Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (28 май – 3 июнь)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

28 май (шимбә). Шәүвәл аеның 27 нче көне. 28 нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 2.28 сәгатьтә калка, 17.57 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 16.59 сәгать. 

Айның иң яхшы көннәреннән берсе. Энергетикасы бик уңай. Көтелмәгән очрашулар берсеннән-берсе кызыклырак булачак. Хисләр тернәкләнә, аралашу теләге уяна. Сизү әгъзалары, аеруча күзләр зәгыйфь. Кан басымын контрольдә тоту зарур. Яңа Ай туарга ике генә көн калып бара, караңгы, Айсыз төннәр күңелгә шом сала. Организмны чистарту, ач тору уңай нәтиҗә бирә. 

Юкә балы

Озакка сузылган ютәл, пневмония, туберкулездан болай дәваланып була. 150 г каен бөресе, 50 г юкә чәчәген ярты литр суда 10 минут кайнаталар, бераз суытып, сөзәләр. 1 кг юкә балына 200 г ваклап туралган алоэ яфрагы, каен бөресе белән юкә чәчәге төнәтмәсе, 200 г зәйтүн мае кушып яхшылап болгаталар. Көненә 3 тапкыр 1 әр аш кашыгы кабалар, кулланыр алдыннан әйбәтләп болгаталар.

29 май (якшәмбе). Шәүвәл аеның 28 нче көне. 29 нчы Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 2.39 сәгатьтә калка, 19.17 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 17.02 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Бернинди вәгъдәләргә дә ышанырга ярамый. Бизләр системасы, кан тамырлары, эчәклек зәгыйфь. Үзеңне үпкәләткән кешеләрне кичерү зарур. 

Паркинсон чиреннән дәва

Паркинсон авырулы кешенең куллары калтыравын болай киметеп була. 9 аш кашыгы солыны 3 литр суда сүрән утта 1 сәгать буе пешерәләр. Яхшылап төреп, җылы урында 8 сәгать төнәтәләр. Сөзеп, көн дәвамында эчеп бетерәләр. Дәва курсы – кимендә 6 ай. Яисә 1 аш кашыгы кычыткан яфрагын 200 мл кайнар суда 1 сәгать төнәтәләр, сөзәләр. Ашарга ярты сәгать кала чирегешәр стакан эчеп, көн буена эчеп бетерәләр.

30 май (дүшәмбе). Шәүвәл аеның 29 нчы көне. 30 нчы, 1 нче Ай тәүлекләре. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 2.54 сәгатьтә калка, 20.34 сәгатьтә бата. 14 сәгать 30 минуттан яңа Ай. Көн озынлыгы 17.04 сәгать. 

Тәүбә итү, гармониягә ирешү көне. Иҗат белән шөгыльләнү, айлык план төзү яхшы. Әйләнә-тирәне дә, үз хисләреңне дә кабул итү кискенләшә, тәэсирләнүчәнлек, интуиция арта. Баш һәм йөрәк зәгыйфь. Арып-талганчы эшләргә, артык кайнар ризык ашарга ярамый. Бүген авырый башлаган кеше озак чирләячәк. Төрле исләргә аллергия килеп чыгарга мөмкин. 

Тамырларны чистарту

Ай Игезәкләрдә чакта кан тамырларын чистарту яхшы нәтиҗә бирә. Соңгы фәнни тикшеренүләр күрсәткәнчә, баш авыртуы баш мие зарарланудан түгел, ә 90 процент очракта кан тамырлары авыруы аркасында килеп чыга. Йөрәк чирләренең сәбәбе исә – канда холестерин арту. Аның микъдарын киметү өчен, зәйтүн мае, кузгалак, яшелчә һәм җиләк-җимешне күбрәк кулланырга кирәк. Авырлык нормадан артмасын. Көн саен бер генә бүлем булса да сарымсак ашау инфаркттан да, яман шештән дә саклар.

31 май (сишәмбе). Зөлкагдә аеның 1 нче көне. 2 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 3.15 сәгатьтә калка, 21.46 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы17.07 сәгать. 

Яңа туган Ай Җир белән Кояш арасында, үзенең караңгы ягы белән Җиргә караган. Ай идарә итә торган һәрнәрсә – хисләр, кәеф, хәтер, кан басымы зәгыйфь. Кан басымы болай да түбән булган гипотониклар өчен бигрәк тә авыр вакыт. Бу чорда укуда уңышлар, тиз савыгу, югары эшчәнлеккә өметләнергә ярамый. Ашаганда талымлы булу хәерле. Аралашуны чикләү зарур.

1 июнь (чәршәмбе). Зөлкагдә аеның 2 нче көне. 3 нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында,3.47 сәгатьтә калка, 22.45 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 17.09 сәгать. 

Бик актив көн, хәвеф-хәтәр инстинкты, агрессия белән бәйле. Бүген чирләп китү ихтыяр көченең җитәрлек булмавын күрсәтә. Күзне арытмаска кирәк. 

Сөтле солы

Кәстрүлнең өчтән ике өлешенә солы яки арпа салып, сөт белән тутыралар, капкачын ябып, җылы газ миченә куялар. Солы пешеп чыкканчы тоталар, сөт өсти баралар. Каты ютәлне басу өчен, көненә 3 тапкыр 2-3әр аш кашыгы кабалар.

2 июнь (пәнҗешәмбе). Зөлкагдә аеның 3 нче көне. 4 нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында,4.32 сәгатьтә калка, 23.30 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 17.11 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Теләсә нинди элемтә, танышулар, күмәк эш бүген кыен кичерелә. Озаграк йоклау хәерле. Тәмлерәк һәм күбрәк ашау теләге зур булса да, чаманы югалтмаска кирәк. Ач торырга ярамый.

Теш сызлаганда

Яртышар чәй кашыгы сода һәм тозны 1 стакан кайнаган суга салып болгаталар да, бераз суынгач, әледән-әле авызны чайкыйлар. Яки суганның согын сыгып, теш щеткасын шунда чылаталар да, сызлаган теш янындагы уртка ышкыйлар, көненә берничә тапкыр кабатлыйлар. Авызны чөгендер согы белән чайкау яки чөгендер телемен озаклап чәйнәү дә сызлауны баса.


3 июнь (җомга). Зөлкагдә аеның 4 нче көне. 5 нче Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 5.32 сәгатьтә калка, 0.01 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 17.14 сәгать. 

Бүген юлда булу әйбәт. Ач тору тыела. Күңел нәрсә тели, күпме тели – шулкадәр ашарга була, бигрәк тә яшелчә файдалы. Башлаган эшне ахырына җиткезү зарур. Ашказаны-эчәк авырулары кискенләшү тискәре энергиянең артык күп туплануын күрсәтә. Кан әйләнеше системасы, ияк, муен, бронхлар зәгыйфь.

Сәдәф-печенье

40 данә печеньега: 100 г атланмай, 1 аш кашыгы ванильле шикәр, 4 аш кашыгы шикәр, 2 йомырка сарысы, 200 г он кирәк. Камыр басып, 1 сәгатькә суыткычка куялар. Пергамент кәгазе өстендә җәеп, диаметры 5 сантиметрлы түгәрәкләр кисәләр, кечерәк шешә капкачы белән эз төшерәләр, коктейль көпшәсе белән 4 тишек тишәләр. Кәгазьне майлы табага күчереп, 180 градуслы газ мичендә 10-12 минут пешерәләр. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев