Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (28 март – 3 апрель)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

28 март (шимбә). Шәгъбән аеның 4 нче көне. 5 нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 7.04 сәгатьтә калка, 22.42 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 12.50 сәгать.

Бүген юлда булу әйбәт. Ач тору тыела. Күңел нәрсә тели, күпме тели – шулкадәр ашарга була, бигрәк тә яшелчә файдалы. Башлаган эшне ахырына җиткезү зарур. Ашказаны-эчәк авырулары кискенләшү тискәре энергиянең артык күп туплануын күрсәтә. Кан әйләнеше системасы, ияк, муен, бронхлар зәгыйфь.

27, 28 март, 1, 2 апрель - кыяр, баклажан, татлы борыч, томат, торма, редис, яшел тәмләткеч үләннәр, кәбестә чәчү өчен уңайлы көннәр.

29 март (якшәмбе). Шәгъбән аеның 5 нче көне. 6 нчы Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 7.23 сәгатьтә калка, 23.55 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 12.54 сәгать.

Хисчәнлек арта. Һәртөрле аралашу күңелгә ятышлы. Бу көннәрдә әти-әнигә ихтирам көче аеруча куәтләнә, гаиләдә бергә җыелып, балачакның күңелле хатирәләрен яңарту яшәү көче өсти. Бизләр системасы, җилкә, кул,үпкә, бронхлар зәгыйфь, салкын тию ихтималы зур. Теш алдырырга ярамый.

Псориаздан – аю баланы

Кызыл аю баланы (бузина) тамырларын казып алып (яшь куак булса яхшырак), юалар, 3-5 сантиметрлы кисәкләргә турыйлар. 1 уч тамырны 1 литр суга салып, кайнатып чыгаралар да, сүрән утта 15 минут пешерәләр. 30 минут төнәткәч, шунда марляны чылатып, иртән һәм кичен псориазлы урыннарга куялар. Тулысынча сихәтләнгәнче, шулай дәваланалар.

30 март (дүшәмбе). Шәгъбән аеның 6 нчы көне. 7 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 7.47 сәгатьтә калка. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 12.59 сәгать.

Һава энергиясенә бәйле көн. Тынгысызланырга, гайбәт сөйләргә ярамый. Ялгыз калып уйлану файдалы. Нерв системасы, үпкә зәгыйфь. Ач тору, ашказанын һәм эчәклекне чистарту уңай нәтиҗә бирә.

Мәтрүшкә дәвалый

Буыннар сызлаганда, 2 аш кашыгы мәтрүшкәне 1 стакан кайнар суда 2 сәгать төнәтәләр, шуңарда җитен яки киҗе-мамык тукыманы чылатып, авырткан буынга урыйлар, өстеннән целлофан яки пергамент кәгазе, аннары шарф белән бәйлиләр. Төнгелеккә шулай компресс ясап калдыру яхшы.

31 март (сишәмбе). Шәгъбән аеның 7 нче көне. 8 нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 8.20 сәгатьтә калка, 1.05 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 13.04 сәгать.

Бүген бигрәк тә ут белән эш иткәндә сак­лык сорала. Ризык җиңел үзләштерелүчән булырга тиеш. Ашказаны, бизләр системасы зәгыйфь, невралгия һәм стенокардияне кисәтү чаралары уңай нәтиҗә бирә. Колак авыртырга мөмкин. Бу атнада күзне саклау мөһим.

Укроп шаулауны баса

Орлыклары белән бергә киптерелгән укроп сабагын ваклыйлар да, шуның бер учын термоска салып, өстенә ярты литр кайнар су коялар, ярты сәгать төнәтәләр. Колак шаулап интектергәндә, көненә 3 тапкыр яртышар стакан эчәләр.

1 апрель (чәршәмбе). Шәгъбән аеның 8 нче көне. 9 нчы Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 9.06 сәгатьтә калка, 2.10 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 13.08 сәгать.

Авыр энергетикалы көн, алдашу, ялганга бай. Хәтта сыйфатлы ризык белән дә агулану ихтималы бар. Күп аралашу хупланмый. Фикерләрне тупларга, үзегезне үпкәләткән кешеләрне кичерергә кирәк. Үпкә, ашказаны зәгыйфь. Кан басымы күтәрелергә, йөрәк, арка яки баш авыртырга мөмкин. Мунча керү файдалы.

Җиләк чәе

Уртлар канаганда, болай дәвалану файдалы. 1әр аш кашыгы кипкән кура җиләге һәм кара карлыганны 1 стакан кайнар суга салып, 3 сәгать төнәтәләр дә, чәй урынына эчәләр. Ел буена сыйланыр һәм дәваланыр өчен, җәй көне җиләкләрне күбрәк киптереп һәм туңдырып калырга кирәк.

2 апрель (пәнҗешәмбе). Шәгъбән аеның 9 нчы көне. 10 нчы Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 10.08 сәгатьтә калка, 3.04 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 13.13 сәгать.

Нәсел, гаилә, гореф-гадәтләр белән бәйле көн. Ял итү, йокы туйдыру, гаиләне ныгыту өчен иң шәп вакыт. Әйләнә-тирәдәгеләргә игътибарлырак булу сорала. Сизү әгъзалары, йөрәк-кан тамырлары системасы, сөякләр зәгыйфь. Ач тору файдалы.

Черкине серкә куркыта

Черкиләр һәм вак чебеннәр тешләмәсен өчен, пыяла шешәдә чирегешәр стакан алма серкәсе һәм аракыны кушып, 1 аш кашыгы вак тоз өстиләр, яхшылап болгаталар һәм тәннең ачык өлешләренә сөртәләр. Мондый катнашма тирене дә йомшарта, нәфисләндерә.

3 апрель (җомга). Шәгъбән аеның 10 нчы көне. 11 нче Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 11.23 сәгатьтә калка, 3.46 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 13.18 сәгать.

Үзгәрү, сафлык, катгыйлык көне. Һәр эштә дә сак һәм игътибарлы булу сорала. Башланган эшне ахырына җиткерергә кирәк. Бу көннең энергетик куәте бик зур, кешедә искиткеч табигый көч уянырга мөмкин. Арып-талганчы эшләргә ярамый. Сизү әгъзалары, йөрәк, умырткалык, үпкә зәгыйфь.

Тутырылган гөмбә

12 эре шампиньон гөмбәсе, 200 г фарш, 2 помидор, 1 баш суган, 2 бүлем сарымсак, 1 кечкенә ачы борыч кузагы, 3 аш кашыгы сохари оны, 1 бәйләм пет­рушка, каймак яки майонез, тәменчә тоз кирәк. Шампиньонның “аягын” кисеп, эшләпәсенә зәйтүн мае сөртәләр, тоз сибәләр дә, табага тезәләр. Суган, борыч, сарымсак, петрушка, помидорны вак кына турап, шуңа тоз, фарш һәм сохари оны кушып болгаталар. Шул эчлекне гөмбә эшләпәләренә тутырып, өсләренә каймак яки майонез сылыйлар, аннары уылган сыр сибәләр, 200 градуслы газ мичендә 30 минутлап пешерәләр. Табынга кайнар килеш бирәләр.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев