Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (31 декабрь 2020 – 8 гыйнвар 2021)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

31 декабрь (пәнҗешәмбе). Җөмәдел әүвәл аеның 16 нчы көне. 18 нче Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 16.19 сәгатьтә калка, 9.31 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 7.07 сәгать.

Алдашу, ялганга бай көн. Бизләр системасы, бил, бөер, тире, сукыр эчәк зәгыйфь. Мунчага бару, массаж ясату, ач тору, төрле дәвалану чараларын куллану файдалы. Кәеф төшәргә мөмкин.

1 гыйнвар (җомга). Җөмәдел әүвәл аеның 17 нче көне. 19 нчы Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 17.34 сәгатьтә калка,10.32 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 7.09 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Күп аралашмаска, күз тиюдән, чит тәэсирләрдән сакланырга кирәк. Бурычка алырга да, бирергә дә ярамый. Нерв системасы, эчәклек, арканың өске өлеше зәгыйфь.

Арыганда, бал аша

Арыганда, хәлсезләнгәндә, 1 әр стакан эрбет (яки әстерхан) чикләвеге һәм карабодайны иттарткычтан чыгаралар да, 1 стакан бал кушып, көненә 3 тапкыр, ашар алдыннан, 1 әр аш кашыгы кабалар. Дәва курсы – 1 ай. Карабодай кан ясалу өчен кирәкле тимергә, чикләвек – файдалы майларга бай, бал исә энергия бирә.

2 гыйнвар (шимбә). Җөмәдел әүвәл аеның 18 нче көне. 20 нче Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 18.57 сәгатьтә калка, 10.51 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 7.10 сәгать.

Үз-үзеңне танып-белү, уйлану, кичерү көне. Өйдә булырга тырышырга, гаиләгә игътибарны арттырырга кирәк. Тәкәбберлек күрсәтергә ярамый. Яңа белем җиңел үзләштерелә. Нерв системасы, сизү әгъзалары, кан тамырлары, ашказаны зәгыйфь. Ит ашауны чикләү хәерле.

Карабодай кайнатмасы

Диабеттан интегүчеләргә чәй, су һәм башка сыеклык урынына гел карабодай шулпасы эчәргә кирәк. Бик сыек итеп карабодай боткасы пешерәләр, сөзәләр һәм шул кайнатманы көн буена эчәләр.

3 гыйнвар (якшәмбе). Җөмәдел әүвәл аеның 19 нчы көне. 21 нче Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 20.22 сәгатьтә калка, 11.06 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 7.11 сәгать.

Сәяхәткә чыгу, теләсә нинди эш башлау өчен айның иң кулай көне. Кеше хәлиткеч карарлар кабул итәргә сәләтле. Физик эш белән шөгыльләнү, җәяү йөрү, чыныгу файдалы. Саф һавада күбрәк булу, табигать белән хозурлану кәефне күтәрә. Умырткалыкның аскы өлеше, әвернә сөяк, аяк зәгыйфь.

Хөрмә шифасы

Йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары, гипертония булганда, көн саен 1 хөрмә (хурма) ашарга кирәк. Анемиядән дә 1әр хөрмә ашау коткара, яисә көненә 1 тапкыр ярты стакан хөрмә йомшагына ярты стакан әфлисун согы кушып эчәргә киңәш ителә. Иртән ашалган хөрмә акыл эшчәнлеген яхшырта. Салкын тигәндә, тамакны хөрмә согына су кушып чайкыйлар. Хөрмә йомшагы яра төзәлүен тизәйтә, вирусларны үтерә. Тик бу җимешне көненә 1 данәдән артыграк ашарга ярамый.

4 гыйнвар (дүшәмбе). Җөмәдел әүвәл аеның 20 нче көне. 22 нче Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 21.47 сәгатьтә калка,11.09 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 7.14 сәгать.

Акыл җыю, белем алу, фәннәр өйрәнү көне. Юмарт булырга, ашау-эчүдә үзеңне чикләмәскә кирәк. Күбрәк аралашкан саен, яхшы тәэсирләр дә арта бара. Кан әйләнеше системасы, буыннар, умырткалык зәгыйфь.

5 гыйнвар (сишәмбе). Җөмәдел әүвәл аеның 21 нче көне. 22 нче Ай тәүлегенең дәвамы. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 23.13 сәгатьтә калка,11.32 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 7.15 сәгать.

Акыл җыю, белем алу, фәннәр өйрәнү көне. Юмарт булырга, ашау-эчүдә үзеңне чикләмәскә кирәк. Күбрәк аралашкан саен, яхшы тәэсирләр дә арта бара. Кан әйләнеше системасы, буыннар, умырткалык зәгыйфь.

6 гыйнвар (чәршәмбе). Җөмәдел әүвәл аеның 22 нче көне. 23 нче Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 11.32 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 7.18 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Тәвәккәл адымнар ясау хупланмый. Арып-талганчы эшләргә киңәш ителми. Дару үләннәре белән дәвалану уңай нәтиҗә бирә. Иҗат белән шөгыльләнү өчен яхшы вакыт.

7 гыйнвар (пәнҗешәмбе). Җөмәдел әүвәл аеның 23 нче көне. 24 нче Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 0.40 сәгатьтә калка,11.45 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 7.19 сәгать.

Артык активлык күрсәтү хупланмый. Ялгыз калып уйлану өчен уңай вакыт. Эчке тавышка колак салу файдалы. Бизләр системасы, кан тамырлары, тире, эчәклек зәгыйфь. Күзне арытмаска кирәк.

Аяк тирләгәндә

Аякны салкынча су белән еш юарга кирәк, тозлы су белән юу тагын да яхшырак. Яисә имән кайрысын порошок итеп төеп, оекбашка салалар. Даруханәдә сатыла торган ачуташ (квасцы жженые) та тир исен бетерә.

8 гыйнвар (җомга). Җөмәдел әүвәл аеның 24 нче көне. 25 нче Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 2.09 сәгатьтә калка,12.00 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 7.21 сәгать.

Акыл җыю көне. Интуициягә таяныр­га була. Күргән төшләр рас килә. Сизү әгъзалары, баш, колак, кан тамырлары зәгыйфь. Энергияне юк-барга сарыф итәргә ярамый. Ач тору файдалы.

“Мандарин” салаты

100 г сыр, 150 г пешкән тавык түше, 2 пешкән йомырка, 2-3 бүлем сарымсак, 3 пешкән кишер, майонез яки каймак, тоз, борыч, бизәү өчен түгәрәк кара борыч, петрушка яфрагы кирәк. Тавык итен вак шакмаклап турап, йомырка, сарымсак һәм сырны вак угычтан уып, майонез йә каймак салып болгаталар. Пешкән кишерне уып, пленка өстенә җәяләр, салаттан ясалган шарчыкларны берәм-берәм шуңа “төреп”, мандарин кыяфәтенә китерәләр, өсләренә берәр түгәрәк борыч батыралар, петрушка яфраклары куелган савытка матурлап тезәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев