Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (30 гыйнвар – 5 февраль)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

30 гыйнвар (шимбә). Җөмәдел ахир аеның 17 нче көне.19 нчы Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 18.05 сәгатьтә калка, 9.13 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 8.33 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Күп аралашмаска, күз тиюдән, чит тәэсирләрдән сакланырга кирәк. Бурычка алырга да, бирергә дә ярамый. Нерв системасы, эчәклек, арканың өске өлеше зәгыйфь.

Балан сихәте

Эч киткәндә, 2 аш кашыгы балан җиләген ваклап, ярты стакан балга кушалар да, сүрән утта, болгата-болгата, 10 минут пешерәләр, суыталар, көненә берничә тапкыр 1әр чәй кашыгы кабалар. Геморройдан дәвалану һәм аны кисәтү өчен, 4 чәй кашыгы вакланган балан кайрысын 1 стакан кайнар суда 10 минут пешерәләр, суытып, сөзәләр, иртән һәм кич ашарга 1 сәгать кала яртышар стакан эчәләр. Нерв киеренкелегеннән котылу өчен, 2-3 аш кашыгы вакланган балан кайрысын һәм 1 аш кашыгы мелисса үләнен 1 стакан суда ярты сәгать пешерәләр, 1 сәгать төнәткәч, сөзәләр, атна буена ашарга 1 сәгать кала 1 әр аш кашыгы эчәләр. Артык арыганда, хәлсезләнгәндә, тигез микъдарда кушылган балан кайрысы белән дару ромашкасының 1 аш кашыгын 1 стакан суда 15-20 минут пешерәләр, сөзәләр, йоклар алдыннан 1-2 шәр аш кашыгы эчәләр.

31 гыйнвар (якшәмбе). Җөмәдел ахир аеның 18 нче көне. 20 нче Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 19.32 сәгатьтә калка, 9.27 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 8.37 сәгать.

Үз-үзеңне танып-белү, уйлану, буйсыну, кичерү көне. Өйдә булырга тырышырга, гаиләгә игътибарны арттырырга кирәк. Тәкәбберлек күрсәтергә ярамый. Яңа белем җиңел үзләштерелә. Нерв системасы, сизү әгъзалары, кан тамырлары, ашказаны зәгыйфь. Ит ашауны чикләү хәерле.

1 февраль (дүшәмбе). Җөмәдел ахир аеның 19 нчы көне. 21 нче Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 21.00 сәгатьтә калка, 9.39 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 8.40 сәгать.

Сәяхәткә чыгу, теләсә нинди эш башлау өчен айның иң кулай көне. Кеше хәлиткеч карарлар кабул итәргә сәләтле. Физик эш белән шөгыльләнү, җәяү йөрү, чыныгу файдалы. Саф һавада күбрәк булу, табигать белән хозурлану кәефне күтәрә. Умырткалыкның аскы өлеше, әвернә сөяк, аяк зәгыйфь.

Җиләкле май

Күп кеше, холестерин микъдары артудан куркып, атланмай ашамый. Организмга исә бу витаминлы продукт бик кирәк. Майның зыянын киметү өчен, аңа мүк җиләге кушалар. 200 грамм йомшартылган майга чирек стакан мүк җиләге, 1 чәй кашыгы төелгән дарчин һәм 1 аш кашыгы бал кушып, блендерда болгаталар да, икмәккә ягып ашыйлар.

2 февраль (сишәмбе). Җөмәдел ахир аеның 20 нче көне. 22 нче Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 22.27 сәгатьтә калка, 9.52 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 8.44 сәгать.

Акыл җыю, белем алу, фәннәр өйрәнү көне. Юмарт булырга, ашау-эчүдә үзеңне чикләмәскә кирәк. Күбрәк аралашкан саен, яхшы тәэсирләр дә арта бара. Кан әйләнеше системасы, буыннар, умырткалык зәгыйфь.

Ютәлдән дәва

Йокы алдыннан 1 стакан мәкле сөт эчү файдалы. 2-3 чәй кашыгы мәкне балчык савытта төеп, өстенә 1 стакан кайнар сөт салалар, тондыралар, сөзеп, эчәләр. Яисә 1 чәй кашыгы балга 2 аш кашыгы әнис орлыгы һәм бер чеметем тоз кушып болгаталар, 250 мл су өстәп, кайнатып чыгаралар, сөзәләр. Өлкәннәр һәр 2 сәгать саен 2 шәр аш кашыгы, балалар һәр 4 сәгать саен 1әр аш кашыгы эчәләр. 1 аш кашыгы шикәрне куе көрән төскә кергәнче ут өстендә тоталар, аннары сөтле чынаякка агызалар. Барлыкка килгән “кәнфит”не авызда тулысынча эреп беткәнче суыралар.

3 февраль (чәршәмбе). Җөмәдел ахир аеның 21 нче көне. 22 нче Ай тәүлегенең дәвамы. Ай Чаян йолдызлыгында, 23.55 сәгатьтә калка, 10.06 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 8.49 сәгать.

Акыл җыю, белем алу, фәннәр өйрәнү көне. Юмарт булырга, ашау-эчүдә үзеңне чикләмәскә кирәк. Күбрәк аралашкан саен, яхшы тәэсирләр дә арта бара. Кан әйләнеше системасы, буыннар, умырткалык зәгыйфь.

4 февраль (пәнҗешәмбе). Җөмәдел ахир аеның 22 нче көне. 23 нче Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 10.16 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 8.53 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Тәвәккәл адымнар ясау хупланмый. Арып-талганчы эшләргә киңәш ителми. Дару үләннәре белән дәвалану уңай нәтиҗә бирә. Иҗат белән шөгыльләнү өчен яхшы вакыт.

Шифалы чәй

Җәрәхәтле колит интектергәндә, табиб билгеләгән дарулар белән беррәттән мондый үлән чәе эчү дә файдалы. 1 әр аш кашыгы алтынбаш (золототысячник), ромашка, шиңмәс гөл (бессмертник), сары мәтрүшкә, төче тамыр һәм әрекмән тамырларын кушып, болгаталар, 1 аш кашыгы катнашманы 1 стакан кайнар суда ярты сәгать төнәткәч, чәй урынына эчәләр.

5 февраль (җомга). Җөмәдел ахир аеның 23 нче көне. 24 нче Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 1.25 сәгатьтә калка, 10.23 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 8.57 сәгать.

Артык активлык күрсәтү хупланмый. Ялгыз калып уйлану өчен уңай вакыт. Эчке тавышка колак салу файдалы. Бизләр системасы, кан тамырлары, тире, эчәклек зәгыйфь. Күзне арытмаска кирәк.

Хуш исле джем

1 әр кг алма һәм шикәр, 2 лимон кирәк. Лимон һәм алмаларны, төшләрен алып, иттарткычтан чыгаралар, шикәр салып, яхшылап болгаталар, 12 сәгатьтән соң коры банкаларга тутырып, суыткычта саклыйлар.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев