Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (28 декабрь – 3 гыйнвар)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

28 декабрь (шимбә). Җөмәдел әүвәл аеның 2 нче көне. 4 нче Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 9.58 сәгатьтә калка, 17.26 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 7.02 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Теләсә нинди элемтәләр, танышу, күмәк эш бүген кыен кичерелә. Озаграк йоклау хәерле. Тәмлерәк һәм күбрәк ашау теләге зур булса да, чаманы югалтмаска кирәк. Ач торырга ярамый.

Эчәклекне чистарту (1)

Юан эчәклек ялкынсынуны (колит) болай дәвалап була. 1 стакан салкын суда 1 аш кашыгы бал эретәләр дә, көненә 3 тапкыр ашар алдыннан эчәләр. Дәва курсы - 1,5-2 ай. Бал тәэсирендә эчәклек патоген (авыру кузгатучы) микрофлорадан арына. Хроник энтероколит интектергәндә, 1 стакан суга 1 аш кашыгы алма серкәсе һәм 1 чәй кашыгы бал салып, көненә 3 тапкыр эчәләр. Дәва курсы - 1-1,5 ай. Елына шундый 3 курс үтәргә ярый.

29 декабрь (якшәмбе). Җөмәдел әүвәл аеның 3 нче көне. 5 нче Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 10.29 сәгатьтә калка, 18.37 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 7.03 сәгать.

Бүген юлда булу әйбәт. Ач тору тыела. Күңел нәрсә тели, күпме тели – шулкадәр ашарга була, бигрәк тә яшелчә файдалы. Башлаган эшне ахырына җиткезү зарур. Ашказаны-эчәк авырулары кискенләшү тискәре энергиянең артык күп туплануын күрсәтә. Кан әйләнеше системасы, ияк, муен, бронхлар зәгыйфь.

Эчәклекне чистарту (2)

Кич 1 стакан сөтне кайнатып, җылы урында 1 тәүлек төнәтәләр, аннары 1 аш кашыгы көнбагыш мае кушып болгатып, йоклар алдыннан эчәләр. Иртән ач карынга 1 кечкенә чөгендерне угычтан уып, тоз, уылган сарымсак һәм көнбагыш мае кушып ашыйлар, яисә 1-2 алма ашап куялар. Иртән манный боткасы яки кәбестә салаты ашарга да була.

30 декабрь (дүшәмбе). Җөмәдел әүвәл аеның 4 нче көне. 6 нчы Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 10.53 сәгатьтә калка, 19.50 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 7.04 сәгать.

Хисчәнлек арта. Һәртөрле аралашу күңелгә ятышлы. Бу көннәрдә әти-әнигә ихтирам көче аеруча куәтләнә, гаиләдә бергә җыелып, балачакның күңелле хатирәләрен яңарту яшәү көче өсти. Бизләр системасы, җилкә, кул, үпкә, бронхлар зәгыйфь, салкын тию ихтималы зур.

31 декабрь (сишәмбе). Җөмәдел әүвәл аеның 5 нче көне. 7 нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 11.11 сәгатьтә калка, 21.11 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 7.06 сәгать.

Һава энергиясенә бәйле көн. Тынгысызланырга, гайбәт сөйләргә ярамый. Ялгыз калып уйлану файдалы. Нерв системасы, үпкәләр зәгыйфь. Ач тору, ашказанын һәм эчәклекне чистарту уңай нәтиҗә бирә.

Ангинадан дәва

Эмальләнгән савытта 100 грамм бал һәм 1 аш кашыгы кура җиләге кайнатмасын, сүрән утта, болгата-болгата, кайнатып чыгара язалар (бал 60 градус­та кайнап чыга), бераз суынгач, эчәләр, җылы юрганга төренеп яталар. Яисә 1 стакан уылган чөгендергә 1 аш кашыгы серкә салып, бераз төнәтәләр дә, сөзеп, тамакны чайкыйлар, 1 аш кашыгын эчәргә дә ярый. Болай хәтта хроник ангинаны да дәвалап була.

1 гыйнвар (чәршәмбе). Җөмәдел әүвәл аеның 6 нчы көне. 8 нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 11.26 сәгатьтә калка, 22.13 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 7.08 сәгать.

Бүген бигрәк тә ут белән эш иткәндә саклык сорала. Ризык җиңел үзләштерелүчән булырга тиеш. Ашказаны, бизләр системасы зәгыйфь, невралгия һәм стенокардияне кисәтү чаралары уңай нәтиҗә бирә. Колак авыртырга мөмкин. Бу атнада күзне саклау мөһим.

2 гыйнвар (пәнҗешәмбе). Җөмәдел әүвәл аеның 7 нче көне. 9 нчы Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 11.39 сәгатьтә калка, 23.24 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 7.09 сәгать.

Авыр энергетикалы көн, алдашу, ялганга бай. Хәтта сыйфатлы ризык белән дә агулану ихтималы бар. Күп аралашу хупланмый. Фикерләрне тупларга, үзегезне үпкәләткән кешеләрне кичерергә кирәк. Үпкә, ашказаны зәгыйфь. Кан басымы күтәрелергә, йөрәк, арка яки баш авыртырга мөмкин. Мунча керү файдалы.

Ютәлдән - хөрмә согы

Салкын тигәндә, ютәлләгәндә, өлгергән хөрмәнең согын сыгып, 3-5 аш кашыгы суга кушалар һәм авызны чайкыйлар. Ангина булганда, ярты стакан кайнаган җылы суга 2-3 тамчы ак чыршы мае тамызып, 3 тәүлек буе, көненә 3-4 тапкыр, авызны чайкыйлар. Салкын тия башлаганда, имбир тамыры турап салынган чәйне бал белән эчәләр, мондый эчемлек иммунитетны да ныгыта.

3 гыйнвар (җомга). Җөмәдел әүвәл аеның 8 нче көне. 10 нчы Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 11.51 сәгатьтә калка. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 7.10 сәгать.

Нәсел, гаилә, гореф-гадәтләр белән бәйле көн. Ял итү, йокы туйдыру, гаиләне ныгыту өчен иң шәп вакыт. Әйләнә-тирәдәгеләргә игътибарлырак булу сорала. Сизү әгъзалары, йөрәк-кан тамырлары системасы, сөякләр зә­гыйфь. Ач тору файдалы.

Корт кайнату

1 л майлы сөт (озак сакланмый торган чын сөт кирәк), яртышар литр катык (йә майлы кефир) һәм 20 процентлы каймак, 1 стакан шикәр, 5 йомырка кирәк була (1 кг корт килеп чыга). Калын тышлы кәстрүлдә, иң яхшысы – казанда әзерләү яхшы. Йомыркаларны туглап күпертәләр, башка ингредиентларны кушалар да, уртача утта кайнатып чыгаралар. Төбенә ябышмасын өчен, беренче ярты сәгатьтә гел болгатып тору сорала. Кызарганчы, дымы парга әйләнеп беткәнче, әледән-әле болгаткалап, барлыгы 2,5-3 сәгать кайнатырга кирәк.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев