Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (26 гыйнвар – 1 февраль)

26 гыйнвар (шимбә). Җөмәдел әүвәл аеның 20 нче көне. 21 нче Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 23.22 сәгатьтә калка, 10.20 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 8.15 сәгать.

Сәяхәткә чыгу, теләсә нинди эш башлау өчен айның иң кулай көне. Кеше хәлиткеч карарлар кабул итәргә сәләтле. Физик эш белән шөгыльләнү, җәяү йөрү, чыныгу файдалы. Саф һавада күбрәк булу, табигать белән хозурлану кәефне күтәрә. Умырткалыкның аскы өлеше, әвернә сөяк, аяклар зәгыйфь. Ай Үлчәүдә чакта күзне кайгырту таләп ителә. Аның арыганлыгын басу өчен, чи бәрәңгене уып, марляга җәеп, күз кабакларына куялар һәм 10-15 минут ятып торалар. Аннары А һәм Е витаминлы тукландыргыч крем сөртәләр дә, 10 минуттан соң артык кремны чәйдә чылатылган мамык белән сөртеп алалар.

Өрек сихәте

Өректәге калий йөрәк мускулына бик яхшы тәэсир итә, организм тукымаларындагы артык сыеклыкны чыгарырга булыша. Ул шулай ук ашкайнату барышын да көчәйтә, коры ютәлдән дә дәва бирә. Балаларга исә үсәргә ярдәм итә, сәламәтлекне ныгыта. Һиндстан һәм Пакыстан галимнәре әйтүенчә, өрек җимешен даими ашау гомерне озайта. Тибет медицинасында өрек төше ютәлгә һәм күңел болгануга каршы чара буларак кулланыла. Абрикос согы организмда тоз әйләнешен яхшырта һәм шуңа бәйле рәвештә йөрәк эшчәнлеген нормага сала. Кан басымы югары булган кешеләргә өрек ашау бигрәк тә файдалы.

27 гыйнвар (якшәмбе). Җөмәдел әүвәл аеның 21 нче көне. 22 нче Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 23.54 сәгатьтә калка, 10.38 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 8.19 сәгать.

Акыл җыю, белем алу, фәннәр өйрәнү көне. Юмарт булырга, ашау-эчүдә үзеңне чикләмәскә кирәк. Күбрәк аралашкан саен, яхшы тәэсирләр дә арта бара. Кан әйләнеше системасы, буыннар, умырткалык зәгыйфь.

Цикорий – йөрәккә дәва

Цикорий йөрәк эшчәнлеген яхшырта, йөрәк кыскарулары ритмын әкренәйтә. 1-2 чәй кашыгы үләнне 1 стакан кайнар суда 20 минут төнәтәләр, сөзеп, көненә 2-3 тапкыр, ашарга ярты сәгать кала, яртышар стакан эчәләр. 1 чәй кашыгы вакланган тамырны 1 стакан кайнар суга салып, 5 минут пешерәләр, 1 сәгать төнәткәч, сөзеп, бал кушып, көненә 3 тапкыр, ашар алдыннан, яртышар стакан эчәләр.

28 гыйнвар (дүшәмбе). Җөмәдел әүвәл аеның 22 нче көне. 23 нче Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 0.41 сәгатьтә калка, 10.57 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 8.22 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Тәвәккәл адымнар ясау хупланмый. Арып-талганчы эшләргә киңәш ителми. Операцияләр ясатмау хәерлерәк. Дару үләннәре белән дәвалану уңай нәтиҗә бирә. Иҗат белән шөгыльләнү өчен яхшы вакыт.

29 гыйнвар (сишәмбе). Җөмәдел әүвәл аеның 23 нче көне. 24 нче Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 1.58 сәгатьтә калка, 11.19 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 8.26 сәгать.

Артык активлык күрсәтү хупланмый. Ялгыз калып уйлану өчен уңай вакыт. Эчке тавышка колак салу файдалы. Бизләр системасы, кан тамырлары, тире, эчәклек зәгыйфь. Күзне арытмаска кирәк.

30 гыйнвар (чәршәмбе). Җөмәдел әүвәл аеның 24 нче көне. 25 нче Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 3.12 сәгатьтә калка, 11.45 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 8.30 сәгать.

Акыл җыю көне. Интуициягә таяныр­га була. Күргән төшләр рас килә. Сизү әгъзалары, баш, колак, кан тамырлары зәгыйфь. Энергияне юк-барга сарыф итәргә ярамый. Ач тору файдалы.

Солы кесәле

Гастритны кисәтү һәм дәвалау өчен, 1 аш кашыгы солыны яхшылап юалар, өстенә 1 стакан кайнар су салып, төнгелеккә калдыралар. Иртән 1чәй кашыгы бал кушып ашыйлар. Кесәлне тагын да файдалырак итеп була. Ярты стакан солы, 1 аш кашыгы йөзем яки 2-3 күрәгәне термоска салып, өстенә 1 литр кайнар су агызалар, 1 канәфер кадагы өстиләр. Иртән кесәлен эчәләр, җимешләрен ашыйлар. Мондый кесәл иммунитетны да ныгыта.

31 гыйнвар (пәнҗешәмбе). Җөмәдел әүвәл аеның 25 нче көне. 26 нчы Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 4.20 сәгатьтә калка, 12.17 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 8.34 сәгать.

Һәртөрле вәсвәсәләргә бай көн. Әйләнә-тирә дөньяны һәм төрле кичереш­ләрне кабул итү кискенләшә, тәэсирләнүчәнлек арта, чит кеше йогынтысына бирелүчәнлек көчәя. Килешүләр төзү уңышлы. Нерв системасы, аяклар зәгыйфь. Теш дәвалату өчен начар вакыт. Балык, мүк җиләге, сөт ризыклары ашау файдалы.

Тоз тешне ныгыта

Бер чеметем борыч һәм чирек чәй кашыгы аш тозы катнашмасы - менә дигән теш порошогы. Көн саен тешне шуның белән чистарту кариестан саклый, авыздан килгән тәмсез исне бетерә, урт канавын, теш сызлавын туктата. Уртларны ныгыту өчен, аларга көн саен сарымсак ышкырга кирәк. Дәва курсы - 2 атна. Аннан соң 5 көн ял итеп, тагын кабатларга мөмкин.

1 февраль (җомга). Җөмәдел әүвәл аеның 26 нчы көне. 27 нче Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 5.23 сәгатьтә калка, 12.56 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 8.37 сәгать.

Бу көннәрдә организм хәлсез, шунлыктан күбрәк йоклау файдалы. Нерв системасы, сизү әгъзалары зәгыйфь. Кан һәм лимфа авырулары кискенләшергә мөмкин. Кан басымын контрольдә тоту сорала.

Гөмбәле-кәбестәле пылау

1,5 стакан дөге, 1 кг кәбестә, 400 г шампиньон, 2 суган, 2 кишер, 3 бүлем сарымсак, үсемлек мае, тәменчә тоз һәм борыч, пылау өчен тәмләткечләр кирәк. Дөгене юып, салкын суда 20 минут бүрттерәләр. Кишерне саламлап, суганны шакмаклап турыйлар, сарымсакны ваклыйлар. Гөмбә белән яшелчәләрне үсемлек маенда кыздыралар. Кәбестәне турап, тоз, борыч сибәләр, үсемлек маенда кыздырып алалар. Барысын бергә казанга салып, дөге, тәмләткечләр өстиләр, яхшылап болгаталар, 1 стакан су салалар, капкачын әз генә ачып калдырып, 180 градуслы газ мичендә 30-40 минут пешерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев