Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (29 февраль – 6 март)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

29 февраль (шимбә). Рәҗәб аеның 6 нчы көне. 7 нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 8.42 сәгатьтә калка, 23.39 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 10.41 сәгать.

Һава энергиясенә бәйле көн. Тынгысызланырга, гайбәт сөйләргә ярамый. Ялгыз калып уйлану файдалы. Нерв системасы, үпкә зәгыйфь. Ач тору, ашказанын һәм эчәклекне чистарту уңай нәтиҗә бирә.

Кефир диетасы

48 сәгатьлек кефир диетасы эчәклек микрофлорасын торгыза, ашкайнатуны җайга сала. Иртән 1 стакан ромашка ( яки рәваҗ, йә усак кайрысы, яисә нарат җиләге яфрагы ) төнәтмәсе эчәләр дә, 2 тәүлек буе көненә 6-8 әр стакан кефир гына эчеп торалар. Бу берничә килограммга ябыктыра. Гадәти туклануга әкренләп күчәргә, майлы, баллы, камыр ризыклары ашамаска тырышырга кирәк.

1 март (якшәмбе). Рәҗәб аеның 7 нче көне. 8 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 8.59 сәгатьтә калка. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 10.45 сәгать.

Бүген бигрәк тә ут белән эш иткәндә саклык сорала. Ризык җиңел үзләштерелүчән булырга тиеш. Ашказаны, бизләр системасы зәгыйфь, невралгия һәм стенокардияне кисәтү чаралары уңай нәтиҗә бирә. Колак авыртырга мөмкин. Бу атнада күзне саклау мөһим.

Варикоздан – алма һәм бәрәңге

3 алманы эмальләнгән кәстрүлгә салып, өстенә кайнап торган 1 л су агызалар, мамык шәлгә төреп, 3 сәгать төнәтәләр. Аннары алмаларны изәләр дә, шул төнәтмәне иртән ач карынга һәм кич йоклар алдыннан, бал кабып, чирегешәр стакан эчәләр. Яисә 5 бәрәңгене угычтан уып, аякка сылыйлар да, полиэтилен белән урыйлар. 4 сәгатьтән соң юалар. Авырту басыла, даими дәваланганда исә веналар тарая һәм хәл яхшыра.

2 март (дүшәмбе). Рәҗәб аеның 8 нче көне. 9 нчы Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 9.20 сәгатьтә калка, 0.52 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 10.50 сәгать.

Авыр энергетикалы көн, алдашу, ялганга бай. Хәтта сыйфатлы ризык белән дә агулану ихтималы бар. Күп аралашу хуп­ланмый. Фикерләрне тупларга, үзегезне үпкәләткән кешеләрне кичерергә кирәк. Үпкә, ашказаны зәгыйфь. Кан басымы күтәрелергә, йөрәк, арка яки баш авыртыр­га мөмкин. Мунча керү файдалы.

Баш авыртканда

4 чәй кашыгы вакланган мелисса үләнен 1 стакан кайнар суга салып, 1 сәгать төнәтәләр, сөзеп, көненә 3 тапкыр, ашарга 30 минут кала, яртышар стакан эчәләр. Сихәтле төнәтмәләр әзерләү өчен, мелиссаның яфракларын һәм сабак башларын үсемлек чәчәк атканчы җыярга кирәк.

3 март (сишәмбе). Рәҗәб аеның 9 нчы көне. 10 нчы Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 9.48 сәгатьтә калка, 2.05 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 10.54 сәгать.

Нәсел, гаилә, гореф-гадәтләр белән бәйле көн. Ял итү, йокы туйдыру, гаиләне ныгыту өчен иң шәп вакыт. Әйләнә-тирәдәгеләргә игътибарлырак булу сорала. Сизү әгъзалары, йөрәк-кан тамырлары системасы, сөякләр зәгыйфь. Ач тору файдалы.

С витамины

С витамины тәэсирендә кан тамырларының сыгылмалылыгы арта. А витамины белән берлектә ул организмны йогышлы авырулардан саклый, кандагы агулы матдәләрнең тәэсирен киметә. Хәлсезләнгәндә, йокы туймаганда, нервланганда организмда С витамины микъдары кискен кими. Кеше күбрәк аксым кулланган саен, аңа аскорбин кислотасы да шулкадәр күбрәк кирәк була. Организмда С витамины тупланмый, шуңа аны даими тулыландыру мөһим. Төп чыганаклары: цитрус җимешләре, гөлҗимеш, кәбестә, помидор, кызыл борыч, кара карлыган.

4 март (чәршәмбе). Рәҗәб аеның 10 нчы көне. 11 нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 10.26 сәгатьтә калка, 3.16 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 10.59 сәгать.

Үзгәрү, сафлык, катгыйлык көне. Һәр эштә дә сак һәм игътибарлы булу сорала. Башланган эшне ахырына җиткерергә кирәк. Бу көннең энергетик куәте бик зур, кешедә искиткеч табигый көч уянырга мөмкин. Арып-талганчы эшләргә ярамый. Сизү әгъзалары, йөрәк, умырткалык, үпкә зәгыйфь.

5 март (пәнҗешәмбе). Рәҗәб аеның 11 нче көне. 12 нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 11.20 сәгатьтә калка, 4.18 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 11.03 сәгать.

Шәфкать, сабырлык, мәхәббәт энергиясенә бай көн. Сәламәтлеккә игътибарлы булырга, йөрәккә киеренкелек китермәскә кирәк. Ашкайнату әгъзалары, кан әйләнеше системасы зәгыйфь. Дарулар яхшы үзләштерелә.

Баллы крем

Кул тиресе ярылганда, ямьсезләнгәндә, бал булыша. Теләсә нинди тукландыргыч кремга бераз җылы бал кушып, яхшылап болгаталар да, кулларны 5 минут җылы суга тыгып торгач, шуны сөртәләр. Полиэтилен перчатка киеп, 20 минутлап тоткач, юалар.

6 март (җомга). Рәҗәб аеның 12 нче көне. 13 нче Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 12.29 сәгатьтә калка, 5.10 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 11.08 сәгать.

Үзгәрешләр көне. Үткәннәр турында уйланып, нәтиҗәләр ясау яхшы. Ач торырга ярамый – теләсә нәрсә ашарга була. Аралашу, белем алу өчен уңай вакыт. Йөрәк, тире, кан тамырлары зәгыйфь. Чикләвек ашау файдалы.

Ябыктыра торган кесәл

Берәр уч солы ярмасы, кара җимеш һәм уылган чи чөгендерне 2 л кайнар суга салып, сүрән утта 15 минут пешерәләр. Кесәлгә охшаган кайнатманы, сөзеп, көн дәвамында эчәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев