Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (25 апрель-1 май)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

25 апрель (шимбә). Рамазан аеның 2 нче көне. 4 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 5.27 сәгатьтә калка, 21.46 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 14.57 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Теләсә нинди элемтә, танышулар, күмәк эш бүген кыен кичерелә. Озаграк йоклау хәерле. Тәмлерәк һәм күбрәк ашау теләге зур булса да, чаманы югалтмаска кирәк. Ач торырга ярамый.

Яфрак шифа бирә

Остеохондроз булганда, җәймәгә калын итеп яшь каен яфрагы түшиләр дә, шуңа төренеп, 1 сәгать яталар. 2-3 атна буе көн саен шулай дәваланалар, бу вакытта юкә чәчәге, сары мәтрүшкә төнәтмәләре эчү дә файдалы.

26 апрель (якшәмбе). Рамазан аеның 3 нче көне. 5 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 5.49 сәгатьтә калка, 22.58 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 15.02 сәгать.

 Бүген юлда булу әйбәт. Күңел нәрсә тели, күпме тели – шулкадәр ашарга була, бигрәк тә яшелчә файдалы. Башлаган эшне ахырына җиткезү зарур. Ашказаны-эчәк авырулары кискенләшү тискәре энергиянең артык күп туплануын күрсәтә. Кан әйләнеше системасы, ияк, муен, бронхлар зәгыйфь.

Нут сихәте

Нутта (төрек борчагы) 80 төрле туклыклы матдә бар. Калий һәм кальцийга бай нут ашау сөякне, мускулны, тешне ныгыта. Йод җитешмәгәндә, ул калкансыман биз өчен файдалы. Андагы селен яман шеш күзәнәкләре барлыкка килүдән саклый. Нут нервлар какшаганда, холестерин нормадан артканда, диабет интектергәндә ярдәм итә, кан тамырларының тышчасын ныгыта, йөрәк эшчәнлеген яхшырта. Организмны чистарту өчен, ярты стакан борчакны кайнаган суда төн буена (8 сәгать) бүрттерәләр, аннары иттарткычтан чыгарып, көн дәвамында аз-азлап ашап бетерәләр. Дәва курсы – 1 атна. Аннары 1 атна ял итәләр дә, тагын кабатлыйлар. Чистарынуның тулы курсы – 3 ай.

27 апрель (дүшәмбе). Рамазан аеның 4 нче көне. 6 нчы Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 6.20 сәгатьтә калка. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 15.05 сәгать.

 Хисчәнлек арта. Һәртөрле аралашу күңелгә ятышлы. Бу көннәрдә әти-әнигә ихтирам көче аеруча куәтләнә, гаиләдә бергә җыелып, балачакның күңелле хатирәләрен яңарту яшәү көче өсти. Бизләр системасы, җилкә, кул, үпкә, бронхлар зәгыйфь, салкын тию ихтималы зур. Теш алдырырга ярамый.

28 апрель (сишәмбе). Рамазан аеның 5 нче көне. 7 нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 7.01 сәгатьтә калка, 0.05 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 15.09 сәгать.

Һава энергиясенә бәйле көн. Тынгысызланырга, гайбәт сөйләргә ярамый. Ялгыз калып уйлану файдалы. Нерв системасы, үпкә зәгыйфь. Ач тору, ашказанын һәм эчәклекне чистарту уңай нәтиҗә бирә. 28, 29 апрельдә кыяр, баклажан, татлы борыч, томат, яшел тәмләткеч үләннәр, кәбестә, бәрәңге, чәчәкләр чәчү һәм утырту уңышлы.

Диабеттан - ташкабак

Шикәр авыруы булганда, чи ташкабак йомшагын угычтан уып ашау файдалы. Көненә 1 аш кашыгыннан башлап, дозаны әкренләп ярты стаканга җиткерәләр, көненә 2-3 тапкыр ашарга 30 минут кала ашыйлар. Дәва курсы – 1,5-2 ай, аннары 10 көн ял итеп, тагын кабатларга була. Диабет булганда, бөер һәм бавыр вазифаларын торгызу өчен, 2 аш кашыгы кипкән ташкабак орлыгын чистартып, төеп, ярты чәй кашыгы бал һәм ярты стакан су кушалар, яхшылап болгаталар, шуны көненә 2 тапкыр ашыйлар. Һәр дәваланган саен яңа порция әзерләргә кирәк.

29 апрель (чәршәмбе). Рамазан аеның 6 нчы көне. 8 нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 7.56 сәгатьтә калка, 1.02 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 15.14 сәгать.

Бүген бигрәк тә ут белән эш иткәндә сак­лык сорала. Ризык җиңел үзләштерелүчән булырга тиеш. Ашказаны, бизләр системасы зәгыйфь, невралгия һәм стенокардияне кисәтү чаралары уңай нәтиҗә бирә. Колак авыртырга мөмкин. Бу атнада күзне саклау мөһим.

30 апрель (пәнҗешәмбе). Рамазан аеның 7 нче көне. 9 нчы Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 9.05 сәгатьтә калка, 1.47 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 15.18 сәгать.

Авыр энергетикалы көн, алдашу, ялганга бай. Хәтта сыйфатлы ризык белән дә агулану ихтималы бар. Күп аралашу хупланмый. Фикерләрне тупларга, үзегезне үпкәләткән кешеләрне кичерергә кирәк. Үпкә, ашказаны зәгыйфь. Кан басымы күтәрелергә, йөрәк, арка яки баш авыртырга мөмкин. Мунча керү файдалы.

Чабыр күңелне күтәрә

Депрессия һәм неврастения булганда, 2 аш кашыгы киптереп төелгән чабыр үләнен термоска салып, өстенә 1 стакан кайнар су агызалар да, төнгелеккә калдыралар. Иртән сөзәләр, стакан тулганчы кайнаган су өстиләр һәм, дүрткә бүлеп, ашарга 30 минут кала, чирегешәр стакан эчәләр.

1 май (җомга). Рамазан аеның 8 нче көне. 10 нчы Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 10.25 сәгатьтә калка, 2.22 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 15.22 сәгать.

Нәсел, гаилә, гореф-гадәтләр белән бәйле көн. Ял итү, йокы туйдыру, гаиләне ныгыту өчен иң шәп вакыт. Әйләнә-тирәдәгеләргә игътибарлырак булу сорала. Сизү әгъзалары, йөрәк-кан тамырлары системасы, сөякләр зәгыйфь. Ач тору файдалы.

Кузгалаклы аш

500 г кузгалак, 1 л су, 2-3 бәрәңге, 1 аш кашыгы атланмай, 1 чәй кашыгы тоз, 1 йомырка сарысы, 2 аш кашыгы каймак кирәк. Яхшылап юылган кузгалак яфракларын кечкенә казандагы (яки тирән табадагы) кызган майга салып, 3-5 минут пешерәләр, блендерда издерәләр яки иләк аша сыттырып чыгаралар. Суны кайнатып чыгарып, вак кына туралган бәрәңге, тоз салалар, кузгалак боламыгын өстиләр һәм 30 минут пешерәләр. Пешкән йомырка сарысын изеп, каймакка кушалар да, ашны бүлгәндә, туралган яшел тәмләткеч үләннәр белән бергә тәлинкәгә салып бирәләр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев