Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (25 сентябрь – 1 октябрь)

Халык медицинасычаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

25 сентябрь (шимбә). Сәфәр аеның 18 нче көне. 20 нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 19.01 сәгатьтә калка,11.46 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 12.00 сәгать.

Үз-үзеңне танып-белү, уйлану, буйсыну, кичерү көне. Өйдә булырга тырышырга, гаиләгә игътибарны арттырырга кирәк. Тәкәбберлек күрсәтергә ярамый. Яңа белем җиңел үзләштерелә. Нерв системасы, сизү әгъзалары, кан тамырлары, ашказаны зәгыйфь. Ит ашауны чикләү хәерле.

Нарат җиләге

Нарат җиләгендә каротин мүк җиләгендәгедән дә, лимон, груша, алма, йөзем һәм кара җиләктәгедән дә күбрәк. Матдәләр алмашын яхшырту өчен, 3-4 чәй кашыгы вакланган нарат җиләге яфрагын 2 стакан суда 15 минут пешерәләр, 45 минут төнәтәләр, сөзәләр, көненә 3-4 тапкыр чирегешәр стакан эчәләр. Салкын тигәндә, 1 әр чәй кашыгы нарат җиләге һәм яфрагын 2 стакан кайнар суда 30 минут төнәтәләр, сөзәләр, көненә 4-5 тапкыр өчтән берешәр стакан эчәләр. Пиелонефрит булганда, тигез микъдарда каен җиләге һәм нарат җиләге яфраклары, петрушка һәм тмин (ак әнеч) орлыкларын, төче тамыр (солодка) тамырын кушалар да, 2 аш кашыгы катнашманы ярты литр суда 10 минут пешерәләр, җылы урында 2 сәгать төнәтәләр, сөзәләр, җылы килеш, көненә 4-5 тапкыр яртышар стакан эчәләр.

26 сентябрь (якшәмбе). Сәфәр аеның 19 нчы көне. 21 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 19.19 сәгатьтә калка, 13.00 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 11.56 сәгать.

 Сәяхәткә чыгу, теләсә нинди эш башлау өчен айның иң кулай көне. Кеше хәлиткеч карарлар кабул итәргә сәләтле. Физик эш белән шөгыльләнү, җәяү йөрү, чыныгу файдалы. Саф һавада күбрәк булу, табигать белән хозурлану кәефне күтәрә. Умырткалыкның аскы өлеше, әвернә сөяк, аяк зәгыйфь.

Йөрәккә файдалы ризыклар

Көнгә 9 өрек ашау стенокардия (күкрәк бакасы) өянәген булдырмаска ярдәм итә. Көнгә 2 стакан сөт эчү йөрәкне ныгыта. Е витаминына бай ризыкларны (яшелчә, сыр, эремчек, борчак, үсемлек мае) көнгә 3 тапкыр ашау йөрәк һәм кан тамырларына бик файдалы. Атнага 4 кисәк балык ашау миокард инфарктыннан үлү куркынычын 44 процентка, иртән һәм кич 6шар чия (яки төче чия) ашау 3 мәртәбә киметә. 1 көн дә калдырмыйча бик озак вакыт буе 5әр әстерхан чикләвеге ашаган кеше гомерен 7 елга озайта. Көнгә 7 чәй кашыгы кура җиләге вареньесы ашаганда, йөрәк артерияләре 2,5 тапкырга ныгый. Атнага 7 банан ашау йөрәк ритмын нормальләштерә, нерв системасын тиешле энергия белән тәэмин итә, калий балансын торгыза, йөрәк кагуны тынычландыра. Көн саен бер әфлисун ашау йөрәкне стресслардан, организмны вируслардан саклый.

27 сентябрь (дүшәмбе). Сәфәр аеның 20 нче көне. 22 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 19.44 сәгатьтә калка, 14.07сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 11.51 сәгать.

Акыл җыю, белем алу, фәннәр өйрәнү көне. Юмарт булырга, ашау-эчүдә үзеңне чикләмәскә кирәк. Күбрәк аралашкан саен, яхшы тәэсирләр дә арта бара. Кан әйләнеше системасы, буыннар, умырткалык зәгыйфь.

Сихәтле салат

300 әр грамм кишер, чөгендер, брокколи һәм топинамбур, 200 әр грамм сельдерей һәм пастернак, 50 шәр грамм керән, петрушка һәм валериана үләннәрен иттарткычтан чыгарып, 2 аш кашыгы алма серкәсе, тәменчә тоз өстәп, яхшылап болгаталар, суыткычта саклыйлар. Гомерне озынайта торган бу салатның 3-4 аш кашыгына 2 десерт кашыгы сырганак мае кушып, көненә 1 тапкыр ашыйлар.

28 сентябрь (сишәмбе). Сәфәр аеның 21 нче көне. 23 нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 20.19 сәгатьтә калка,15.02 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 11.46 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Тәвәккәл адымнар ясау хупланмый. Арып-талганчы эшләргә киңәш ителми. Дару үләннәре белән дәвалану уңай нәтиҗә бирә. Иҗат белән шөгыльләнү өчен яхшы вакыт.

29 сентябрь (чәршәмбе). Сәфәр аеның 22 нче көне. 24 нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 21.09 сәгатьтә калка, 15.45 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 11.42. сәгать.

Артык активлык күрсәтү хупланмый. Ялгыз калып уйлану өчен уңай вакыт. Эчке тавышка колак салу файдалы. Бизләр системасы, кан тамырлары, тире, эчәклек зәгыйфь. Күзне арытмаска кирәк.

30 сентябрь (пәнҗешәмбе). Сәфәр аеның 23 нче көне. 25 нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 22.14 сәгатьтә калка, 16.16 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 11.37 сәгать.

Акыл җыю көне. Интуициягә таянырга була. Күргән төшләр рас килә. Сизү әгъзалары, баш, колак, кан тамырлары зәгыйфь. Энергияне юк-барга сарыф итәргә ярамый. Ач тору файдалы.

1 октябрь (җомга). Сәфәр аеның 24 нче көне. 26 нчы Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 23.30 сәгатьтә калка, 16.37сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 11.32 сәгать.

Һәртөрле вәсвәсәләргә бай көн. Әйләнә-тирә дөньяны кабул итү кискенләшә, тәэсирләнүчәнлек арта, чит кеше йогынтысына бирешүчәнлек көчәя. Килешүләр төзү уңышлы. Нерв системасы, аяк зә­гыйфь. Теш дәвалату өчен начар вакыт. Балык, мүк җиләге, сөт ризыклары ашау файдалы.

Маринадланган кәбестә

1,5-2 кг кәбестә (3 литрлы банканы тутырырлык күләмдә булырга тиеш), 400 г кишер, 2 данә дәфнә яфрагы, 6 бөртек кара борыч, тозлык өчен 1 л су, 50 г шикәр, 40г тоз кирәк. Кәбестәне турыйлар, кишерне эре угычтан уалар да, арасына борыч, дәфнә яфрагын кыстырып калдырып, банкага тыгызлап тутыралар. Өстенә 3-5 аш кашыгы 9 процентлы аш серкәсе салалар. Аннары кап-кайнар тозлык агызалар да, тәлинкә белән каплыйлар. Бер тәүлектән соң, капкачын ябып, суыткычка куялар.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев