Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (26 декабрь – 1 гыйнвар 2021 ел)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

26 декабрь (шимбә). Җөмәдел әүвәл аеның 11 нче көне. 13 нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында,13.07 сәгатьтә калка, 4.03 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 7.02 сәгать. 

 Үзгәрешләр көне. Үткәннәр турында уйланып, нәтиҗәләр ясау яхшы. Ач торырга ярамый – теләсә нәрсә ашарга була. Аралашу, белем алу өчен уңай вакыт. Йөрәк, тире, кан тамырлары зәгыйфь. Чикләвек ашау файдалы.

Алоэ сихәте (1)

Авырудан соң организмнары хәлсезләнгән балаларга мондый катнашма булыша: ярты стакан алоэ согына 500 г төелгән әстерхан чикләвеге, 300 г бал һәм 3-4 лимон согы кушып болгаталар да, көненә 3 тапкыр, ашар алдыннан, 1 әр чәй кашыгы эчертәләр. Туберкулез булганда, 100 әр г атланмай, бал, какао порошогына 150 г алоэ согы кушып болгаталар да, көненә 3 тапкыр 1 әр стакан кайнар сөткә 1 әр аш кашыгын кушып эчәләр. Томау төшкәндә, борын тишегенә яңа сыгылган алоэ согы тамызалар. Тамак авыртканда, алоэ согын шулкадәр үк суга кушып, тамакны чайкыйлар, аннары 1 чәй кашыгы сокны җылы сөткә кушып эчәләр. Теш сызлаганда, аның янына алоэ яфрагын куялар.

27 декабрь (якшәмбе). Җөмәдел әүвәл аеның 12 нче көне. 14 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында,13.26 сәгатьтә калка, 5.17 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 7.02 сәгать.

Иң әһәмиятле эшкә тотыну өчен уңайлы көн. Бүген башланган эш бик яхшы тәмамланачак. Теләсә нинди вак-төяккә игътибарлы булу сорала. Эчәклек һәм тирене чистарту уңай нәтиҗә бирә. Ашказаны асты бизе зәгыйфь. Балан, фасоль, борчак, арпа ашау файдалы.

Алоэ сихәте (2)

Алоэ согын бик аз дозада гына куллану зарур, алайса организмны агуларга мөмкин. Хроник гастрит, ашказаны җәрәхәте булганда, дизентериядән соң алоэ согын көненә 3 тапкыр, ашарга ярты сәгать кала, 1 әр чәй кашыгы эчәргә ярый. Алоэ согын ясау өчен, 3-4 еллык үсемлекнең яфракларын 12 көн суыткычта (яки 4-8 градуслы караңгы урында) тоталар, аннары кайнатып суытылган суда юып, турыйлар, марля аша согын сыгалар һәм су мунчасында 3 минут кайнатып алалар. Сокны тиз арада кулланып бетерү зарур, озак торса, сихәте калмый. Нурланыш белән йогышланганда, ашказаны җәрәхәте, бронхиаль астма, гастрит, ларингит, дизентерия булганда, яртышар чәй кашыгы сокны һәм балны 1 стакан җылы сөткә салып, көненә 3 тапкыр, ашарга ярты сәгать кала эчәләр. Дәва курсы – 2-3 атна, аннары 2 атна ял иткәч, тагын кабатларга була.

28 декабрь (дүшәмбе). Җөмәдел әүвәл аеның 13 нче көне. 15 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында,13.51 сәгатьтә калка, 6.31 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 7.03 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Бүген кеше үз нәфесенең теләк һәм коткыларына бигрәк тә бирешүчән.Тыелгысыз хисләр күңелсез вакыйгага китерергә мөмкин. Тәэсирләнүчән кешегә аеруча кыен. Балан, мүк җиләге ашау файдалы. 

Алоэ сихәте (3)

Кавыктан котылу, чәчне куерту һәм ныгыту өчен, баш тиресенә көн саен алоэ согы сөртәләр, дәва курсы – 2-3 ай. Мондый битлек тә чәчкә бик файдалы: тигез микъдарда алынган бал, кастор мае, алоэ согын яхшылап болгатып, юеш чәчкә сылыйлар, бераздан соң шампунь белән юалар. Цистит, геморрой, бавыр һәм үт куыгы авыртулары булганда, йөклелек вакытында алоэ согы белән дәвалану тыела. Алоэ препаратларын озак вакыт буе кулланганда, организмнан минераль матдәләр, бигрәк тә калий күп чыгарыла, бу исә су-тоз алмашын боза. 

29 декабрь (сишәмбе). Җөмәдел әүвәл аеның 14 нче көне. 16 нчы Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында,14.26 сәгатьтә калка,7.41 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 7.04 сәгать.

Тыныч, иҗади, уңышлы көн. Һәрнәрсәдә гармониягә омтылу, җан тынычлыгын сак­лау мөһим. Дулкынландыргыч очрашулар булырга мөмкин. Килешүләр төзү уңай нәтиҗә бирә. Кан авырулары кискенләшә. Беркемгә дә үпкә сакларга ярамый.

30 декабрь (чәршәмбе). Җөмәдел әүвәл аеның 15 нче көне. 17 нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында,15.15 сәгатьтә калка, 8.42 сәгатьтә бата. 06 сәгать 29 минуттан тулы Ай. Көн озынлыгы 7.06 сәгать.

Мәхәббәт, иҗат, яшәү шатлыгы көне. Бернәрсә дә планлаштырмыйча, теләгән нәрсәне генә эшләү яхшы. Нерв һәм эндокрин системаларга, күзгә игътибарлырак булу сорала. Үпкәләшкән кешеләр белән дуслашыр вакыт. Яшелчәләрне күбрәк ашау файдалы.

31 декабрь (пәнҗешәмбе). Җөмәдел әүвәл аеның 16 нчы көне. 18 нче Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 16.19 сәгатьтә калка, 9.31 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 7.07 сәгать.

Алдашу, ялганга бай көн. Бизләр системасы, бил, бөер, тире, сукыр эчәк зәгыйфь. Мунчага бару, массаж ясату, ач тору, төрле дәвалану чараларын куллану файдалы. Кәеф төшәргә мөмкин.

1 гыйнвар (җомга). Җөмәдел әүвәл аеның 17 нче көне. 19 нчы Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 17.34 сәгатьтә калка,10.32 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 7.09 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Күп аралашмас­ка, күз тиюдән, чит тәэсирләрдән сакланыр­га кирәк. Бурычка алырга да, бирергә дә ярамый. Нерв системасы, эчәклек, арканың өске өлеше зәгыйфь.

“12 кашык” күптермәсе

12 шәр аш кашыгы шикәр, сөт, чистартылган көнбагыш мае, он; 3 йомырка; 7 грамм камыркөпшәкләндергеч; ярты лимонның согы һәм цедрасы; шикәр оны кирәк. Йомырка һәм шикәрне миксер белән туглыйлар. Сөт, май өстәп, болгаталар. Лимон согын һәм цедрасын кушалар. Он һәм көпшәкләндергеч салып, яхшылап болгаталар. Диаметры 20 сантиметрлы табага пергамент өстенә агызып, 180 градуслы газ мичендә 25-30 минут пешерәләр. Суынгач, формадан алып, өстенә шикәр оны сибәләр; җиләк-җимеш, шоколад яки чикләвек белән бизәргә дә була. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев