Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (3-9 ноябрь)

3 ноябрь (шимбә). Сәфәр аеның 25нче көне. 25 нче Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 0.37 сәгатьтә калка, 15.02 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 9.07 сәгать.

Акыл җыю көне. Интуициягә таяныр­га була. Күргән төшләр рас килә. Сизү әгъзалары, баш, колак, кан тамырлары зәгыйфь. Энергияне юк-барга сарыф итәргә ярамый. Ач тору файдалы.

Сәламәтлек эликсиры

Анар согын әледән-әле куллану вегетатив - кан тамырлары дистониясе һәм гипертония булганда кан басымын нормальләштерә, стресстан саклый, җенси дәртне арттыра. Көн саен 1 стакан анар согы эчү йөрәк авыруларыннан саклый һәм ДНК дәрәҗәсендә картаю процессын әкренәйтә ала.

4 ноябрь  (якшәмбе).   Сәфәр  аеның ­26нчы көне. 26 нчы Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 2.01 сәгатьтә калка, 15.22 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 9.02 сәгать.

Һәртөрле вәсвәсәләргә бай көн. Әйләнә-тирә дөньяны һәм төрле кичереш­ләрне кабул итү кискенләшә, тәэсирләнүчәнлек арта, чит кеше йогынтысына бирелүчәнлек көчәя. Килешүләр төзү уңышлы. Нерв системасы, аяклар зәгыйфь. Теш дәвалату өчен начар вакыт. Балык, мүк җиләге, сөт ризыклары ашау файдалы.

Чабыр - шифалы үлән

Цистит һәм холецистит булганда, 1 аш кашыгы вакланган чабыр (тимьян) үләнен термостагы 1 стакан кайнар суда 2 сәгать төнәтәләр. Сөзеп, көненә 3-4 тапкыр, ашарга 30 минут кала, 50шәр г эчәләр. Салкын тигәндә, 1 аш кашыгы вакланган үләнне 1 стакан кайнар суда ярты сәгать төнәтәләр, сөзеп, көненә 3 тапкыр, ашаганнан соң, 2 аш кашыгы төнәтмәне 1 чәй кашыгы бал белән эчәләр. Бронхит, коклюш, көчле ютәл булганда, өске сулыш юллары ялкынсынганда, 1 аш кашыгы вакланган үләнне 1 стакан кайнар суга салалар, кайнатып чыгаралар, 1 сәгать төнәтеп, сөзәләр, көненә 3 тапкыр, ашаганчы, 1әр аш кашыгы кабалар.

5 ноябрь (дүшәмбе). Сәфәр аеның 27нче көне. 27 нче Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 3.23 сәгатьтә калка, 15.40 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 8.58 сәгать.

Бу көннәрдә организм хәлсез, шунлыктан күбрәк йоклау файдалы. Нерв системасы, сизү әгъзалары зәгыйфь. Кан һәм лимфа авырулары кискенләшергә мөмкин. Кан басымын контрольдә тоту сорала.

Кишер мае

Кишерне вак угычтан уып, эмальләнгән кәстрүлгә салалар, өстен капларлык итеп үсемлек мае агызалар, сулы зуррак кәстрүл эченә утыртып, 3 сәгать пешерәләр. Суынгач, өстеннән майны кашык белән банкага тутыралар. Бераздан ул утыра. Чиста майны шешәгә агызалар. Ул җәрәхәтләрне бик шәп төзәтә. Эчәргә дә ярый - уникеилле эчәк һәм ашказаны җәрәхәте булганда, ашар алдыннан 1-2 чәй кашыгы эчәргә кирәк.

6 ноябрь (сишәмбе). Сәфәр аеның 28нче көне. 28 нче Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 4.44 сәгатьтә калка, 15.18 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 8.54 сәгать.

Айның иң яхшы көннәреннән берсе. Энергетикасы бик уңай. Көтелмәгән очрашулар берсеннән-берсе кызыклырак булачак. Хисләр тернәкләнә, аралашу теләге уяна. Сизү әгъзалары, аеруча күзләр зәгыйфь. Кан басымын контрольдә тоту зарур. Организмны чистарту, ач тору уңай нәтиҗә бирә.

Диетасыз ябыгып буламы?

Була, дип раслый халык медицинасы. Кичке сәгать 7 дән соң ашарга ярамый. Кичке 7 белән 8 арасында 1 бүлем сарымсак ашап, 300 г кефир эчәргә кирәк. 1 айда шулай итеп 5 килограммга ябыгып була. Әмма панкреатиттан интекәннәр болай ябыга алмый - аларга сарымсак ашарга ярамый.

7 ноябрь (чәршәмбе). Сәфәр аеның 29нчы көне. 29 нчы, 1 нче Ай тәүлекләре. Ай Чаян йолдызлыгында, 6.05 сәгатьтә калка, 16.18 сәгатьтә бата. 19 сәгать 03 минуттан яңа Ай. Көн озынлыгы 8.50 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Бернинди вәгъ­дәләргә дә ышанырга ярамый. Бизләр системасы, кан тамырлары, эчәклек, баш һәм йөрәк зәгыйфь. Үзеңне үпкәләткән кешеләрне кичерү зарур. Иҗат белән шөгыльләнү, айлык план төзү яхшы. Әйләнә-тирәне дә, үз хисләреңне дә кабул итү кискенләшә, тәэсирләнүчәнлек, интуиция арта. Арып-талганчы эшләргә, артык кайнар ризык ашарга ярамый. Бүген авырый башлаган кеше озак чирләячәк. Төрле исләргә аллергия килеп чыгарга мөмкин.

8 ноябрь (пәнҗешәмбе). Сәфәр аеның 30 нчы көне. 2 нче Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 7.23 сәгатьтә калка, 16.41 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 8.46 сәгать.

Яңа туган Ай Җир белән Кояш арасында, үзенең караңгы ягы белән Җиргә караган. Ай идарә итә торган һәрнәрсә – хисләр, кәеф, хәтер, кан басымы зәгыйфь. Кан басымы болай да түбән булган гипотониклар өчен бигрәк тә авыр вакыт. Бу чорда укуда уңышлар, тиз савыгу, югары эшчәнлеккә өметләнергә ярамый. Ашаганда талымлы булу хәерле. Аралашуны чикләү зарур.

9 ноябрь (җомга). Рабигүл әүвәл аеның 1 нче көне. 3 нче Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 8.38 сәгатьтә калка, 17.09 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 8.42 сәгать.

Бик актив көн, хәвеф-хәтәр инстинкты, агрессия белән бәйле. Бүген чирләп китү ихтыяр көченең җитәрлек булмавын күрсәтә. Күзләрне арытмаска кирәк.

Прәннек торты

1 кг шоколадлы прәннек, 1 л каймак (майлылыгы 25 проценттан ким булмасын), 4-5 банан, 0,5 стакан шикәр, 3-4 аш кашыгы какао кирәк. Каймак, шикәр һәм какаоны миксер белән туглап күпертәләр. Прәннекне аркылыга өчкә бүләләр, бананны түгәрәкләп турыйлар. Яссы зур савытка бер катлам прәннек җәеп, буш урыннарны прәннек вагы белән тутыралар. Каймаклы крем сылап, банан катламын җәяләр, аннары тагын крем, прәннек, крем, банан - беткәнче катламлап өяләр. Иң өскә прәннек җәеп, крем сылыйлар, прәннек вагы сибәләр. 1 тәүлеккә суыткычка куялар.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев