1 мандарин, 7-8 йөзем, 3 әстерхан чикләвеге ашарга кирәк – нәкъ менә шул тәртиптә, кушмыйча һәм пропорцияләрен үзгәртмичә. Моннан соң 20 минут буе ашарга да, эчәргә дә ярамый, аннары 1 стакан салкынча су эчәләр һәм иртәнге аш ашыйлар. Шулай итеп тоташ 3 ай дәвалану яхшы, ярты ел булса да ярый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев