Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (30 июль-5 август)

Халык медицинасы чаралары  белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

30 июль (шимбә). Мөхәррәм аеның 1 нче көне. 3 нче Ай  тәүлеге.  Ай Кыз йолдызлыгында, 4.55 сәгатьтә калка,  21.05 сәгатьтә бата. 1  нче фаза.  Көн озынлыгы 16.10 сәгать. 

Бик актив көн, хәвеф-хәтәр инстинкты, агрессия белән бәйле. Бүген чирләп китү ихтыяр көченең җитәрлек булмавын күрсәтә. Күзне арытмаска кирәк.

Кара карлыган 

Ашказаны авыртканда, атеросклероз, ревматизм интектергәндә, 3-4 аш кашыгы вакланган кара карлыган яфрагын 300 мл кайнар суда, яхшылап төреп, 4 сәгать төнәтәләр, сөзәләр, көненә 4-5 тапкыр яртышар стакан эчәләр. Азканлылык булганда, хәлсезләнгәндә, чәй урынына көн буена карлыган яфрагын пешереп эчү файдалы. Грипп, фарингит, ларингит, тонзиллит, бронхит, пневмония булганда, 1 чәй кашыгы төелгән карлыган яфрагын 1 стакан кайнар суда ябык савытта 10-12 минут пешерәләр, сөзәләр, бал кушып, көн дәвамында 2-3 стакан эчәләр. Цистит интектергәндә, 6 аш кашыгы вакланган карлыган яфрагын 1 литр кайнар суда җылы урында 1 сәгать төнәтәләр, көненә 5-6 тапкыр 1әр стакан эчәләр.

31 июль (якшәмбе). Мөхәррәм аеның 2 нче көне. 4 нче Ай  тәүлеге.  Ай Кыз йолдызлыгында, 6.14 сәгатьтә калка,  21.15 сәгатьтә бата. 1  нче фаза.  Көн озынлыгы 16.06 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Теләсә нинди элемтә, танышулар, күмәк эш бүген кыен кичерелә. Озаграк йоклау хәерле. Тәмлерәк һәм күбрәк ашау теләге зур булса да, чаманы югалтмаска кирәк. Ач торырга ярамый. 

Витилигодан - әнис мае

Тапларга көненә 2 тапкыр яңа сыгылган рәваҗ тамыры согы сөртәләр. Яисә 1 чәй кашыгы кара чәйне чирек стакан кайнар суга салып, 3 минут кайнаталар, суынгач, сөзәләр, тапларга сөртәләр. Йә булмаса, 100 грамм әнис орлыгын киледә төеп, ярты литр зәйтүн маена салалар, караңгы урында 1 ай төнәтәләр, аннары куыклар пәйда булганчы җылыталар да, суытып, сөзәләр, тиредәге ак тапларга гел сөртеп торалар.

1 август (дүшәмбе). Мөхәррәм  аеның 3 нче көне. 5 нче Ай  тәүлеге.  Ай Кыз йолдызлыгында, 7.33 сәгатьтә калка,  21.23 сәгатьтә бата. 1  нче фаза.  Көн озынлыгы 16.02 сәгать. 

Бүген юлда булу әйбәт. Ач тору тыела. Күңел нәрсә тели, күпме тели – шулкадәр ашарга була, бигрәк тә яшелчә файдалы. Башлаган эшне ахырына җиткезү зарур. Ашказаны-эчәк авырулары кискенләшү тискәре энергиянең артык күп туплануын күрсәтә. Кан әйләнеше системасы, ияк, муен, бронхлар зәгыйфь.

2 август (сишәмбе). Мөхәррәм  аеның 4 нче көне. 6 нчы Ай  тәүлеге.  Ай Үлчәү йолдызлыгында, 8.52 сәгатьтә калка,  21.30  сәгатьтә бата.  1 нче фаза.  Көн озынлыгы 15.59 сәгать. 

Хисчәнлек арта. Һәртөрле аралашу күңелгә ятышлы. Бу көннәрдә әти-әнигә ихтирам көче аеруча куәтләнә, гаиләдә бергә җыелып, балачакның күңелле хатирәләрен яңарту яшәү көче өсти. Бизләр системасы, җилкә, кул,үпкә, бронхлар зәгыйфь, салкын тию ихтималы зур. 

Тузганак мае

1 стакан тузганак чәчәген 1 стакан чистартылмаган көнбагыш маенда ярты сәгать кайнаталар.  Сөзеп, суытып, суыткычта ел буе сакларга мөмкин. Мондый май пешкән җирне бик яхшы төзәтә - авыртуны да баса, кабарчыклар да чыгармый. 

3 август (чәршәмбе). Мөхәррәм  аеның 5 нче көне. 7 нче Ай  тәүлеге.  Ай Үлчәү йолдызлыгында, 10.12 сәгатьтә калка, 21.38  сәгатьтә бата.  1 нче фаза.  Көн озынлыгы 15.55 сәгать. 

Һава энергиясенә бәйле көн. Тынгысызланырга, гайбәт сөйләргә ярамый. Ялгыз калып уйлану файдалы. Нерв системасы, үпкә зәгыйфь. Ач тору, ашказанын һәм эчәклекне чистарту уңай нәтиҗә бирә.

Тез авыртканда

2 шәр аш кашыгы эт шомырты (крушина) кайрысы һәм тузганак тамыры, 2 шәр чәй кашыгы петрушка, фенхель орлыгы һәм бөтнек яфрагын кушып, шуның 1 аш кашыгын ярты стакан кайнар суда 30 минут төнәтәләр, иртән ач карынга 2 шәр аш кашыгы эчәләр (авырту басылганчыга кадәр).

4 август (пәнҗешәмбе). Мөхәррәм  аеның 6 нчы көне. 8 нче Ай  тәүлеге.  Ай Чаян йолдызлыгында, 11.35 сәгатьтә калка, 21.47  сәгатьтә бата. 1  нче фаза.  Көн озынлыгы 15.51 сәгать. 

Бүген бигрәк тә ут белән эш иткәндә саклык сорала. Ризык җиңел үзләштерелүчән булырга тиеш. Ашказаны, бизләр системасы зәгыйфь, невралгия һәм стенокардияне кисәтү чаралары уңай нәтиҗә бирә. Колак авыртырга мөмкин. Бу атнада күзне саклау мөһим. 

Күзгә дәва

Күз күреме начарайса, 5 уч вакланган нарат ылысын 2 стакан суга салалар, сүрән утта әз генә кайнатып алалар да, төнлә җылы урында төнәтәләр. Иртән сөзәләр, көн буена эчеп бетерәләр. 2 ай буе шулай дәваланалар: 7 көн рәттән ылыс төнәтмәсе эчәләр, 7 көн ял итәләр. Помидор, кара җиләк, кишер, йомырканы күбрәк ашау да күз өчен файдалы. 

5 август (җомга). Мөхәррәм  аеның 7 нче көне. 9 нчы Ай  тәүлеге.  Ай Чаян йолдызлыгында, 13.02 сәгатьтә калка,   21.58 сәгатьтә бата.  2 нче фаза.  Көн озынлыгы 15.47 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн, алдашу, ялганга бай. Хәтта сыйфатлы ризык белән дә агулану ихтималы бар. Күп аралашу хупланмый. Фикерләрне тупларга, үзегезне үпкәләткән кешеләрне кичерергә кирәк. Үпкә, ашказаны зәгыйфь. Кан басымы күтәрелергә, йөрәк, арка яки баш авыртырга мөмкин. Мунча керү файдалы.   

Маринадланган кыяр

Кечкенә кыярларны (корнишон) 4 сәгатькә салкын суга салып куялар. 1 литрлы 4 банкага җитәрлек маринад әзерлиләр: 2 литр суга 7 аш кашыгы шикәр, 3 аш кашыгы тоз салып, кайнатып чыгаралар, сүндергәч, 180 мл 9 процентлы серкә өстиләр. Банкаларга дүрткә бүленгән 1әр кишер, боҗралап туралган 1 әр баш суган, 1-2 шәр укроп зонтигы, тыгызлап кыярларны тутыралар да, кайнап торган маринадны коеп, тимер капкач белән каплыйлар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев