Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (26 сентябрь – 2 октябрь)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

26 сентябрь (шимбә). Сәфәр аеның 9 нчы көне. 10 нчы Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 16.19 сәгатьтә калка, 23.39 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 11.54 сәгать.

Нәсел, гаилә, гореф-гадәтләр белән бәйле көн. Ял итү, йокы туйдыру, гаиләне ныгыту өчен иң шәп вакыт. Әйләнә-тирәдәгеләргә игътибарлырак булу сорала. Сизү әгъзалары, йөрәк-кан тамырлары системасы, сөякләр зәгыйфь. Ач тору файдалы.

Атеросклероздан дәва

Атеросклероз интектергәндә, 1 аш кашыгы киптереп вакланган бака яфрагы үләнен 1 стакан кайнар суда 10 минут төнәтәләр, 1 сәгать эчендә әкренләп эчеп куялар. Яисә бака яфрагы үләне яфракларын турап, изәләр, согын сыгып алалар. Шулкадәр үк бал кушалар да, 20 минут пешерәләр. Көненә 2-3 аш кашыгы кабалар, өстен яхшылап ябып, салкынча караңгы урында саклыйлар. Яки 0,5 кг өлгергән дүләнә җимешен агач тукмак белән изәләр, ярты стакан су кушып, 40 градуска кадәр җылыталар, согын сыгып алалар да, көненә 3 тапкыр, ашаганчы, 1әр аш кашыгы кабалар. Яисә чи кабак согын көненә 2-3 тапкыр чирегешәр стакан эчәләр.

27 сентябрь (якшәмбе). Сәфәр аеның 10 нчы көне. 11 нче Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 16.46 сәгатьтә калка. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 11.49 сәгать.

Үзгәрү, сафлык, катгыйлык көне. Һәр эштә дә сак һәм игътибарлы булу сорала. Башланган эшне ахырына җиткерергә кирәк. Бу көннең энергетик куәте бик зур, кешедә искиткеч табигый көч уянырга мөмкин. Арып-талганчы эшләргә ярамый. Сизү әгъзалары, йөрәк, умырткалык, үпкә зәгыйфь.

Сихәтле суган

Сугандагы С витамины организмның саклагыч көчләрен активлаштыра, аңардагы үсемлек антибиотиклары - фитонцидлар авыру китереп чыгаручы бактерияләрне үтерә, ә магний иммун системаны ныгыта, стресска бирешмәүчәнлекне көчәйтә. 4-5 кыяк суган һәм 1 бәйләм петрушканы вак кына турап, тоз сибәләр, 10 минуттан соң шуның өстенә кабыгы әрчелгән 1 лимонны ваклап турыйлар, үсемлек мае сибәләр дә, итле ризыклар белән ашыйлар. Яки 1 бәйләм яшел суганны турап, бераз эремчек яки вак угычта уылган сыр кушалар, тоз сибеп, каймак яки йогурт салып болгаталар.

28 сентябрь (дүшәмбе). Сәфәр аеның 11 нче көне. 12 нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 17.05 сәгатьтә калка, 0.55 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 11.45 сәгать.

Шәфкать, сабырлык, мәхәббәт энергиясенә бай көн. Сәламәтлеккә игътибарлы булырга, йөрәккә киеренкелек китермәскә кирәк. Ашкайнату әгъзалары, кан әйләнеше системасы зәгыйфь. Дарулар яхшы үзләштерелә.

29 сентябрь (сишәмбе). Сәфәр аеның 12 нче көне. 13 нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 17.20 сәгатьтә калка, 2.11 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 11.40 сәгать.

Үзгәрешләр көне. Үткәннәр турында уйланып, нәтиҗәләр ясау яхшы. Ач торырга ярамый – теләсә нәрсә ашарга була. Аралашу, белем алу өчен уңай вакыт. Йөрәк, тире, кан тамырлары зәгыйфь. Чикләвек ашау файдалы.

Баллы сөт

Ашказаны асты бизе ялкынсынганда хәлне җиңеләйтү яки бавырны агулы матдәләрдән чистарту өчен, мондый нәтиҗәле чара кулланыла: иртән ач карынга 30 градус җылылыктагы 1 стакан сөтне, 1 чәй кашыгы бал белән әз-әзләп кабып, эчеп бетерәләр, шуннан соң 4 сәгать буе ашарга да, эчәргә дә ярамый. 3-4 көннән соң ук хәл җиңеләя башлый. Дәва курсы – 1 ай. Бераз ял иткәч, тагын кабатларга була.

30 сентябрь (чәршәмбе). Сәфәр аеның 13 нче көне. 14 нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 17.32 сәгатьтә калка, 3.25 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 11.36 сәгать.

Иң әһәмиятле эшкә тотыну өчен уңайлы көн. Бүген башланган эш бик яхшы тәмамланачак. Теләсә нинди вак-төяккә игътибарлы булу сорала. Эчәклек һәм тирене чистарту уңай нәтиҗә бирә. Ашказаны асты бизе зәгыйфь. Балан, фасоль, борчак, арпа ашау файдалы.

1 октябрь (пәнҗешәмбе). Сәфәр аеның 14 нче көне. 15 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 17.43 сәгатьтә калка, 4.39 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 11.31сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Бүген кеше үз нәфесенең теләк һәм коткыларына бигрәк тә бирешүчән.Тыелгысыз хисләр күңелсез вакыйгага китерергә мөмкин. Тәэсирләнүчән кешегә аеруча кыен. Балан, мүк җиләге ашау файдалы.

Артышлы дәфнә мае

Тез буыннары сызлаганда, 6 дәфнә яфрагын һәм 1 чәй кашыгы артыш җиләген каһвәтарткычта ваклатып, шуңа 120 грамм атланмай кушалар, яхшылап болгаталар, авырткан урынга бик әйбәтләп ышкыйлар һәм җылы тукыма белән урыйлар.

2 октябрь (җомга). Сәфәр аеның 15 нче көне. 16 нчы Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 17.54 сәгатьтә калка, 5.51сәгатьтә бата. 00 сәгать 06 минуттан тулы Ай. Көн озынлыгы 11.26 сәгать.

Тыныч, иҗади, уңышлы көн. Һәрнәрсәдә гармониягә омтылу, җан тынычлыгын саклау мөһим. Дулкынландыргыч очрашулар булырга мөмкин. Килешүләр төзү уңай нәтиҗә бирә. Кан авырулары кискенләшә. Беркемгә дә үпкә сакларга ярамый.

Тәмле салат

2 шәр кг помидор һәм кыяр, 7 татлы борыч, 3 баш сарымсак, 2 аш кашыгы тоз, 250 г шикәр, 150 г үсемлек мае, 80 г аш серкәсе кирәк. Помидор, татлы борыч, сарымсакны турап, шуңа тоз, шикәр, үсемлек мае, аш серкәсе салып, кайнарга куялар. Кыярны 1,5 см калынлыкта түгәрәкләп турыйлар. Утка куйган яшелчәләр 10 минут кайнагач, кыярны салалар, 5 минут пешергәч, кайнар килеш стериль банкаларга тутырып, тимер капкач белән каплыйлар.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев