Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (4 – 10 апрель)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

4 апрель (шимбә). Шәгъбән аеның 11 нче көне. 12 нче Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 12.48 сәгатьтә калка, 4.18 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 13.22 сәгать.

Шәфкать, сабырлык, мәхәббәт энергиясенә бай көн. Сәламәтлеккә игътибарлы булырга, йөрәккә киеренкелек китермәскә кирәк. Ашкайнату әгъзалары, кан әйләнеше системасы зәгыйфь. Дарулар яхшы үзләштерелә.

Кычыткан сихәте (1)

Пиелонефрит булганда, яртышар чәй кашыгы кычыткан яфрагы һәм тырнак гөл чәчәген 1 стакан кайнар суга салып, 2 сәгать төнәтәләр, көненә 3-4 тапкыр, ашаганнан соң 1 сәгать үткәч, яртышар стакан эчәләр. Кандагы шикәр микъдарын киметү өчен, кычыткан һәм кара җиләк яфракларын, сары мәтрүшкә үләнен тигез микъдарда кушып, шуның 1 аш кашыгын 1,5 стакан суда 5 минут пешерәләр, кимендә 30 минут төнәтәләр, сөзәләр, ай буена көненә 3-4 тапкыр, ашар алдыннан, яртышар стакан эчәләр. Яисә 2 аш кашыгы вакланган кычыткан яфрагын 1 стакан әчегән сөткә салып эчәләр. Гипертония интектергәндә, 1 аш кашыгы вакланган кычыткан яфрагын 1 стакан кайнар суга салып, 30 минут төнәтәләр. Көненә 4 тапкыр, ашарга ярты сәгать кала, чирегешәр стакан эчәләр. Дәва курсы – 1 атна, аннары 5 көн ял итеп, кабат дәваланырга була.

5 апрель (якшәмбе). Шәгъбән аеның 12 нче көне. 13 нче Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 14.19 сәгатьтә калка, 4.43 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 13.28 сәгать.

Үзгәрешләр көне. Үткәннәр турында уйланып, нәтиҗәләр ясау яхшы. Ач торырга ярамый – теләсә нәрсә ашарга була. Аралашу, белем алу өчен уңай вакыт. Йөрәк, тире, кан тамырлары зәгыйфь. Чикләвек ашау файдалы.

Кычыткан сихәте (2)

Ревматизм интектергәндә, кычыткан яфракларын сыгып, шул сокка әз генә бал кушып, көненә 3 тапкыр, яртышар стакан эчәләр; кычыткан белән авырткан җирне чабарга да була. Туберкулездан интеккәндә, 1 әр аш кашыгы кычыткан яфрагын һәм тамырын ярты литр суда 5 минут пешерәләр, 30 минут төнәтәләр, сөзәләр, көненә 3-4 тапкыр, ашарга 30 минут кала, чирегешәр стакан эчәләр. Күз начар күрә башласа, көн саен 30 ар грамм яшь кычыткан ашарга кирәк. Яраларны чистарту яки салкын компресс ясау өчен, ярты литрлы банкага кычыткан яфрагын җыеп тутыралар, өстенә 70 процентлы спирт салып, 2 атна төнәткәннән соң кулланалар. Җәрәхәттән кан акканда, аңа кайнар суга салып алынган кычыткан яфрагы ябу булыша.

6 апрель (дүшәмбе). Шәгъбән аеның 13 нче көне. 14 нче Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 15.52 сәгатьтә калка, 5.02 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 13.32 сәгать.

Иң әһәмиятле эшкә тотыну өчен уңайлы көн. Бүген башланган эш бик яхшы тәмамланачак. Теләсә нинди вак-төяккә игътибарлы булу сорала. Эчәклек һәм тирене чистарту уңай нәтиҗә бирә. Ашказаны асты бизе зәгыйфь. Балан, фасоль, борчак, арпа ашау файдалы.

7 апрель (сишәмбе). Шәгъбән аеның 14 нче көне. 15 нче Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 17.26 сәгатьтә калка, 5.19 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 13.37 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Бүген кеше үз нәфесенең теләк һәм коткыларына бигрәк тә бирешүчән.Тыелгысыз хисләр күңелсез вакыйгага китерергә мөмкин. Тәэсирләнүчән кешегә аеруча кыен. Алма, кәбестә, сарымсак ашарга ярамый, балан, мүк җиләге ашау файдалы.

Тузганак балы

1 литр суга 200 тузганак чәчәге салып, туралган 1 лимон өстиләр дә, 6 сәгать төнәткәч, 2-3 кат марля аша сөзеп, яхшылап сыгалар. 1 килограмм шикәр өстәп, 1,5 сәгать пешерәләр. Тәме балны хәтерләтсә дә, мондый кайнатма аңардан сихәтлерәк санала һәм хәтта бавыр циррозын да дәвалый.

8 апрель (чәршәмбе). Шәгъбән аеның 15 нче көне. 16 нчы Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 19.00 сәгатьтә калка, 5.35 сәгатьтә бата. 05 сәгать 22 минуттан тулы Ай. Көн озынлыгы 13.41сәгать.

Тыныч, иҗади, уңышлы көн. Һәрнәрсәдә гармониягә омтылу, җан тынычлыгын саклау мөһим. Дулкынландыргыч очрашулар булыр­га мөмкин. Килешүләр төзү уңай нәтиҗә бирә. Кан авырулары кискенләшә. Беркемгә дә үпкә сакларга ярамый.

9 апрель (пәнҗешәмбе). Шәгъбән аеның 16 нчы көне. 17 нче Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 20.34 сәгатьтә калка, 5.51 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 13.46 сәгать.

Мәхәббәт, иҗат, яшәү шатлыгы көне. Бернәрсә дә планлаштырмыйча, теләгән нәрсәне генә эшләү яхшы. Нерв һәм эндокрин системаларга, күзгә игътибарлырак булу сорала. Үпкәләшкән кешеләр белән дуслашыр вакыт. Яшелчәләрне күбрәк ашау файдалы. 9, 10 апрельдә кыяр, баклажан, татлы борыч, томат, сарымсак, суган, кишер, редис, торма, яшел тәмләткеч үләннәр, кәбестә чәчү уңышлы.

Чыршы күркәсе

Буыннарда утырган тозны чыгару өчен, ике көнгә бер тапкыр 15 данә яшь, яшел төстәге чыршы күркәсен юып, кичтән термостагы 250 грамм кайнар суга салып калдыралар, иртән ач карынга эчәләр. Дәва курсы – 1 ай. 10-14 көн ял иткәч, кабатлыйлар. Шундый 3 курс үтү файдалы.

10 апрель (җомга). Шәгъбән аеның 17 нче көне. 18 нче Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 22.05 сәгатьтә калка, 6.11 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 13.50 сәгать.

Алдашу, ялганга бай көн. Бизләр системасы, бил, бөер, тире, сукыр эчәк зәгыйфь. Мунчага бару, массаж ясату, ач тору, төрле дәвалану чараларын куллану файдалы. Кәеф төшәргә мөмкин.

Тузганак торты

Яңа гына җыелган тузганак чәчәкләрен зур сай тәлинкәгә тезеп, шикәр сибәләр, шулай берничә катлам ясагач, өстенә бераз дарчин сибәләр һәм бер тәүлеккә авыр йөк астына куеп калдыралар. Чәчәк серкәсенә, хлорофиллга, биологик актив матдәләргә бай искиткеч сихәтле дару препараты барлыкка килә. Ул нерв системасын ныгыта, бавыр һәм үт куыгы авыруларын дәвалый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев