Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (29 гыйнвар – 4 февраль)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

29 гыйнвар (шимбә). Җөмәдел ахир аеның 26 нчы көне. 27 нче Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында,5.54 сәгатьтә калка, 12.03 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 8.27 сәгать. 

Бу көннәрдә организм хәлсез, шунлыктан күбрәк йоклау файдалы. Нерв системасы, сизү әгъзалары зәгыйфь. Кан һәм лимфа авырулары кискенләшергә мөмкин. Кан басымын контрольдә тоту сорала. 

Сөттә пешкән алма

Эч кибүдән интеккәндә, 2 алманы турап, 2 стакан сөт һәм ярты стакан суга салалар, кайнап чыккач, 7 минут пешерәләр, ач карынга ашап бетерәләр. Яисә помидор, чөгендер, кишер, болгар борычы, суганны (төгәл пропорцияләр юк, чөгендер генә башка яшелчәләрдән күбрәк булырга тиеш) иттарткычтан чыгаралар, тоз һәм шикәр кушып, пешерәләр, пыяла банкага салып, суыткычта саклыйлар. Иртән һәм кичен, ашар алдыннан, 1-3 аш кашыгы ашыйлар. Эчәклекнең эше җайга салынсын өчен, бу ризыкны даими куллану зарур.

30 гыйнвар (якшәмбе). Җөмәдел ахир аеның 27 нче көне. 28 нче Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында,7.26 сәгатьтә калка, 13.06 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 8.31 сәгать. 

Айның иң яхшы көннәреннән берсе. Энергетикасы бик уңай. Көтелмәгән очрашулар берсеннән-берсе кызыклырак булачак. Хисләр тернәкләнә, аралашу теләге уяна. Сизү әгъзалары, аеруча күзләр зәгыйфь. Кан басымын контрольдә тоту зарур. Организмны чистарту, ач тору уңай нәтиҗә бирә.

Мүк җиләге

Мүк җиләге салкын тигәндә бик файдалы. Аңарда шикәр аз, ә биологик актив матдәләр, пектиннар, лимон һәм алма кислотасы, C, B, PP витаминнары күп. Ул калий, кальций, тимер, йод һәм марганецка бай. Бу җиләк антибиотикларның активлыгын арттыра, ялкынсынуны баса, температураны төшерә, бөердәге таш һәм комны чыгара. Цистит интектергәндә, мүк җиләген кайнар суга салып, салкын урында берничә көн төнәтәләр, аннан соң теләгәнчә эчәләр. Әмма ашказаны кислоталылыгы югары булганда бу җиләкне ашарга ярамый.

31 гыйнвар (дүшәмбе). Җөмәдел ахир аеның 28 нче көне. 29 нчы Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында,7.56 сәгатьтә калка, 14.31 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 7.56 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Бернинди вәгъдәләргә дә ышанырга ярамый. Бизләр системасы, кан тамырлары, эчәклек зәгыйфь. Үзеңне үпкәләткән кешеләрне кичерү зарур. 

Ангинадан дәва

4 аш кашыгы бал, 2 аш кашыгы зәйтүн мае, уылган ярты баш суган, 1 чәй кашыгы лимон согын кушып, 4 тәүлек буе һәр 3 сәгать саен 2шәр чәй кашыгы кабалар. Ә ютәлне йомшарту өчен 1 аш кашыгы вакланган мандарин кабыгын 1 стакан суда 15 минут пешерәләр, сөзәләр, көненә 3 тапкыр, ашаганчы, чирегешәр стакан эчәләр.

1 февраль (сишәмбе). Җөмәдел ахир аеның 29 нчы көне. 1 нче, 2 нче Ай тәүлекләре. Ай Сукояр йолдызлыгында,8.27 сәгатьтә калка, 16.05 сәгатьтә бата. 8 сәгать 45 минуттан яңа Ай. Көн озынлыгы 8.40 сәгать. 

Тәүбә итү, гармониягә ирешү көне. Иҗат белән шөгыльләнү, айлык план төзү яхшы. Яңа туган Ай Җир белән Кояш арасында, үзенең караңгы ягы белән Җиргә караган. Ай идарә итә торган һәрнәрсә – хисләр, кәеф, хәтер, кан басымы зәгыйфь. Кан басымы болай да түбән булган гипотониклар өчен бигрәк тә авыр вакыт. Бу чорда укуда уңышлар, тиз савыгу, югары эшчәнлеккә өметләнергә ярамый. Ашаганда талымлы булу хәерле. Аралашуны чикләү зарур.

2 февраль (чәршәмбе). Рәҗәб аеның 1 нче көне. 3 нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 8.47 сәгатьтә калка, 17.40 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 8.44 сәгать. 

Бик актив көн, хәвеф-хәтәр инстинкты, агрессия белән бәйле. Бүген чирләп китү ихтыяр көченең җитәрлек булмавын күрсәтә. Күзне арытмаска кирәк. 

Астмадан – кестәрә

Сулыш кысылганда, астма интектергәндә, дару кестәрәсе (буквица) ярдәм итә. Кичен, эмальләнгән кәстрүлдәге ярты литр суга 2 аш кашыгы вакланган үләнне салып, кайнатып чыгаралар, сүрән утта 7 минут пешерәләр, җылы итеп төреп, төнгелеккә калдыралар. Иртән сөзәләр һәм көненә 3 тапкыр, ашарга 30 минут кала, 150 шәр мл эчәләр. Дәва курсы – 1 ай.

3 февраль (пәнҗешәмбе). Рәҗәб аеның 2 нче көне. 4 нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 9.01 сәгатьтә калка, 19.10 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 8.48 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Теләсә нинди элемтә, танышулар, күмәк эш бүген кыен кичерелә. Озаграк йоклау хәерле. Тәмлерәк һәм күбрәк ашау теләге зур булса да, чаманы югалтмаска кирәк. Ач торырга ярамый.

Целлюлитка каршы крем

4 аш кашыгы зәйтүн маена 5 тамчы әфлисун эфир маен кушып болгаталар, целлюлитлы җирләргә сөртеп, 5 минут буе яхшылап ышкыйлар. Юалар. Көнаралаш кабатлаганда, уңай нәтиҗә 3 атнадан соң күренә башлый.

4 февраль (җомга). Рәҗәб аеның 3 нче көне. 5 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 9.11 сәгатьтә калка, 20.36 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 8.52 сәгать. 

Бүген юлда булу әйбәт. Ач тору тыела. Күңел нәрсә тели, күпме тели – шулкадәр ашарга була, бигрәк тә яшелчә файдалы. Башлаган эшне ахырына җиткезү зарур. Ашказаны-эчәк авырулары кискенләшү тискәре энергиянең артык күп туплануын күрсәтә. Кан әйләнеше системасы, ияк, муен, бронхлар зәгыйфь.

Кабак боҗралары

0,5 кг кабак, 2 стакан он, 1 аш кашыгы шикәр, 25 г чи чүпрә, 1 аш кашыгы май (камыр өчен), кыздыру өчен 300 г үсемлек мае, шикәр оны кирәк. Чистартып туралган кабакны газ мичендә томалап пешереп, төяләр. Он, шикәр, чүпрә, май һәм кабак боламыгыннан камыр басалар (ванилин кушарга да була), 2 сәгать кабарталар, аннары боҗралар ясап, тагын 20 минут күпертәләр һәм кайнап торган майда кыздыралар. Суынгач, шикәр оны сибәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев