Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (25-31 июль)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

25 июль (шимбә). Зөлхиҗҗә аеның 4 нче көне. 6 нчы Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 9.27 сәгатьтә калка, 22.17 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 16.27 сәгать.

Хисчәнлек арта. Һәртөрле аралашу күңелгә ятышлы. Бу көннәрдә әти-әнигә ихтирам көче аеруча куәтләнә, гаиләдә бергә җыелып, балачакның күңелле хатирәләрен яңарту яшәү көче өсти. Бизләр системасы, җилкә, кул,үпкә, бронхлар зәгыйфь, салкын тию ихтималы зур. Теш алдырырга ярамый.

Валидол сихәте

Томаудан 1 көндә котылып була. Банка яки термоска 1 валидол төймәсе салып, өстенә кайнар су агызалар, болгаталар һәм шул парны сулыйлар. Мондый ингаляцияне берничә минут кына ясасаң да, икенче көнне борын сулый башлый. Шәм кабызып, мөмкин кадәр озаграк шуның янында утыру, әледән-әле борынга якынрак китереп алу да томауны туктата, күздән яшь агуны бетерә, тамак авыртуын баса.

26 июль (якшәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 5 нче көне. 7 нче Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 10.55 сәгатьтә калка, 22.31 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 16.23 сәгать.

Һава энергиясенә бәйле көн. Тынгысызланырга, гайбәт сөйләргә ярамый. Ялгыз калып уйлану файдалы. Нерв системасы, үпкә зәгыйфь. Ач тору, ашказанын һәм эчәклекне чистарту уңай нәтиҗә бирә.

Андыз шифасы

1 аш кашыгы андыз тамырын 200 мл суда 10 минут пешерәләр, сөзеп, көненә 4 тапкыр, ашарга ярты сәгать кала чирегешәр стакан эчәләр. Мондый төнәтмә ашказаны авыртуын баса, какырыкны куптара. Каен суына 3:1 исәбеннән андыз тамыры төнәтмәсен кушып, суыткычта саклыйлар, иммунитетны ныгыту, тонусны күтәрү өчен, көненә 3 тапкыр, ашар алдыннан, яртышар стакан эчәләр.

27 июль (дүшәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 6 нчы көне. 8 нче Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 12.22 сәгатьтә калка, 22.46 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 16.19 сәгать.

Бүген бигрәк тә ут белән эш иткәндә сак­лык сорала. Ризык җиңел үзләштерелүчән булырга тиеш. Ашказаны, бизләр системасы зәгыйфь, невралгия һәм стенокардияне кисәтү чаралары уңай нәтиҗә бирә. Колак авыртырга мөмкин. Бу атнада күзне саклау мөһим.

28 июль (сишәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 7 нче көне. 9 нчы Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 13.50 сәгатьтә калка, 23.04 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 16.16 сәгать.

Авыр энергетикалы көн, алдашу, ялганга бай. Хәтта сыйфатлы ризык белән дә агулану ихтималы бар. Күп аралашу хупланмый. Фикерләрне тупларга, үзегезне үпкәләткән кешеләрне кичерергә кирәк. Үпкә, ашказаны зәгыйфь. Кан басымы күтәрелергә, йөрәк, арка яки баш авыртырга мөмкин. Мунча керү файдалы.

Миләш канны чистарта

1 кг кара миләшне иттарткычтан чыгарып, 1 кг шикәр кушалар да, көненә 3 тапкыр 1әр чәй кашыгы кабалар. Кара миләш йодка бик бай, шунлыктан калкансыман биз зурайганда да болай дәваланырга ярый.

29 июль (чәршәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 8 нче көне. 10 нчы Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 15.16 сәгатьтә калка, 23.27 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 16.12 сәгать.

Нәсел, гаилә, гореф-гадәтләр белән бәйле көн. Ял итү, йокы туйдыру, гаиләне ныгыту өчен иң шәп вакыт. Әйләнә-тирәдәгеләргә игътибарлырак булу сорала. Сизү әгъзалары, йөрәк-кан тамырлары системасы, сөякләр зәгыйфь. Ач тору файдалы.

Өрек шифасы

Өрек (абрикос) калий, фосфор, тимер, магнийга, В1, В2 витаминнарына бай, алар исә баш мие эшчәнлеген яхшырта, организмның тонусын күтәрә. Өрек бигрәк тә баш миендәге кан тамырларына файдалы. Ул хәтерне яхшырта һәм минең уйлау сәләтен көчәйтә. Өрек кандагы гемоглобин микъдарын да арттыра, шунлыктан анемия белән авыручыларга 100 г җимешнең дәва кыйммәте 40 г тимер препараты яки 250 г бавырның дәва кыйммәте кадәр үк булуын онытмау зарур. Өректәге калий йөрәк мус­кулына бик яхшы тәэсир итә, организм тукымаларындагы артык сыеклыкны чыгарырга булыша. Ул шулай ук ашкайнатуны да көчәйтә, коры ютәлдән дә дәва бирә. Балаларга исә үсәргә ярдәм итә, сәламәтлекләрен ныгыта. Һиндстан һәм Пакыстан галимнәре әйтүенчә, өрек җимешен даими ашау гомерне озайта. Тибет медицинасында өрек төше ютәлгә һәм күңел болгануга каршы чара буларак кулланыла.

30 июль (пәнҗешәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 9 нчы көне. 11 нче Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 16.40 сәгатьтә калка, 0.00 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 16.08 сәгать.

Үзгәрү, сафлык, катгыйлык көне. Һәр эштә дә сак һәм игътибарлы булу сорала. Башланган эшне ахырына җиткерергә кирәк. Бу көннең энергетик куәте бик зур, кешедә искиткеч табигый көч уянырга мөмкин. Арып-талганчы эшләргә ярамый. Сизү әгъзалары, йөрәк, умырткалык, үпкә зәгыйфь.

Йөрәкне ныгыту

Иртән 2 чөгендер һәм 2 кишернең согын сыгып кушалар да, көн дәвамында өч-дүрткә бүлеп (якынча ашарга 1 сәгать кала) әз-әзләп эчеп бетерәләр. Берьюлы бөтен сокны эчеп куярга ярамый.

31 июль (җомга). Зөлхиҗҗә аеның 10 нчы көне. 12 нче Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 17.54 сәгатьтә калка. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 16.04 сәгать.

Шәфкать, сабырлык, мәхәббәт энергиясенә бай көн. Сәламәтлеккә игътибарлы булырга, йөрәккә киеренкелек китермәскә кирәк. Ашкайнату әгъзалары, кан әйләнеше системасы зәгыйфь. Дарулар яхшы үзләштерелә.

Яшелчәләрдән соте

500 г помидор, 250 г суган, 300 г кишер, 450 г болгар борычы, 800 г баклажан, 3-4 бүлем сарымсак, 1 чәй кашыгы шикәр, 3 дәфнә яфрагы, ярты стакан үсемлек мае, тәменчә тоз һәм борыч кирәк. Барлык яшелчәләрне дә якынча бер үк зурлыкта боҗралап турыйлар, казанга яки чуенга катламлап тутырып, тәмләткечләр сибәләр, май салалар, кайнап чыккач, сүрән утта 40 минут пешерәләр. Соте йомшак ак ипи белән ашаганда аеруча тәмле була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев