Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (29 июнь - 5 июль)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

29 июнь (шимбә). Шәүвәл аеның 26 нчы көне. 26 нчы Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 1.05 сәгатьтә калка, 16.25 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 17.30 сәгать.

Һәртөрле вәсвәсәләргә бай көн. Әйләнә-тирә дөньяны һәм төрле кичерешләрне кабул итү кискенләшә, тәэсирләнүчәнлек арта, чит кеше йогынтысына бирелүчәнлек көчәя. Килешүләр төзү уңышлы. Нерв системасы, аяклар зәгыйфь. Теш дәвалату өчен начар вакыт. Балык, мүк җиләге, сөт ризыклары ашау файдалы.

Остеоартроздан дәва

Остеоартроз – буын кимерчәкләре зәгыйфьләнү ул. Буыннар авыртуын басар өчен, мондый компресс кую файдалы. 2 шәр аш кашыгы йод, нашатырь спирты, бал, глицерин, медицина үт суы, 3-4 кузак вакланган ачы борычны кушып, пыяла банкада караңгы урында 10-12 тәүлек төнәтәләр. Яхшылап болгатып, шушы катнашманың чирек стаканын салып алалар, кайнар сулы савытка утыртып җылытып, дүрткә бөкләнгән марляны шунда чылаталар да, авырткан буынга куялар, өстеннән компресс кәгазе яки полиэтилен, аннан соң йон тукыма белән йомшак кына бәйлиләр һәм төнгелеккә калдыралар.

30 июнь (якшәмбе). Шәүвәл аеның 27 нче көне. 27 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 1.27 сәгатьтә калка, 17.43 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 17.30 сәгать.

Бу көннәрдә организм хәлсез, шунлыктан күбрәк йоклау файдалы. Нерв системасы, сизү әгъзалары зәгыйфь. Кан һәм лимфа авырулары кискенләшергә мөмкин. Кан басымын контрольдә тоту сорала.

Картаясы килмәсә...

500 г атланмай, 200 г бал һәм 1 чәй кашыгы төелгән ачы кызыл борычны кушып болгаталар, көненә 4-5 тапкыр 1әр аш кашыгы кабалар. Өч айдан соң кабат шулай дәваланырга була. Мондый катнашма вакытсыз картаюдан саклый.

1 июль (дүшәмбе). Шәүвәл аеның 28 нче көне. 28 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 1.57 сәгатьтә калка, 19.01 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 17.29 сәгать.

Айның иң яхшы көннәреннән берсе. Энергетикасы бик уңай. Көтелмәгән очрашулар берсеннән-берсе кызыклырак булачак. Хисләр тернәкләнә, аралашу теләге уяна. Сизү әгъзалары, аеруча күзләр зәгыйфь. Кан басымын контрольдә тоту зарур. Организмны чистарту, ач тору уңай нәтиҗә бирә.

Бавыр авыртканда

Берәр уч сары мәтрүшкә, кыр наратбашы, меңьяфрак үләннәре, вакланган һиндыба тамырын кушып, шуның бер учын 1 стакан кайнар суда ярты сәгать төнәтәләр, сөзәләр, көненә 3 тапкыр, ашар алдыннан, яртышар стакан эчәләр.

2 июль (сишәмбе). Шәүвәл аеның 29 нчы көне. 29 нчы, 1 нче Ай тәүлекләре. Ай Кысла йолдызлыгында, 2.38 сәгатьтә калка, 20.10 сәгатьтә бата. 23 сәгать 17 минуттан яңа Ай. Көн озынлыгы 17.27 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Бернинди вәгъ­дәләргә дә ышанырга ярамый. Бизләр системасы, кан тамырлары, эчәклек, баш һәм йөрәк зәгыйфь. Үзеңне үпкәләткән кешеләрне кичерү зарур. Иҗат белән шөгыльләнү, айлык план төзү яхшы. Әйләнә-тирәне дә, үз хисләреңне дә кабул итү кискенләшә, тәэсирләнүчәнлек, интуиция арта. Арып-талганчы эшләргә, артык кайнар ризык ашарга ярамый.

Баш шауласа

Баш мие тамырларында атеросклероз булганда, вакланган әстерхан чикләвеге белән сарымсак һәм хуш исле үсемлек маен тигез микъдарда кушып, шушы катнашманың 1-2 аш кашыгын көн саен яшелчә салатына кушып ашыйлар.

3 июль (чәршәмбе). Шәүвәл аеның 30 нчы көне. 2 нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 3.32 сәгатьтә калка, 21.07 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 17.25 сәгать.

Яңа туган Ай Җир белән Кояш арасында, үзенең караңгы ягы белән Җиргә караган. Ай идарә итә торган һәрнәрсә – хисләр, кәеф, хәтер, кан басымы зәгыйфь. Кан басымы болай да түбән булган гипотониклар өчен бигрәк тә авыр вакыт. Бу чорда укуда уңышлар, тиз савыгу, югары эшчәнлеккә өметләнергә ярамый. Ашаганда талымлы булу хәерле. Аралашуны чикләү зарур.

4 июль (пәнҗешәмбе). Зөлкагдә аеның 1 нче көне. 3 нче Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 4.42 сәгатьтә калка, 21.50 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 17.24 сәгать.

Бик актив көн, хәвеф-хәтәр инстинкты, агрессия белән бәйле. Бүген чирләп китү ихтыяр көченең җитәрлек булмавын күрсәтә. Күзләрне арытмаска кирәк.

Ашказаны җәрәхәтен дәвалау

1 әр аш кашыгы вакланган канлы үлән, тигәнәкчек (репешок), сары мәтрүшкәне кушып, өстенә 3 стакан кайнап торган су салалар, чәй кебек төнәтәләр, сөзәләр һәм 10 көн буе, ашаганнан соң, 1 әр аш кашыгы эчәләр. Файдасы сизелмәсә, 10 көннән соң кабат дәваланалар. Даруны пыяла савытта суыткычта саклыйлар, болай дәваланганда алкоголь кулланырга, тозлы-борычлы ризык ашарга ярамый.

5 июль (җомга). Зөлкагдә аеның 2 нче көне. 4 нче Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 6.04 сәгатьтә калка, 22.23 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 17.22 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Теләсә нинди элемтәләр, танышулар, күмәк эш бүген кыен кичерелә. Озаграк йоклау хәерле. Тәмлерәк һәм күбрәк ашау теләге зур булса да, чаманы югалтмаска кирәк. Ач торырга ярамый.

Сыр

1 литр сөтне кайнатырга куялар. Ярты литр кибет каймагына (15-20%) 2 йомырка сыталар, тәменчә тоз кушалар һәм яхшылап болгаталар. Сөт күпереп менә башлауга, каймаклы массаны шунда агызалар һәм, кайнап чыккач, сүрән утта 7-8 минут пешерәләр, тик гел болгатып торырга кирәк. Эремчекләнгән массаны ике кат марля һәм дуршлаг аша сыгып, йомрырак итеп формалаштырып, шул марлясына төрәләр һәм өстенә авыр әйбер куялар. 3-6 сәгатьтән әзер була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев