Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (24-30 июль)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

24 июль (шимбә). Зөлхиҗҗә аеның 14 нче көне. 15 нче Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 20.56 сәгатьтә калка, 4.30 сәгатьтә бата. 5 сәгать 36 минуттан тулы Ай. Көн озынлыгы 16.30 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Бүген кеше үз нәфесенең теләк һәм коткыларына бигрәк тә бирешүчән.Тыелгысыз хисләр күңелсез вакыйгага китерергә мөмкин. Тәэсирләнүчән кешегә аеруча кыен. Балан, мүк җиләге ашау файдалы.

Арзанлы «дару»

Тавык йомыркасы күп авыруларны дәвалауда кулланыла. Гастрит булганда, иртәнге ашка 30 минут кала 2 йомырка агын күпертеп ашыйлар. Арыганда, йомырка сарысын туглап күпертәләр, кайнар диярлек сөт, бераз шикәр кушып, әкрен генә эчәләр. Көненә 2-3 тапкыр шундый эчемлек эчәргә мөмкин. (Чи йомырка кулланганда, ул бик яхшы сыйфатлы һәм яңа салынган булырга тиеш). Пешкән урынга, шулай ук герпес булганда, тирегә күпертелгән йомырка агы сөртәләр. Невралгия интектергәндә, каты пешкән йомырканы урталай кисеп, авырту иң каты сизелгән урынга куялар. Йомырка суына, авырту басыла. Гайморит булганда, кабыгы белән пешкән йомырканы борынга куеп, суынганчы тоталар.

25 июль (якшәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 15 нче көне. 16 нчы Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 21.18 сәгатьтә калка, 5.59 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 16.28 сәгать.

Тыныч, иҗади, уңышлы көн. Һәрнәрсәдә гармониягә омтылу, җан тынычлыгын сак­лау мөһим. Дулкынландыргыч очрашулар булырга мөмкин. Килешүләр төзү уңай нәтиҗә бирә. Кан авырулары кискенләшә. Беркемгә дә үпкә сакларга ярамый.

Бронхиттан солы дәвалый

Балалар ютәл һәм бронхиттан интеккәндә, болай дәваланып карарга була. Сөтне кайнатып, термоска салалар. 1 стакан сөткә 1 уч исәбеннән юылган солы өстәп, термосны ябалар, 5-6 сәгать төнәтәләр. Сөзеп, әз-әзләп балага эчертәләр. Мондый сөтне термоста 20 сәгатьтән артык калдырмау хәерле – әчүе бар. Мамыклы таякчыкны йодка манып, сабыйның күкрәгенә һәм аркасына рәшәткә сызалар (йөрәк турысына сызарга ярамый). Төнгелеккә оекбашларына коры горчица салып йокларга яткыру файдалы. Яисә кара торманы чокып алып, шунда бал салалар да, шушы баллы ширбәтне балага ютәл өянәге вакытында 2-3 чәй кашыгы эчертәләр. Ширбәт кимегән саен, күбрәк чокып, бал өсти баралар.

26 июль (дүшәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 16 нчы көне. 17 нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 21.34 сәгатьтә калка, 7.25 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 16.24 сәгать.

Мәхәббәт, иҗат, яшәү шатлыгы көне. Бернәрсә дә планлаштырмыйча, теләгән нәрсәне генә эшләү яхшы. Нерв һәм эндокрин системаларга, күзгә игътибарлырак булу сорала. Үпкәләшкән кешеләр белән дуслашыр вакыт. Яшелчәләрне күбрәк ашау файдалы.

27 июль (сишәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 17 нче көне. 18 нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 21.46 сәгатьтә калка, 8.46 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 16.20 сәгать.

Алдашу, ялганга бай көн. Бизләр системасы, бил, бөер, тире, сукыр эчәк зәгыйфь. Мунчага бару, массаж ясату, ач тору, төрле дәвалану чараларын куллану файдалы. Кәеф төшәргә мөмкин.

Атеросклероздан дәва

Тукранбаш һәм кырлыган (кипрей, иван-чай) үләннәрен тигез микъдарда кушып, чәй кебек пешерәләр һәм көн буе эчәләр. Гөлҗимешне дә, чәй кебек пешереп, 20-30 минут төнәтәләр, көн буена эчәләр. Чәчәк аткан вакытта җыелган 5 г чабыр үләнен 1 стакан суда 40 минут төнәтәләр, көн буена әз-әзләп эчәләр (атнасына 2-3 тапкыр кулланалар). Яисә 1 кг кара миләшкә 2 кг шикәр кушып болгаталар, көненә 1әр чәй кашыгы кабалар. Балга шулкадәр үк суган согы кушып, көненә 2 тапкыр 1әр аш кашыгы кабалар.

28 июль (чәршәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 18 нче көне. 19 нчы Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 21.55 сәгатьтә калка, 10.04 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 16.16 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Күп аралашмас­ка, күз тиюдән, чит тәэсирләрдән сакланыр­га кирәк. Бурычка алырга да, бирергә дә ярамый. Нерв системасы, эчәклек, арканың өске өлеше зәгыйфь.

29 июль (пәнҗешәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 19 нчы көне. 20 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 22.05 сәгатьтә калка, 11.19 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 16.13 сәгать.

Үз-үзеңне танып-белү, уйлану, буйсыну, кичерү көне. Өйдә булырга тырышырга, гаиләгә игътибарны арттырырга кирәк. Тәкәбберлек күрсәтергә ярамый. Яңа белем җиңел үзләштерелә. Нерв системасы, сизү әгъзалары, кан тамырлары, ашказаны ­зәгыйфь. Ит ашауны чикләү хәерле.

30 июль (җомга). Зөлхиҗҗә аеның 20 нче көне. 21 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 22.14 сәгатьтә калка, 12.34 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 16.09 сәгать.

Сәяхәткә чыгу, теләсә нинди эш башлау өчен айның иң кулай көне. Кеше хәлиткеч карарлар кабул итәргә сәләтле. Физик эш белән шөгыльләнү, җәяү йөрү, чыныгу файдалы. Саф һавада күбрәк булу, табигать белән хозурлану кәефне күтәрә. Умырткалыкның аскы өлеше, әвернә сөяк, аяк зәгыйфь.

Аджапсандал

500 г помидор, 250 г суган, 300 г кишер, 450 г болгар борычы, 800 г баклажан, 3-4 бүлем сарымсак, 1 чәй кашыгы шикәр, 3 дәфнә яфрагы, ярты стакан үсемлек мае, рәйхан, кинза ( күп кешегә ул ошамый, шуңа петрушка белән алыштырырга була), ак әнеч, тәменчә тоз-борыч кирәк, ташкабак һәм ачы борыч кузагы да өстәргә мөмкин. Барлык яшелчәләрне дә якынча бер үк зурлыкта түгәрәкләп-боҗралап турыйлар, казанга яки чуенга катламлап тутырып, тәмләткечләр сибәләр, май салалар, кайнап чыккач, сүрән утта 40 минут пешерәләр. Мондый рататуй (соте, рагу, лечо) йомшак ак ипи белән ашаганда аеруча тәмле була. Җырчы Федор Шаляпин, Франциядә яшәгәндә, кунакларын рататуй белән сыйларга яраткан һәм аны «татар салаты» дип йөрткән.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X