Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (27 август – 2 сентябрь)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

27 август (шимбә). Мөхәррәм аеның 29 нчы көне. 30 нчы, 1 нче Ай тәүлекләре. Ай Кыз йолдызлыгында, 4.00 сәгатьтә калка, 19.24 сәгатьтә бата. 11 сәгать 17 минуттан яңа Ай. Көн озынлыгы 14.13 сәгать. 

Тәүбә итү, гармониягә ирешү көне. Иҗат белән шөгыльләнү, айлык план төзү яхшы. Әйләнә-тирәне дә, үз хисләреңне дә кабул итү кискенләшә, тәэсирләнүчәнлек, интуиция арта. Баш һәм йөрәк зәгыйфь. Арып-талганчы эшләргә, артык кайнар ризык ашарга ярамый. Төрле исләргә аллергия килеп чыгарга мөмкин. 

Тахикардия

Тахикардия – йөрәкнең минутына 100 тапкырдан да артыграк тибүе ул. Йөрәк тибешен җайлау өчен, кипкән дүләнә, миләш, балан җиләкләрен, йөзем һәм күрәгәне тигез микъдарда кушып, шуның 1 стаканын термоска салалар, өстенә 1 литр кайнар су коялар, төнгелеккә калдыралар да, икенче көнне чәй урынына эчеп бетерәләр. Яисә 1 аш кашыгы киптереп төелгән шайтан таягы яфрагын 1 стакан кайнар суда, өстен томалап, 4 сәгать төнәтәләр, сөзеп, көненә 2-3 тапкыр яртышар стакан эчәләр. Дәва курсы – 4 атна. Яки 1 чәй кашыгы төелгән һиндыба тамырын 1 стакан суда 5-10 минут кайнаталар, 1 сәгать төнәтәләр дә, сөзеп, көненә 3 тапкыр, ашар алдыннан, яртышар стакан эчәләр. Бал яки шикәр кушып эчәргә дә мөмкин. Дәва курсы – 3-6 атна. 

28 август (якшәмбе). Сәфәр аеның 1 нче көне. 2 нче Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 5.20 сәгатьтә калка, 19.32 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 14.09 сәгать. 

Яңа туган Ай Җир белән Кояш арасында, үзенең караңгы ягы белән Җиргә караган. Ай идарә итә торган һәрнәрсә – хисләр, кәеф, хәтер, кан басымы зәгыйфь. Кан басымы болай да түбән булган гипотониклар өчен бигрәк тә авыр вакыт. Бу чорда укуда уңышлар, тиз савыгу, югары эшчәнлеккә өметләнергә ярамый. Ашаганда талымлы булу хәерле. Аралашуны чикләү зарур.

29 август (дүшәмбе). Сәфәр аеның 2 нче көне. 3 нче Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 6.40 сәгатьтә калка, 19.39 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 14.04 сәгать. 

Бик актив көн, хәвеф-хәтәр инстинкты, агрессия белән бәйле. Бүген чирләп китү ихтыяр көченең җитәрлек булмавын күрсәтә. Күзне арытмаска кирәк. 

Псориаздан - каланхоэ

Псориаздан котылу өчен, 10 ар грамм бал һәм эвкалипт мае, 30 грамм каланхоэ согын кушалар да, 2 көн төнәтәләр. Аннары шул катнашманы тиренең зарарланган урыннарына сөртәләр. Витилигодан исә мондый катнашма белән дәваланып була: 1әр аш кашыгы сары мәтрүшкә үләне һәм көнбагыш мае, 3 аш кашыгы зәйтүн маен кушып, 1 ай төнәткәч, сөзәләр, тирегә сөртәләр.

30 август (сишәмбе). Сәфәр аеның 3 нче көне. 4 нче Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 8.01 сәгатьтә калка, 19.47 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 14.00 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Теләсә нинди элемтә, танышулар, күмәк эш бүген кыен кичерелә. Озаграк йоклау хәерле. Тәмлерәк һәм күбрәк ашау теләге зур булса да, чаманы югалтмаска кирәк. Ач торырга ярамый. 

Горчица сызлауны баса

Баш авыртканда, буыннар сызлаганда, ярты уч горчица порошогын 50 градуслы суда эретәләр дә, зәһәр ис чыга башлагач, ваннадагы 38-38,5 градуслы суга кушалар, шунда кереп, 5-10 минут яталар да, соңыннан яхшылап душта коеналар.

31 август (чәршәмбе). Сәфәр аеның 4 нче көне. 5 нче Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 9.23 сәгатьтә калка, 19.55 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 13.55 сәгать. 

Бүген юлда булу әйбәт. Ач тору тыела. Күңел нәрсә тели, күпме тели – шулкадәр ашарга була, бигрәк тә яшелчә файдалы. Башлаган эшне ахырына җиткезү зарур. Ашказаны-эчәк авырулары кискенләшү тискәре энергиянең артык күп туплануын күрсәтә. Кан әйләнеше системасы, ияк, муен, бронхлар зәгыйфь.

 1 сентябрь (пәнҗешәмбе). Сәфәр аеның 5 нче көне. 6 нчы Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 10.49 сәгатьтә калка, 20.05 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 13.51 сәгать. 

Хисчәнлек арта. Һәртөрле аралашу күңелгә ятышлы. Бу көннәрдә әти-әнигә ихтирам көче аеруча куәтләнә, гаиләдә бергә җыелып, балачакның күңелле хатирәләрен яңарту яшәү көче өсти. Бизләр системасы, җилкә, кул,үпкә, бронхлар зәгыйфь, салкын тию ихтималы зур. 

Аяк-куллар сызлаганда

Артрит, артроз җәфалаганда, болай дәваланалар. Термоска 2 шәр аш кашыгы каен һәм гөлҗимеш яфрагы, каз үләне (спорыш) салып, өстенә 1 стакан кайнап торган су коялар, 1 тәүлек төнәткәч, сөзәләр, 2 аш кашыгы тоз кушалар. Юылган сарык йонын (яки иске оекбашны) шул төнәтмәдә чылатып, сыкмыйча киптерәләр. Авырткан буынга куеп, өстеннән бинт урыйлар, бәйләвечне тәүлегенә 1-2 тапкыр алыштыралар. Хроник ревматизм булганда, буын сызлаганда, киҗе-мамык тукымадан кечкенә капчыклар тегеп, аларга каен яфрагы тутыралар, шуларны буынга 1-2 сәгатькә бәйләп куялар. Дәва курсы – 2 ай. 

2 сентябрь (җомга). Сәфәр аеның 6 нчы көне. 7 нче Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 12.19 сәгатьтә калка, 20.19 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 13.46 сәгать. 

Һава энергиясенә бәйле көн. Тынгысызланырга, гайбәт сөйләргә ярамый. Ялгыз калып уйлану файдалы. Нерв системасы, үпкә зәгыйфь. Ач тору, ашказанын һәм эчәклекне чистарту уңай нәтиҗә бирә. 

Чүпрәле ипи

650 г җылымса су, 1 әр аш кашыгы коры чүпрә һәм тоз, арыш һәм бодай оннары кирәк. Кичтән җылымса суга чүпрә, иләнгән арыш оны салып, коймак камырыннан сыеграк итеп изеп, җылы урынга әчергә куялар. Иртән тоз, яңа гына иләнгән бодай оны кушып, камыр басалар, җылы табага салып, кабарталар, аннары газ мичендә 1 сәгать чамасы пешерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев