Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (27 октябрь – 2 ноябрь)

27 октябрь (шимбә). Сәфәр аеның 18 нче көне. 19 нчы Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 18.05 сәгатьтә калка, 9.30 сәгатьтә бата. 3нче фаза. Көн озынлыгы 9.36 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Күп аралашмаска, күз тиюдән, чит тәэсирләрдән сакланырга кирәк. Бурычка алырга да, бирергә дә ярамый. Нерв системасы, эчәклек, арканың өске өлеше зәгыйфь.

Грипптан лимон саклый

Гриппны кисәтү өчен, 2 лимонның төшләрен алып, кабыгы белән вак угычтан уалар, издерелгән ике бүлем сарымсак, 1 литр кайнар су кушып, көн буе төнәтәләр, сөзәләр, суыткычта сак­лыйлар. Иртән ач карынга 1 аш кашыгы кабалар. Көз башлап, яз ахырына кадәр эчү зыян итмәс.

28 октябрь (якшәмбе). Сәфәр аеның 19 нчы көне. 20 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 18.45 сәгатьтә калка, 10.46 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 9.32 сәгать.

Үз-үзеңне танып-белү, уйлану, буйсыну, кичерү көне. Өйдә булырга тыры­шыр­га, гаиләгә игътибарны арттырырга кирәк. Тәкәбберлек күрсәтергә ярамый. Яңа белем җиңел үзләштерелә. Нерв системасы, сизү әгъзалары, кан тамыр­лары, ашказаны зәгыйфь. Ит ашауны чикләү хәерле. Канны чистарту уңай нәтиҗә бирә.

С витамины кирәк

Ай кимегән көннәрдә энергия актив тотыла, димәк, дәрт өстәр өчен С витаминына бай ризыклар - киви, брокколи, баллы борыч, гөлҗимеш, цитрус җимеш­ләре ашау файдалы. С витаминына ярдәмчеләр - биофлавоноидлар да кирәк, әлеге матдәләр яшел чәй, алма, суган, помидорда күп.

29 октябрь (дүшәмбе). Сәфәр аеның 20 нче көне. 21 нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 19.36 сәгатьтә калка, 11.55 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 9.28 сәгать.

Теләсә нинди эш башлау өчен айның иң кулай көне. Кеше хәлиткеч карарлар кабул итәргә сәләтле. Физик эш белән шөгыльләнү, җәяү йөрү, чыныгу файдалы. Саф һавада күбрәк булу, табигать белән хозурлану кәефне күтәрә. Умырт­калыкның аскы өлеше, әвернә сөяк, аяклар зәгыйфь.

Астмадан - кычыткан

Бума чире - бронхиаль астмадан кычыткан дәвалый ала. Кычытканны юып, күләгәдә киптерәләр, сабагын сындыралар, яфракларын турыйлар, папирос кәгазенә, тыгызлап, сигара итеп төрәләр, 2 атна дәвамында көн саен шундый бер сигара тарталар.

30 октябрь (сишәмбе). Сәфәр аеның 21 нче көне. 22 нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 20.40 сәгатьтә калка, 12.52 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 9.24 сәгать.

Акыл җыю, белем алу, фәннәр өйрәнү көне. Юмарт булырга, ашау-эчүдә үзеңне чикләмәскә кирәк. Күбрәк аралашкан саен, яхшы тәэсирләр дә арта бара. Кан әйләнеше системасы, буыннар, умырткалык зәгыйфь.

Урт ялкынсынса

Еш кына уртлар ялкынсына, гингивит башлана. Организм хәлсез булып, С витаминына кытлык кичерсә, хәл тагын да авырая: уртта җәрәхәтләр барлыкка килә, алар шешә һәм каный. Бу очракта кәбестә согы ярдәмгә килә. Яңа сыгылган кәбестә согын шулкадәр үк кайнаган суга кушалар да, авызны чайкыйлар. Петрушка төнәтмәсе дә ялкынсынуны баса, ул шулай ук авыздан сасы исне дә бетерә.

31 октябрь (чәршәмбе). Сәфәр аеның 22 нче көне. 23 нче Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 21.54 сәгатьтә калка, 13.37 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 9.19 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Тәвәккәл адымнар ясау хупланмый. Арып-талганчы эшләргә киңәш ителми. Операцияләр ясатмау хәерлерәк. Дару үләннәре белән дәвалану уңай нәтиҗә бирә. Иҗат белән шөгыльләнү өчен яхшы вакыт.

1 ноябрь (пәнҗешәмбе). Сәфәр аеның 23 нче көне. 24 нче Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 23.15 сәгатьтә калка, 14.12 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 9.15 сәгать.

Артык активлык күрсәтү хупланмый. Ялгыз калып уйлану өчен уңай вакыт. Эчке тавышка колак салу файдалы. Бизләр системасы, кан тамырлары, тире, эчәклек зәгыйфь. Күзләрне арытмаска кирәк.

Аяк тиресе ярылганда

500 г вакланган имән кайрысын 3-4 л суда 30 минут кайнаталар, шулкадәр үк су кушып, аякларны тыгып утыралар, яки компресс куялар. 30 г каз үләнен (лапчатка) ярты литр суда пешереп, яки 50 г вакланган үләнне 500 мл зәйтүн маенда 20 көн буе төнәтеп, аяктагы ярыкларга сөртәләр. Яисә тырнак гөл төнәтмәсе белән дәваланалар.

2 ноябрь (җомга).  Сәфәр  аеның 24нче көне. 25 нче Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 23.54 сәгатьтә калка, 15.02 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 9.07 сәгать.

Акыл җыю көне. Интуициягә таянырга була. Күргән төшләр рас килә. Сизү әгъзалары, баш, колак, кан тамырлары зәгыйфь. Энергияне юк-барга сарыф итәргә ярамый. Ач тору файдалы.

Итле салат

Ярты килограмм яхшы сыйфатлы сыер итен аз гына тоз салынган суда дәфнә яфрагы, суган, кара борыч белән бергә 1 сәгать пешерәләр, суытып, саламлап турыйлар. Ике-өч зур суганны боҗралап турыйлар. Маринад әзерлиләр: 50 миллилитр кайнатып суытылган су, 3 аш кашыгы шикәр, 1,5 чәй кашыгы тоз, 9 аш кашыгы шәраб серкәсе, 0,5 чәй кашыгы төелгән кара борыч, 5 аш кашыгы чистартылган көнбагыш маен кушып болгаталар. Зур тирән савытка бер катлам ит тезәләр, аннары – суган катламын җәяләр, маринад салалар, аннары шулай катлам-катлам тутырып бетергәч, 8 сәгать маринадланырга калдыралар. Табынга куйганда, яшел тәмләткеч үләннәр, анар төше белән бизиләр. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев