Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (28 август – 3 сентябрь)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

28 август (шимбә). Мөхәррәм аеның 20 нче көне. 21 нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 20.42 сәгатьтә калка, 12.48 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 14.07 сәгать.

Сәяхәткә чыгу, теләсә нинди эш башлау өчен айның иң кулай көне. Кеше хәлиткеч карарлар кабул итәргә сәләтле. Физик эш белән шөгыльләнү, җәяү йөрү, чыныгу файдалы. Саф һавада күбрәк булу, табигать белән хозурлану кәефне күтәрә. Умырткалыкның аскы өлеше, әвернә сөяк, аяк зәгыйфь. 

Төше тынычландыра

Эштә бик киеренке вакытта, ял итмичә даими эшләгәндә, болай дәвалану файда бирә. Кояшта киптереп чистартылган ярты стакан ташкабак төшен пычак белән ваклыйлар да, 1 стакан бал, 1 чәй кашыгы яңа гына тарттырылган дарчин кушып болгаталар, карасу пыяла савытта сак­лыйлар. Иртән чәй белән 1 аш кашыгын эчәләр. Яисә мондый кәнфит ясыйлар: табага 1 аш кашыгы шикәр, ярты стакан сөт, 1 аш кашыгы атланмай салып, болгата-болгата, куерганчы пешерәләр, шуңа 1 стакан чистартылган ташкабак төшен кушып, яхшылап болгаталар, җылы массадан кәнфит ясыйлар - 1әр аш кашыгы алып, фольгага тезәләр. Иртән һәм кичен шушы кәнфит белән чәй эчәләр.

29 август (якшәмбе). Мөхәррәм аеның 21 нче көне. 22 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 20.57 сәгатьтә калка, 14.12 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 14.03 сәгать.

 Акыл җыю, белем алу, фәннәр өйрәнү көне. Юмарт булырга, ашау-эчүдә үзеңне чикләмәскә кирәк. Күбрәк аралашкан саен, яхшы тәэсирләр дә арта бара. Кан әйләнеше системасы, буыннар, умырткалык зәгыйфь.

Чабыр кәефне күтәрә

Депрессия һәм неврастения булганда, 2 аш кашыгы киптереп төелгән чабыр үләнен термоска салып, өстенә 1 стакан кайнар су агызалар да, төнгелеккә калдыралар. Иртән сөзәләр, стакан тулганчы кайнаган су өстиләр һәм, дүрткә бүлеп, ашарга 30 минут кала, чирегешәр стакан эчәләр.

30 август (дүшәмбе). Мөхәррәм аеның 22 нче көне. 23 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 21.18 сәгатьтә калка, 15.13 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 13.58 сәгать. 

 Авыр энергетикалы көн. Тәвәккәл адымнар ясау хупланмый. Арып-талганчы эшләргә киңәш ителми. Дару үләннәре белән дәвалану уңай нәтиҗә бирә. Иҗат белән шөгыльләнү өчен яхшы вакыт.

Бөтнекле коктейль

Ютәлләгәндә, салкын тигәндә, мондый коктейль эчеп дәваланалар. 1 чәй кашыгы вакланган бөтнекне 1 стакан кайнар суга салып, сүрән утта 3-5 минут пешерәләр, 10 минуттан соң сөзәләр һәм 1 чәй кашыгы бал өстиләр. Вак кына туралган чирек лимон һәм 1 бүлем сарымсак кушалар да, кайнар коктейльне йоклар алдыннан эчәләр.

31 август (сишәмбе). Мөхәррәм аеның 23 нче көне. 24 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 21.47 сәгатьтә калка, 16.17 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 13.54 сәгать.

Артык активлык күрсәтү хупланмый. Ялгыз калып уйлану өчен уңай вакыт. Бизләр системасы, кан тамырлары, тире, эчәклек зәгыйфь. Күзне арытмаска кирәк. 

Иң сихәтлесе – бал

Салкын тигәндә, грипп йоктырганда, ярты чәй кашыгы балга ярты чәй кашыгы уылган сарымсак кушып, йоклар алдыннан җылы су белән эчәләр. 1 чәй кашыгы балны ярты литр суда эретеп, ярты сәгать саен тамакны чайкаганда, тамакның ялкынсынуы кими, температура төшә. Чөгендер согында бал эретеп (30 га 1 нисбәтеннән), көн дәвамында һәр борын тишегенә 4-5 тапкыр 5-6шар тамчы тамызганда, томау тизрәк үтә. Бронхит, ларингит, ринит булганда, балны суда эретеп (1гә 10 нисбәтеннән) ингаляция ясау файдалы.

1 сентябрь (чәршәмбе). Мөхәррәм аеның 24 нче көне. 25 нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 22.29 сәгатьтә калка, 17.08 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 13.49 сәгать. 

Акыл җыю көне. Интуициягә таянырга була. Күргән төшләр рас килә. Сизү әгъзалары, баш, колак, кан тамырлары зәгыйфь. Энергияне юк-барга сарыф итәргә ярамый. Ач тору файдалы.

2 сентябрь (пәнҗешәмбе). Мөхәррәм аеның 25 нче көне. 25 нче Ай тәүлегенең дәвамы. Ай Кысла йолдызлыгында, 23.26 сәгатьтә калка, 17.46 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 13.46 сәгать. 

Акыл җыю көне. Интуициягә таянырга була. Күргән төшләр рас килә. Сизү әгъзалары, баш, колак, кан тамырлары зәгыйфь. Энергияне юк-барга сарыф итәргә ярамый. Ач тору файдалы.

Тархун аппетитны ача

Аппетитны яхшырту өчен, чәйнеккә 3 чәй кашыгы чәй, 1 чәй кашыгы кипкән тархун, киптерелгән ярты анар кабыгы салып, күмелгәнче кайнар су агызалар да, 10 минут төнәтәләр. Аннары, тулганчы кайнар су өстәп, тагын 15 минут тоталар. Сөзеп, бераз кайнар су кушып, шикәр яки бал белән эчәләр.

3 сентябрь (җомга). Мөхәррәм аеның 26 нчы көне. 26 нчы Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 17.55 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 13.41 сәгать. 

Һәртөрле вәсвәсәләргә бай көн. Тәэсирләнүчәнлек арта, чит кеше йогынтысына бирешүчәнлек көчәя. Килешүләр төзү уңышлы. Нерв системасы, аяк зәгыйфь. Балык, мүк җиләге, сөт ризыклары ашау файдалы. 

Классик лечо

4 әр кг өлгергән томат һәм татлы борыч, 1 стакан шикәр, 2 аш кашыгы тоз кирәк. Помидорны иттарткычтан чыгарып (яки блендерда издереп), эмальләнгән кәстрүлдә кайнатып чыгаралар, аннары сүрән утта 15 минут пешерәләр. Борычны орлыгыннан чистартып тасмалап турыйлар да, томатка кушалар, тоз, шикәр өстәп, кайнатып чыгаралар, әледән-әле болгаткалап торып, 30-35 минут пешерәләр. Борыч бераз катырак калырга тиеш. Кайнар лечоны стерильләштерелгән банкаларга тутырып, тимер капкач белән ябалар, астын өскә әйләндереп куеп, тастымал каплап суыталар. Суыткычта 1,5-2 ел саклана. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев