Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (25-31 гыйнвар) 

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

25 гыйнвар (шимбә). Җөмәдел ахир аеның 1 нче көне. 1, 2 нче Ай тәүлекләре. Ай Сукояр йолдызлыгында, 8.30 сәгатьтә калка, 16.19 сәгатьтә бата. 00 сәгать 43 минуттан яңа Ай. Көн озынлыгы 8.11 сәгать.

Яңа туган Ай Җир белән Кояш арасында, үзенең караңгы ягы белән Җиргә караган. Ай идарә итә торган һәрнәрсә – хисләр, кәеф, хәтер, кан басымы зәгыйфь. Кан басымы болай да түбән булган гипотониклар өчен бигрәк тә авыр вакыт. Бу чорда укуда уңышлар, тиз савыгу, югары эшчәнлеккә өметләнергә ярамый. Ашаганда талымлы булу хәерле. Аралашуны чикләү зарур.

Атеросклероздан – суган согы

50 г лимон кабыгын иттарткычтан чыгарып, 1 әр стакан суган согы һәм бал кушып болгаталар, көненә 3 тапкыр, ашаганнан соң 2 сәгать үткәч, 1 әр аш кашыгы кабалар. Дәва курсы – 2 ай.

26 гыйнвар (якшәмбе). Җөмәдел ахир аеның 2 нче көне. 3 нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 8.56 сәгатьтә калка, 17.32 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 8.14 сәгать.

Бик актив көн, хәвеф-хәтәр инстинкты, агрессия белән бәйле. Бүген чирләп китү ихтыяр көченең җитәрлек булмавын күрсәтә. Күзне арытмаска кирәк.

Кальций чыганагы

Йомырка кабыгы – җиңел үзләштерелә торган кальций, витамин һәм микроэлементларның табигый чыганагы. Йомырканы җылы суда сабынлап юалар, эчен бушаткач, яхшылап чайкыйлар һәм, кайнар суга салып, 5 минут кайнаталар. Кипкәч, элпәсеннән чис­тарталар һәм бик вак итеп төяләр. Аяк-кул сынганда, яртышар чәй кашыгы порошокны көненә 3 тапкыр кабалар, артыннан җылы су эчәләр. Озак дәваланырга туры киләчәк, тик сөякләр яхшы ялганачак. Кышкы һәм язгы витамин кытлыгы чорында ярты чәй кашыгы порошокны иртәнге ашка кушып ашау файдалы. Дәва курсы – 2-3 атна. Сару кайнаганда, 1 стакан сөткә 2 чәй кашыгы йомырка порошогын салып, яхшылап болгаталар һәм эчәләр. 6-8 ай буе көн саен әз-әзләп кулланганда, сару кайнаудан тулысынча котылып була.

27 гыйнвар (дүшәмбе). Җөмәдел ахир аеның 3 нче көне. 4 нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 9.16 сәгатьтә калка, 18.45 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 8.17 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Теләсә нинди элемтә, танышулар, күмәк эш бүген кыен кичерелә. Озаграк йоклау хәерле. Тәмлерәк һәм күбрәк ашау теләге зур булса да, чаманы югалтмаска кирәк. Ач торырга ярамый.

28 гыйнвар (сишәмбе). Җөмәдел ахир аеның 4 нче көне. 5 нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 9.32 сәгатьтә калка, 19.57 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 8.21 сәгать.

Бүген юлда булу әйбәт. Ач тору тыела. Күңел нәрсә тели, күпме тели – шулкадәр ашарга була, бигрәк тә яшелчә файдалы. Башлаган эшне ахырына җиткезү зарур.

Ашказаны-эчәк авырулары кискенләшү тискәре энергиянең артык күп туплануын күрсәтә. Кан әйләнеше системасы, ияк, муен, бронхлар зәгыйфь.

Инҗир ютәлне баса

Ютәлләгәндә, тамак авыртканда, 4 инҗирне турап, 2 стакан сөткә салалар, кайнатып чыгарып, бик сүрән утта 1 сәгать пешерәләр. Көненә 2 тапкыр, ашар алдыннан, кайнар килеш 1 әр стакан эчәләр. Теш сызлаганда уртларны җылы инҗир белән ышкысаң, авырту берничә сәгатькә басыла.

29 гыйнвар (чәршәмбе). Җөмәдел ахир аеның 5 нче көне. 6 нчы Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 9.45 сәгатьтә калка, 21.08 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 8.25 сәгать.

Хисчәнлек арта. Һәртөрле аралашу күңелгә ятышлы. Бу көннәрдә әти-әнигә ихтирам көче аеруча куәтләнә, гаиләдә бергә җыелып, балачакның күңелле хатирәләрен яңарту яшәү көче өсти. Бизләр системасы, җилкә, кул, үпкә, бронхлар зәгыйфь, салкын тию ихтималы зур. Теш алдырырга ярамый.

Тавыш карлыкканда

Вакланган шалфей, эвкалипт, ромашка, тырнак гөл яфракларын тигез микъдарда алып, өстенә кайнар су коялар, бераз суынгач, сөзеп, тамакны чайкыйлар һәм ингаляция ясыйлар. Әгәр шул төнәтмәгә 1 аш кашыгы бал кушып, 10-15 минут кайнатсаң, сыек ширбәт барлыкка килә, аны көненә 5 тапкыр 1 әр чәй кашыгы эчәргә була.

30 гыйнвар (пәнҗешәмбе). Җөмәдел ахир аеның 6 нчы көне. 7 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 9.57 сәгатьтә калка, 22.18 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 8.29 сәгать.

Һава энергиясенә бәйле көн. Тынгысызланырга, гайбәт сөйләргә ярамый. Ялгыз калып уйлану файдалы. Нерв системасы, үпкә зәгыйфь. Ач тору, ашказанын һәм эчәклекне чистарту уңай нәтиҗә бирә.

Тимрәүдән – дегет

1 йомырка агына 1 аш кашыгы каен дегете кушып болгаталар да, тимрәүле җиргә сөртеп, өстеннән бинт белән урыйлар. Тимрәү беткәнче, көненә 1 тапкыр шулай дәваланырга кирәк.

31 гыйнвар (җомга). Җөмәдел ахир аеның 7 нче көне. 8 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 10.09 сәгатьтә калка, 23.29 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 8.33 сәгать.

Бүген бигрәк тә ут белән эш иткәндә сак­лык сорала. Ризык җиңел үзләштерелүчән булырга тиеш. Ашказаны, бизләр системасы зәгыйфь, невралгия һәм стенокардияне кисәтү чаралары уңай нәтиҗә бирә. Колак авыртырга мөмкин. Бу атнада күзне саклау мөһим.

Кабаклы аш

250 г кабак, 100 г кишер, 125 мл сөт, 1-2 сабак яшел укроп яки петрушка кирәк. Кабак белән кишерне шакмаклап турап, кайнап торган суга салалар, 20-25 минут кайнаткач, бераз суытып, блендер белән издерәләр. Туралган укроп яки петрушка, җылытылган сөт кушып, сүрән утта 5 минут пешерәләр. Артык куерып китсә, яшелчәләр пешкән шулпа белән сыекларга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев