Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (27 февраль- 5 март)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

27 февраль (шимбә). Рәҗәб аеның 15 нче көне. 17 нче Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 17.07 сәгатьтә калка, 7.33 сәгатьтә бата. 11 сәгать 17 минуттан тулы Ай. Көн озынлыгы 10.34 сәгать. 

Мәхәббәт, иҗат, яшәү шатлыгы көне. Бернәрсә дә планлаштырмыйча, теләгән нәрсәне генә эшләү яхшы. Нерв һәм эндокрин системаларга, күзгә игътибарлырак булу сорала. Үпкәләшкән кешеләр белән дуслашыр вакыт. Яшелчәләрне күбрәк ашау файдалы.

Борынны юдыру

Томау дарулары күп төрле булса да, араларында файдалысы аз. Иң гади һәм нәтиҗәле чара – борын куышлыкларын юдыру. Ярты стакан кайнаган суга ярты чәй кашыгы тоз, чирек чәй кашыгы сода салырга, 1-2 тамчы йод тамызырга да, шуның белән тамак өстен көненә 3-4 тапкыр юдырырга кирәк (бер борын тишеген томалап, икенчесе белән тозлы суны эчкә суырып алалар һәм авыз аша чыгаралар).

28 февраль (якшәмбе). Рәҗәб аеның 16 нчы көне. 18 нче Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 18.37 сәгатьтә калка, 7.46 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 10.40 сәгать. 

Алдашу, ялганга бай көн. Бизләр системасы, бил, бөер, тире, сукыр эчәк зәгыйфь. Мунчага бару, массаж ясату, ач тору, төрле дәвалану чараларын куллану файдалы. Кәеф төшәргә мөмкин.

Чәй сихәте

Чәйнең туган җире булып Кытай һәм Һиндстан санала. Кытайларда: “ Бер көн чәй эчмичә торганчы, өч көн ашамыйча торуың яхшырак,” – дигән мәкаль бар. Тик чәйне кайнар килеш эчү генә файдалы. Чәй сусауны баса, ризыкны эшкәртүгә булыша, организмнан токсиннарны чыгара. Анда 500 гә якын микроэлемент, аксым, аминокислота, углевод һәм витамин бар. Мәсәлән, чәйдә ананас һәм кишердәге кадәр үк А витамины исәпләнә. Көн саен чәй эчү организмны С витаминына туендыра, җәй көне исә тир белән бүленеп чыккан кальций микъдарын тулыландырып тора.

1 март (дүшәмбе). Рәҗәб аеның 17 нче көне. 19 нчы Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 20.08 сәгатьтә калка, 7.58 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 10.44 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Күп аралашмаска, күз тиюдән, чит тәэсирләрдән сакланырга кирәк. Бурычка алырга да, бирергә дә ярамый. Нерв системасы, эчәклек, арканың өске өлеше зәгыйфь. 

Ангинадан – җиләк яфрагы

Кура җиләге яфрагы төнәтмәсе ялкынсынуны киметә, ашказаны-эчәк, сулыш юллары авыруларын җиңеләйтә. Ангина вакытында тамакны чайкау өчен дә сихәтле. 2 аш кашыгы киптереп вакланган яфракны 1 стакан кайнар суга салып, җылы урында 1-2 сәгать төнәтәләр. Сөзеп, чәй урынына эчәләр яки тамакны чайкыйлар. Бу - бронхит, стоматит, фарингит булганда да бик шәп дәва.

2 март (сишәмбе). Рәҗәб аеның 18 нче көне. 20 нче Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 21.39 сәгатьтә калка, 8.12 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 10.49 сәгать. 

Үз-үзеңне танып-белү, уйлану, буйсыну, кичерү көне. Өйдә булырга тырышырга, гаиләгә игътибарны арттырырга кирәк. Тәкәбберлек күрсәтергә ярамый. Яңа белем җиңел үзләштерелә. Нерв системасы, сизү әгъзалары, кан тамырлары, ашказаны зәгыйфь. Ит ашауны чикләү хәерле.

3 март (чәршәмбе). Рәҗәб аеның 19 нчы көне. 21 нче Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 23.10 сәгатьтә калка, 8.28 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 10.53 сәгать. 

Сәяхәткә чыгу, теләсә нинди эш башлау өчен айның иң кулай көне. Кеше хәлиткеч карарлар кабул итәргә сәләтле. Физик эш белән шөгыльләнү, җәяү йөрү, чыныгу файдалы. Саф һавада күбрәк булу, табигать белән хозурлану кәефне күтәрә. Умырткалыкның аскы өлеше, әвернә сөяк, аяк зәгыйфь.

Тырнак гөл шифасы

Катарактадан (күз ясмыгы тукымасы тоныкланудан) интегүчеләргә тырнак гөл (календула) ярдәм итә. 3 аш кашыгы киптереп вакланган чәчәкне термостагы ярты литр кайнар суда 1-2 сәгать төнәтәләр, сөзәләр, көненә 3 тапкыр яртышар стакан эчәләр. Шушы төнәтмә белән күзләрне юдыру да файдалы.

4 март (пәнҗешәмбе). Рәҗәб аеның 20 нче көне. 21 нче Ай тәүлегенең дәвамы. Ай Чаян йолдызлыгында, 8.32 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 10.58 сәгать. 

Сәяхәткә чыгу, теләсә нинди эш башлау өчен айның иң кулай көне. Кеше хәлиткеч карарлар кабул итәргә сәләтле. Физик эш белән шөгыльләнү, җәяү йөрү, чыныгу файдалы. Саф һавада күбрәк булу, табигать белән хозурлану кәефне күтәрә. Умырткалыкның аскы өлеше, әвернә сөяк, аяк зәгыйфь. 

Күзне “сыйлау” зарур

Күз күреме начараймасын өчен, дөрес туклану мөһим. Көн саен күрәгә яки өрек, как яки йөзем, кишер яки кабак ашарга тырышу зарур. Петрушка, укроп, яшел суган, кукуруз да бик файдалы. Эчемлекләрдән яшел чәйгә, дүләнә төнәтмәсенә өстенлек бирергә кирәк. Иң әйбәт иртәнге аш исә – уылган кишергә каймак яки үсемлек мае сибеп ашау.

5 март (җомга). Рәҗәб аеның 21 нче көне. 22 нче Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 0.42 сәгатьтә калка, 8.49 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 11.02 сәгать. 

Акыл җыю, белем алу, фәннәр өйрәнү көне. Юмарт булырга, ашау-эчүдә үзеңне чикләмәскә кирәк. Күбрәк аралашкан саен, яхшы тәэсирләр дә арта бара. Кан әйләнеше системасы, буыннар, умырткалык зәгыйфь. 

Эремчек

3 литр сөтне кайнатырга куялар. 2 йомыр­ка, 2 аш кашыгы манный, 5 аш кашыгы 9 процентлы серкәне кушып болгаталар да, кайнап чыга язган сөткә салалар, болгатып торалар. Эремчек сөттән аерыла башлагач, сүндерәләр дә, шул суында суыткач, сөзәләр.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X