Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (25-31 декабрь)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

25 декабрь (шимбә). Җөмәдел әүвәл аеның 21 нче көне. 22 нче Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 21.55 сәгатьтә калка, 11.40 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 7.02 сәгать. 

Акыл җыю, белем алу, фәннәр өйрәнү көне. Юмарт булырга, ашау-эчүдә үзеңне чикләмәскә кирәк. Күбрәк аралашкан саен, яхшы тәэсирләр дә арта бара. Кан әйләнеше системасы, буыннар, умырткалык зәгыйфь. 

Балан сихәте

Астмадан җәфаланганда, көненә 2-3 тапкыр 2 шәр аш кашыгы балан согы эчәләр. Фурункулез булганда, бетчә чыгып интектергәндә, баланны сытып, бетчәгә яки чуанга согын сөртәләр. Нерв системасы авырулары булганда, 25 җиләкне изеп, өстенә 2 стакан кайнар су коялар, 3 сәгать төнәткәч, сөзәләр, көненә 4 тапкыр, ашар алдыннан, яртышар стакан эчәләр.

26 декабрь (якшәмбе). Җөмәдел әүвәл аеның 22 нче көне. 22 нче Ай тәүлегенең дәвамы. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 23.17 сәгатьтә калка, 11.50 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 7.02 сәгать.

 Акыл җыю, белем алу, фәннәр өйрәнү көне. Юмарт булырга, ашау-эчүдә үзеңне чикләмәскә кирәк. Күбрәк аралашкан саен, яхшы тәэсирләр дә арта бара. Кан әйләнеше системасы, буыннар, умырткалык зәгыйфь.

27 декабрь (дүшәмбе). Җөмәдел әүвәл аеның 23 нче көне. 23 нче Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 11.59 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 7.02 сәгать. 

 Авыр энергетикалы көн. Тәвәккәл адымнар ясау хупланмый. Арып-талганчы эшләргә киңәш ителми. Дару үләннәре белән дәвалану уңай нәтиҗә бирә. Иҗат белән шөгыльләнү өчен яхшы вакыт. 

Атеросклероздан дәва

Атеросклероз интектергәндә, 1 аш кашыгы киптереп вакланган бака яфрагы үләнен 1 стакан кайнар суда 10 минут төнәтәләр, 1 сәгать эчендә әкренләп эчеп куялар. Яисә бака яфрагы үләне яфракларын турап, изәләр, согын сыгып алалар. Шулкадәр үк бал кушалар да, 20 минут пешерәләр. Көненә 2-3 аш кашыгы кабалар, өстен яхшылап ябып, салкынча караңгы урында саклыйлар. Яки 0,5 кг өлгергән дүләнә җимешен агач тукмак белән изәләр, ярты стакан су кушып, 40 градуска кадәр җылыталар, согын сыгып алалар да, көненә 3 тапкыр, ашаганчы, 1әр аш кашыгы кабалар. Яисә чи кабак согын көненә 2-3 тапкыр чирегешәр стакан эчәләр.

28 декабрь (сишәмбе). Җөмәдел әүвәл аеның 24 нче көне. 24 нче Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында,0.42 сәгатьтә калка, 12.09 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 7.03 сәгать. 

 Артык активлык күрсәтү хупланмый. Ялгыз калып уйлану өчен уңай вакыт. Эчке тавышка колак салу файдалы. Бизләр системасы, кан тамырлары, тире, эчәклек зәгыйфь. Күзне арытмаска кирәк. 

Эч кипкәндә - күрәгә

10 ар данә күрәгә һәм кара җимешне вак­лап турап, пыяла савытка салалар, өстенә 1 стакан кайнар су агызып, яхшылап томалыйлар. 2 сәгать төнәтәләр. Бал яки шикәр өстәргә дә була. Көненә 2-3 стакан эчәргә мөмкин. Яки 10 ар данә күрәгә, кара җимеш, инҗирне иттарткычтан чыгарып, сүрән утта бераз пешереп алалар да, әз-әзләп көн буена ашыйлар.

29 декабрь (чәршәмбе). Җөмәдел әүвәл аеның 25 нче көне. 25 нче Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 2.09 сәгатьтә калка, 12.20 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 7.04 сәгать. 

Акыл җыю көне. Интуициягә таянырга була. Күргән төшләр рас килә. Сизү әгъзалары, баш, колак, кан тамырлары зәгыйфь. Энергияне юк-барга сарыф итәргә ярамый. Ач тору файдалы. 

Гаймориттан – дәфнә мае

30 г вакланган дәфнә яфрагын 1 стакан үсемлек маенда җылы урында 5 тәүлек төнәтәләр. Марля аша сөзгәч, көнгә 3 тапкыр һәр борын тишегенә 1әр тамчы тамызалар. 2-3 көннән томау бетә, борын “йомшара”, эрен агып чыга һәм баш җиңеләеп кала.

30 декабрь (пәнҗешәмбе). Җөмәдел әүвәл аеның 26 нчы көне. 26 нчы Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында,3.42 сәгатьтә калка, 12.34 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 7.05 сәгать. 

Һәртөрле вәсвәсәләргә бай көн. Әйләнә-тирә дөньяны кабул итү кискенләшә, тәэсирләнүчәнлек арта, чит кеше йогынтысына бирешүчәнлек көчәя. Килешүләр төзү уңышлы. Нерв системасы, аяк зә­гыйфь. Балык, мүк җиләге, сөт ризыклары ашау файдалы.

Ангинадан дәва 

Тигез микъдарда алынган канлут үләне (чистотел) һәм ромашка төнәтмәсе белән тамакны чайкау флегматоз ангинадан һәм борындагы полиплардан дәвалый. Яисә көненә 3-4 тапкыр 1 әр чәй кашыгы суган суы эчәргә кирәк. Кара карлыган согын суга кушып тамакны чайкау файдалы. Шулай ук 100 г кипкән кара җиләкне ярты литр суда 15 минут кайнатып, сөзеп, тамакны чайкау да булыша. Миндальсыман биз, авызның лайлалы тышчасы ялкынсынганда, 4 чәй кашыгы вакланган шалфей яфрагын 2 стакан кайнар суда пешереп, 30 минут төнәтәләр, сөзеп, авызны чайкыйлар.

31 декабрь (җомга). Җөмәдел әүвәл аеның 27 нче көне. 27 нче Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 5.19 сәгатьтә калка, 12.55 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 7.06 сәгать. 

 Бу көннәрдә организм хәлсез, шунлык­тан күбрәк йоклау файдалы. Нерв системасы, сизү әгъзалары зәгыйфь. Кан һәм лимфа авырулары кискенләшергә мөмкин. Кан басымын контрольдә тоту сорала.

Блонди 

100 г ак шоколад, 150 г атланмай, 200 г көрән яки ак шикәр, 100 г он, 1 чәй кашыгы камыркөпшәкләндергеч, 2 йомырка, ярты чәй кашыгы тоз кирәк. Шикәр белән майны болгата-болгата эретәләр, йомырка, он, камыркөпшәкләндергеч өстәп, яхшылап болгаталар, шактый вак туралган ак шоколад өстиләр дә, пергаментлы кәгазь җәелгән формага салып (теләгән кеше камыр өстенә кура җиләге дә тезә ала), 180 градуслы газ мичендә 30-35 минут пешерәләр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев