Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (26 июнь - 2 июль) 

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

26 июнь (шимбә). Зөлкагдә аеның 16 нчы көне. 17 нче Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 22.29 сәгатьтә калка, 5.33 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 17.33 сәгать.

Мәхәббәт, иҗат, яшәү шатлыгы көне. Бернәрсә дә планлаштырмыйча, теләгән нәрсәне генә эшләү яхшы. Нерв һәм эндокрин системаларга, күзгә игътибарлырак булу сорала. Үпкәләшкән кешеләр белән дуслашыр вакыт. Яшелчәләрне күбрәк ашау файдалы.

Чикләвек сөте

Ашказаны җәрәхәтеннән интеккәндә, чикләвек сөте эчү файдалы. 4-5 әстерхан чикләвеген төеп, өчтән бер стакан кайнаган җылы су өстиләр, 30 минут төнәтәләр дә, яхшылап болгаталар. Аннары сөзәләр, 1 чәй кашыгы бал кушалар. 10 көн дәвамында, көненә 5 тапкыр, ашарга ярты сәгать кала, 1әр чәй кашыгы кабалар.

27 июнь (якшәмбе). Зөлкагдә аеның 17 нче көне. 18 нче Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 22.56 сәгатьтә калка, 7.01 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 17.32 сәгать.

Алдашу, ялганга бай көн. Бизләр системасы, бил, бөер, тире, сукыр эчәк зәгыйфь. Мунчага бару, массаж ясату, ач тору, төрле дәвалану чараларын куллану файдалы. Кәеф төшәргә мөмкин.

Тамак авыртканда

1 чәй кашыгы шалфей үләнен 1 стакан кайнар суда пешереп, шуның белән әледән-әле тамакны чайкарга кирәк. Яртышар аш кашыгы ромашка белән шалфейны 2 стакан кайнар суга салып, икенче кәстрүлдәге суга утыртып, 15 минут пешерәләр, сөзеп, көненә 3 тапкыр, ашарга 30 минут кала, өчтән берешәр стакан эчәләр. Калган төнәтмә белән авызны чайкыйлар, борынны юдыралар.

28 июнь (дүшәмбе). Зөлкагдә аеның 18 нче көне. 18 нче Ай тәүлегенең дәвамы. Ай Балыклар йолдызлыгында, 23.15 сәгатьтә калка, 8.27 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 17.31 сәгать.

Алдашу, ялганга бай көн. Бизләр системасы, бил, бөер, тире, сукыр эчәк зәгыйфь. Мунчага бару, массаж ясату, ач тору, төрле дәвалану чараларын куллану файдалы. Кәеф төшәргә мөмкин.

Подаградан – алма согы

Подагра (тоз утыру авыруы) интектергәндә, яңа сыгылган алма согы эчү бик файдалы. Яисә 2 литр суга 3-5 алманы турап, ябык савытта 10 минут пешерәләр, 4 сәгать төнәтәләр һәм көн буе эчеп бетерәләр. Чәйгә алма турап эчү дә яхшы.

29 июнь (сишәмбе). Зөлкагдә аеның 19 нчы көне. 19 нчы Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 23.28 сәгатьтә калка, 9.49 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 17.30 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Күп аралашмаска, күз тиюдән, чит тәэсирләрдән сакланыр­га кирәк. Бурычка алырга да, бирергә дә ярамый. Нерв системасы, эчәклек, арканың өске өлеше зәгыйфь.

Тоз утыруны кисәтү

1 кг бәрәңгене яхшылап юып, кабыгы белән вак кына турыйлар, 3 литр кайнар суга салалар һәм сүрән утта 1 сәгать 20 минут пешерәләр. Аннары сөзәләр, көненә 3 тапкыр 1-2 шәр стакан эчәләр. Дәва курсы – 40 көн. Буыннарны болай чистарткан вакытта итле ризык ашамаска тырышырга кирәк.

30 июнь (чәршәмбе). Зөлкагдә аеның 20 нче көне. 20 нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 23.39 сәгатьтә калка, 11.07 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 17.29 сәгать.

Үз-үзеңне танып-белү, уйлану, буйсыну, кичерү көне. Өйдә булырга тырышырга, гаиләгә игътибарны арттырырга кирәк. Тәкәбберлек күрсәтергә ярамый. Яңа белем җиңел үзләштерелә. Нерв системасы, сизү әгъзалары, кан тамырлары, ашказаны зәгыйфь. Ит ашауны чикләү хәерле.

Гастриттан дәва

Хроник гастрит (ашказанының лайлалы тышчасы ялкынсыну) һәм ашказаны җәрәхәтеннән интеккәндә, кәбестә согын сыгып, җылы килеш, көненә 2-3 тапкыр, ашарга 1 сәгать кала чирегешәр стакан эчәргә кирәк. 5 көннән соң хәл җиңеләя. Мондый дәвалануны елына 2 тапкыр үткәрү җитә.

1 июль (пәнҗешәмбе). Зөлкагдә аеның 21 нче көне. 21 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 23.48 сәгатьтә калка, 12.22 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 17.27 сәгать.

Сәяхәткә чыгу, теләсә нинди эш башлау өчен айның иң кулай көне. Кеше хәлиткеч карарлар кабул итәргә сәләтле. Физик эш белән шөгыльләнү, җәяү йөрү, чыныгу файдалы. Саф һавада күбрәк булу, табигать белән хозурлану кәефне күтәрә. Умырткалыкның аскы өлеше, әвернә сөяк, аяк зәгыйфь.

2 июль (җомга). Зөлкагдә аеның 22 нче көне. 22 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 23.57 сәгатьтә калка, 13.36 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 17.26 сәгать.

Акыл җыю, белем алу, фәннәр өйрәнү көне. Юмарт булырга, ашау-эчүдә үзеңне чикләмәскә кирәк. Күбрәк аралашкан саен, яхшы тәэсирләр дә арта бара. Кан әйләнеше системасы, буыннар, умырткалык зәгыйфь.

Баллы торт

3 йомыркага 1 стакан шикәр кушып туглыйлар. Кечкенә савытта 2 аш кашыгы балга 1 чәй кашыгы сода кушып, яхшылап болгаталар. Аннары ике массаны бергә кушалар да, 200 г йомшартылган атланмай, 3-4 стакан он өстәп, бик куе булмаган камыр басалар. 20-30 минут суыткычта тоткач, ул кулга алып әвәләрлек була. 8-9 өлешкә бүлеп, пешерәсе табага кул белән җәяләр, 3-4 мм калынлыкта булырга тиеш. Чәнечке белән тишкәләп, газ мичендә тиз генә пешереп алалар. Берсен пешергән арада, калган камыр суыткычта торырга тиеш. 1литр куе каймакка (сметана) ярты стакан шикәр кушып, крем ясыйлар, җәймәләргә сылап, өяләр, 2-3 сәгатькә суыткычка куялар. Өстен шоколад, мәк, чикләвек белән бизәргә була.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев