Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (27 март – 2 апрель)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

27 март (шимбә). Шәгъбән аеның 14 нче көне. 15 нче Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 16.03 сәгатьтә калка, 5.11 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 12.44 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Бүген кеше үз нәфесенең теләк һәм коткыларына бигрәк тә бирешүчән.Тыелгысыз хисләр күңелсез вакыйгага китерергә мөмкин. Тәэсирләнүчән кешегә аеруча кыен. Балан, мүк җиләге ашау файдалы.

Паркинсон чиреннән дәва

Паркинсон авырулы кешенең куллары калтыравын болай киметеп була. 9 аш кашыгы солыны 3 литр суда сүрән утта 1 сәгать буе пешерәләр. Яхшылап төреп, җылы урында 8 сәгать төнәтәләр. Сөзеп, көн дәвамында эчеп бетерәләр. Дәва курсы – кимендә 6 ай. Яисә 1 аш кашыгы кычыткан яфрагын 200 мл кайнар суда 1 сәгать төнәтәләр, сөзәләр. Ашарга ярты сәгать кала чирегешәр стакан эчеп, көн буена эчеп бетерәләр.

28 март (якшәмбе). Шәгъбән аеның 15 нче көне. 16 нчы Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 17.36 сәгатьтә калка, 6.04 сәгатьтә бата. 21 сәгать 48 минуттан тулы Ай. Көн озынлыгы 12.49 сәгать.

Тыныч, иҗади, уңышлы көн. Һәрнәрсәдә гармониягә омтылу, җан тынычлыгын сак­лау мөһим. Дулкынландыргыч очрашулар булырга мөмкин. Килешүләр төзү нәтиҗәле. Кан авырулары кискенләшү ихтималы бар. 28 мартта бернинди үсемлек чәчәргә дә, күчереп утыртырга да ярамый.

Баллы май

Озакка сузылган ютәл, пневмония, туберкулездан болай дәваланып була. 150 г каен бөресе, 50 г юкә чәчәген ярты литр суда 10 минут кайнаталар, бераз суытып, сөзәләр. 1 кг юкә балына 200 г ваклап туралган алоэ яфрагы, каен бөресе белән юкә чәчәге төнәтмәсе, 200 г зәйтүн мае кушып яхшылап болгаталар. Көненә 3 тапкыр 1 әр аш кашыгы кабалар, кулланыр алдыннан әйбәтләп болгаталар.

29 март (дүшәмбе). Шәгъбән аеның 16 нчы көне. 17 нче Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 19.09 сәгатьтә калка, 6.17 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 12.53 сәгать.

Мәхәббәт, иҗат, яшәү шатлыгы көне. Бернәрсә дә планлаштырмыйча, теләгән нәрсәне генә эшләү яхшы. Нерв һәм эндокрин системаларга, күзгә игътибарлырак булу сорала. Үпкәләшкән кешеләр белән дуслашыр вакыт. Яшелчәләрне күбрәк ашау файдалы.

Сөтле солы

Кәстрүлнең өчтән ике өлешенә солы салып, сөт белән тутыралар, капкачын ябып, җылы газ миченә куялар. Солы пешеп чыкканчы тоталар, сөт өсти баралар. Каты ютәлне басу өчен, көненә 3 тапкыр 2-3әр аш кашыгы кабалар.

30 март (сишәмбе). Шәгъбән аеның 17 нче көне. 18 нче Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 20.44 сәгатьтә калка, 6.32 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 12.58 сәгать.

Алдашу, ялганга бай көн. Бизләр системасы, бил, бөер, тире, сукыр эчәк зәгыйфь. Мунчага бару, массаж ясату, ач тору, төрле дәвалану чараларын куллану файдалы. Кәеф төшәргә мөмкин. 30, 31 мартта кыяр, баклажан, татлы борыч, томат, яшел тәмләткеч үләннәр, кәбестә, редис, сарымсак, кишер, чөгендер чәчү уңышлы.

Сукыр кычыткан сихәте

Сукыр кычыткан йөрәк ритмын әкренәйтә, кан басымын төшерә, невроз, стенокардия, кардиосклероз, миокардитны дәвалый. 2 десерт кашыгы үләнне 1 стакан кайнар суга салып, кайнап торган сулы кәстрүлдә 15 минут тоталар, суытып, сөзәләр, көненә 3 тапкыр, ашар алдыннан, яртышар стакан эчәләр. Гипотония, брадикардия булганда, сукыр кычыткан белән дәваланырга ярамый.

31 март (чәршәмбе). Шәгъбән аеның 18 нче көне. 19 нчы Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 22.20 сәгатьтә калка, 6.51 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 13.03 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Күп аралашмас­ка, күз тиюдән, чит тәэсирләрдән сакланыр­га кирәк. Бурычка алырга да, бирергә дә ярамый. Нерв системасы, эчәклек, арканың өске өлеше зәгыйфь.

Глицеринлы лимон

1 лимонны сүрән утта 10 минут пешерәләр, согын стаканга сыгалар. Шуңа 2 аш кашыгы глицерин һәм стакан тулганчы бал кушалар. Сирәк кенә ютәлләгәндә, көненә берничә тапкыр 1әр чәй кашыгы кабалар. Каты ютәлләгәндә, көненә 6 тапкыр 1 әр чәй кашыгы эчәләр. Башка дарулар булышмаганда да, мондый лимонлы ширбәт ютәлне яхшы баса. Лимонны алма серкәсе белән дә алыштырырга ярый.

1 апрель (пәнҗешәмбе). Шәгъбән аеның 19 нчы көне. 19 нчы Ай тәүлегенең дәвамы. Ай Укчы йолдызлыгында, 23.54 сәгатьтә калка, 7.17 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 13.07 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Күп аралашмас­ка, күз тиюдән, чит тәэсирләрдән сакланыр­га кирәк. Бурычка алырга да, бирергә дә ярамый. Нерв системасы, эчәклек, арканың өске өлеше зәгыйфь.

Теш сызлаганда

Яртышар чәй кашыгы сода һәм тозны 1 стакан кайнаган суга салып болгаталар да, бераз суынгач, әледән-әле авызны чайкыйлар. Яки суганның согын сыгып, теш щеткасын шунда чылаталар да, сызлаган теш янындагы уртка ышкыйлар, көненә берничә тапкыр кабатлыйлар. Авызны чөгендер согы белән чайкау яки чөгендер телемен озаклап чәйнәү дә сызлауны баса.

2 апрель (җомга). Шәгъбән аеның 20 нче көне. 20 нче Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 7.34 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 13.12 сәгать.

Үз-үзеңне танып-белү, уйлану, буйсыну, кичерү көне. Өйдә булырга тырышырга, гаиләгә игътибарны арттырырга кирәк. Тәкәбберлек күрсәтергә ярамый. Яңа белем җиңел үзләштерелә. Нерв системасы, сизү әгъзалары, кан тамырлары, ашказаны зәгыйфь. Ит ашауны чикләү хәерле.

Катламлы салат

Бу салат вак туралган ингредиентлардан катламлап ясала, һәрберсенә аз гына майонез сылана бара. Продуктлар, порциянең зурлыгына карап, бер катлам барлыкка килерлек итеп алына. 1) Йомырка агы. 2) Кара җимеш. 3) Пешкән сыер ите. 4) Йомырка сарысы. 5) Әстерхан чикләвеге. 6) Йомырка агы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев