Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (27 ноябрь – 3 декабрь)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

27 ноябрь (шимбә). Рабигүл ахир аеның 22 нче көне. 24 нче Ай тәүлеге. Ай  Кыз йолдызлыгында, 22.49 сәгатьтә калка, 13.21 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 7.38 сәгать. 

Артык активлык күрсәтү хупланмый. Ялгыз калып уйлану өчен уңай вакыт. Эчке тавышка колак салу файдалы. Бизләр системасы, кан тамырлары, тире, эчәклек зәгыйфь. Күзләрне арытмаска кирәк. 

Ингаляция яса!

Җәмәгать транспортында йөткергән-төчкергән кеше янәшәсендә кайтырга туры килсә, өйдә ингаляция ясау зарур. Башта бит-кул, борынны яхшылап сабын белән юып, 1 стакан кайнар суга 1 чеметем сода, 1 төймә валидол, берничә тамчы эвкалипт мае салып, яхшылап томаланып, авыз һәм борын белән 10-15 тапкыр сулау җитә.

28 ноябрь (якшәмбе). Рабигүл ахир аеның 23 нче көне. 24 нче Ай тәүлегенең дәвамы. Ай Кыз йолдызлыгында, 13.32 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 7.35 сәгать. 

Артык активлык күрсәтү хупланмый. Ялгыз калып уйлану өчен уңай вакыт. Эчке тавышка колак салу файдалы. Бизләр системасы, кан тамырлары, тире, эчәклек зәгыйфь. Күзне арытмаска кирәк. 

29 ноябрь (дүшәмбе). Рабигүл ахир аеның 24 нче көне. 25 нче Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында,0.13 сәгатьтә калка, 13.42 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 7.32 сәгать. 

Акыл җыю көне. Интуициягә таянырга була. Күргән төшләр рас килә. Сизү әгъзалары, баш, колак, кан тамырлары зәгыйфь. Энергияне юк-барга сарыф итәргә ярамый. Ач тору файдалы. 

Иммунитетны ныгыту

200 әр г күрәгә белән инҗирне юып, салкын суда 15 минут җебетәләр, аннары, артык суын саркытып, турыйлар, 100 г төелгән әстерхан чикләвеге, кабыгы белән бергә туралган лимон, 200 г бал кушып болгаталар, суыткычта саклыйлар. Көненә 3 тапкыр, ашаганчы, кефирга кушып (болай гына да ярый) 2 шәр аш кашыгы кабалар. 

30 ноябрь (сишәмбе). Рабигүл ахир аеның 25 нче көне.26 нчы Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 1.39 сәгатьтә калка, 13.51 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 7.29 сәгать. 

Һәртөрле вәсвәсәләргә бай көн. Әйләнә-тирә дөньяны кабул итү кискенләшә, тәэсирләнүчәнлек арта, чит кеше йогынтысына бирешүчәнлек көчәя. Килешүләр төзү уңышлы. Нерв системасы, аяк зәгыйфь. Балык, мүк җиләге, сөт ризыклары ашау файдалы.

Имбир, куркум, әнеч...

Күп кеше аш тәмләткечләрнең 5-6 төрен генә даими куллана: дәфнә яфрагы, кызыл һәм кара борыч, ваниль, дарчин, канәфер... Ә бит алар бик күп төрле. Имбир элек-электән куас куйганда, камыр ризыклары әзерләгәндә, ит кыздырганда кулланылган. Кардамон кекс, печенье, торт һәм рулетларны хуш исләндерә, компот ясаганда һәм җиләк-җимеш консервлаганда кушыла. Куркумны Урта Азиядә пылауга салалар, аны кыздырылган бәрәңгегә дә, сөтле дөге боткасына да, томалап пешерелгән кәбестәгә дә сибәргә була. Һинд әнече (тмин, кумин) яшелчә, дөге, кузаклылардан ризык әзерләгәндә кушыла, ул ашкайнатуны, күз күремен, баш мие эшчәнлеген яхшырта. Кара горчица орлыгы сарысына караганда ваграк, ул дөгеле, яшелчәле куе ашларны тәмләтү өчен кулланыла. Шамбаланы (утлавык үлән) бигрәк тә борчак, ногыт борчагыннан ризыклар әзерләгәндә, яшелчә томалап пешергәндә өстиләр.

1 декабрь (чәршәмбе). Рабигүл ахир аеның 26 нчы көне. 27 нче Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында,3.08 сәгатьтә калка,14.02 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 7.27 сәгать. 

Бу көннәрдә организм хәлсез, шунлыктан күбрәк йоклау файдалы. Нерв системасы, сизү әгъзалары зәгыйфь. Кан һәм лимфа авырулары кискенләшергә мөмкин. Кан басымын контрольдә тоту сорала. 

Тартуны ташлап була

1 аш кашыгы вакланган бүре тырнагы (змеевик, горец змеиный) үләне тамырын 1 стакан кайнар суга салып, сүрән утта 2-3 минут кайнаталар, 40-50 минут төнәткәч, сөзәләр. Тәмәке тартасы килгән саен, шул сыгынты белән авызны чайкыйлар. Яки иртән, тәмәке тартасы килүгә үк, 1 аш кашыгы бал кабалар, 10 минуттан соң 1 стакан кайнар сөт яки солы төнәтмәсе эчәләр. Көн дәвамында берничә тапкыр кабатлыйлар.

2 декабрь (пәнҗешәмбе). Рабигүл ахир аеның 27 нче көне. 28 нче Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 4.42 сәгатьтә калка, 14.45 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 7.25 сәгать. 

Айның иң яхшы көннәреннән берсе. Энергетикасы бик уңай. Хисләр тернәкләнә, аралашу теләге уяна. Сизү әгъзалары, аеруча күзләр зәгыйфь. Кан басымын контрольдә тоту зарур. Яңа Ай туарга ике генә көн калып бара, караңгы, Айсыз төннәр күңелгә шом сала. Организмны чистарту, ач тору уңай нәтиҗә бирә. 

Зоб юкка чыга

1 әр стакан карабодай ярмасы һәм әстерхан чикләвеген иттарткычтан чыгарып, 1 стакан бал кушалар. Атнасына 1 көн буе шуны гына ашыйлар, чәй һәм су эчәргә ярый. Дәва курсы – 6 атна. Калкансыман биз үз зурлыгына кайтмаса, 1 айдан соң курсны кабатларга була.

3 декабрь (җомга). Рабигүл ахир аеның 28 нче көне. 29 нчы Ай тәүлеге. Ай  Укчы йолдызлыгында, 6.20 сәгатьтә калка,14.33 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 7.23 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Бернинди вәгъдәләргә дә ышанырга ярамый. Бизләр системасы, кан тамырлары, эчәклек зәгыйфь. Үзеңне үпкәләткән кешеләрне кичерү зарур. 

Ялкаулар салаты

1 әр банка консервланган татлы кукуруз, ак һәм кызыл фасоль, петрушка, 1 бүлем сарымсак, майонез, сохари кирәк. Суларын түгеп, 3 банкадагы кукуруз һәм фасольләрне кушалар, вак туралган петрушка, уылган сарымсак өстәп, майонез салып болгаталар да, өстенә шакмаклап турап кыздырылган сохари сибәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев