Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (28 июль – 3 август)

28 июль (шимбә). Зөлкагдә аеның 15 нче көне. 16 нчы Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 20.18 сәгатьтә калка,3.59 сәгатьтә бата. 0 сәгать 21 минуттан тулы Ай. Көн озынлыгы 16.17 сәгать.

Тыныч, иҗади, уңышлы көн. Һәрнәрсәдә гармониягә омтылу, җан тынычлыгын саклау мөһим. Дулкынландыргыч очрашулар булырга мөмкин. Килешүләр төзү уңай нәтиҗә бирә. Кан авырулары кискенләшә. Беркемгә дә үпкә сакларга ярамый.

Шоколад шифа бирә

Дөньяның төрле илләрендә яшәүче галимнәр шоколадның шифалы булуын исбатлый. Шведлар, ачы кара шоколад артык авырлыктан котылырга булыша, дип уйлый. Америкалылар, шоколадтагы биологик матдәләр йөрәк һәм баш миендәге тамырларда тромблар барлыкка килүне, димәк, инсульт һәм инфарктны булдыр­мый, дип саный. Французлар, шоколад йөрәк эшчәнлеген һәм артериаль кан басымын нормальләштерә, кан тамырларын ныгыта, дип ышана. Канада галимнәре, ачы шоколад теш эмален ныгыта, теш ташы ясалуын булдырмый, дип раслый. Япон галимнәре исә, шоколад авыздагы бактерияләрне үтерә һәм тешләрне кариестан саклый, ди. Шоколад буыннарны атеросклероздан саклый, артерияләргә холестерин утыруны булдырмый. Андагы магний иммунитетны ныгыта, күңел төшенкелегенә, начар кәефкә каршы көрәшә, хәтерне яхшырта, эшкә сәләтлелекне арттыра. Кара шоколадта кальций, калий, фосфор, тимер, А һәм В витаминнары алма һәм сырдагыга караганда күбрәк. Тик аның югары калорияле ризык икәнен онытмаска һәм артык күп кулланмаска гына кирәк.

29 июль (якшәмбе). Зөлкагдә аеның 16 нчы көне. 17 нче Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 20.43 сәгатьтә калка, 5.03 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 16.14 сәгать.

Мәхәббәт, иҗат, яшәү шатлыгы көне. Бернәрсә дә планлаштырмыйча, теләгән нәрсәләрне генә эшләү яхшы. Нерв һәм эндокрин системаларга, күзләргә игътибарлырак булу сорала. Үпкәләшкән кешеләр белән дуслашыр вакыт. Яшелчәләрне күбрәк ашау файдалы.

30 июль (дүшәмбе). Зөлкагдә аеның 17 нче көне. 18 нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 21.05 сәгатьтә калка, 6.10 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 16.10 сәгать.

Алдашу, ялганга бай көн. Бизләр сис­темасы, бил, бөерләр, тире, сукыр эчәк зәгыйфь. Мунчага бару, массаж ясату, ач тору, төрле дәвалану чараларын куллану файдалы. Кәеф төшәргә мөмкин.

Иң сихәтлесе – бал

Җәен яхшы сыйфатлы бал алып калырга кирәк. Салкын тигәндә, грипп йоктырганда, ярты чәй кашыгы балга ярты чәй кашыгы уылган сарымсак кушып, йоклар алдыннан җылы су белән эчәләр. 1 чәй кашыгы балны ярты литр суда эретеп, ярты сәгать саен тамакны чайкаганда, тамакның ялкынсынуы кими, температура төшә. 

1 стакан кайнар суга 1 аш кашыгы үги ана яфрагы үләне, 1 аш кашыгы бал салып эчкәндә, какрык бик яхшы куба. Чөгендер согында бал эретеп (30га 1 нисбәтеннән), көн дәвамында һәр борын тишегенә 4-5 тапкыр 5-6шар тамчы тамызганда, томау тизрәк үтә. Бронхит, ларингит, ринит булганда, балны суда эретеп (1гә 10 нисбәтеннән) ингаляция ясау файдалы.

31 июль (сишәмбе). Зөлкагдә аеның 18 нче көне. 19 нчы Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 21.22 сәгатьтә калка, 7.20 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 16.06 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Күп аралашмаска, күз тиюдән, чит тәэсирләрдән сакланырга кирәк. Бурычка алырга да, бирергә дә ярамый. Нерв системасы, эчәклек, арканың өске өлеше зәгыйфь.

1 август (чәршәмбе). Зөлкагдә аеның 19 нчы көне. 20 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 21.40 сәгатьтә калка, 8.31сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 16.02 сәгать.

Үз-үзеңне танып-белү, уйлану, буйсыну, кичерү көне. Өйдә булырга тырышыр­га, гаиләгә игътибарны арттырырга кирәк. Тәкәбберлек күрсәтергә ярамый. Яңа белем җиңел үзләштерелә. Нерв системасы, сизү әгъзалары, кан тамыр­лары, ашказаны зәгыйфь. Ит ашауны чикләү хәерле. Канны чистарту уңай нәтиҗә бирә.

Күз кайгыртуга мохтаҗ

Күз күремен яхшырту өчен, суганны вак кына турап, шикәр сибәләр, берничә сәгать төнәткәч, көненә 3 тапкыр 1 әр аш кашыгы кабалар, артыннан бал ашап куялар. Якыннан начар күргәндә, 2 лимон, 1 әфлисун, 3 грейпфрут согын кушып, 1 литр су өстиләр һәм көненә 4 тапкыр ашар алдыннан яртышар стакан эчәләр. Касторка мае сөртсәң, күздәге арпа тиз арада бетә.

2 август (пәнҗешәмбе). Зөлкагдә аеның 20 нче көне. 21 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 21.57 сәгатьтә калка, 9.42 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 15.58 сәгать.

Сәяхәткә чыгу, теләсә нинди эш башлау өчен айның иң кулай көне. Кеше хәлиткеч карарлар кабул итәргә сәләтле. Физик эш белән шөгыльләнү, җәяү йөрү, чыныгу файдалы. Саф һавада күбрәк булу, табигать белән хозурлану кәефне күтәрә. Умырткалыкның аскы өлеше, әвернә сөяк, аяклар зәгыйфь.

3 август (җомга). Зөлкагдә аеның 21 нче көне. 22 нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 22.15 сәгатьтә калка, 10.56 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 15.54 сәгать.

Акыл җыю, белем алу, фәннәр өйрәнү көне. Юмарт булырга, ашау-эчүдә үзеңне чикләмәскә кирәк. Күбрәк аралашкан саен, яхшы тәэсирләр дә арта бара. Кан әйләнеше системасы, буыннар, умырткалык зәгыйфь.

Җимеш кәнфите

200 г ананас цукаты (кара җимеш яки  хөрмә дә ярый),  100 г күрәгә, 200 г төелгән бадәм (миндаль) чикләвеге, 100 г бал кирәк. Цукат һәм күрәгәне юалар, бик коры булсалар, бераз кайнар суга салып торалар да, тастымалга суын сеңдереп, кипшендерәләр. Бадәм чикләвеген кайнар суга салып алып, кабыгыннан чистарталар. Яхшылап төеп, бал кушып болгаталар. Цукатларны һәм күрәгәне ваклап турап, чикләвекле балга кушалар да, вак кына түгәрәк яки озынча кәнфит итеп әвәләп, йә шоколад яки кокос вагында, йә төелгән чикләвектә тәгәрәтеп алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев