Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (24-30 август)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

24 август (шимбә). Зөлхиҗҗә аеның 23 нче көне. 24 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 22.23 сәгатьтә калка, 14.16 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 14.27 сәгать.

Артык активлык күрсәтү хупланмый. Ялгыз калып уйлану өчен уңай вакыт. Эчке тавышка колак салу файдалы. Бизләр системасы, кан тамырлары, тире, эчәклек зәгыйфь. Күзләрне арытмаска кирәк.

Тузганак мае

1 стакан тузганак чәчәген 1 стакан чистартылмаган көнбагыш маенда ярты сәгать кайнаталар. Суытып, суыткычта ел буе сакларга мөмкин. Мондый май пешкән җирне бик яхшы төзәтә - авыртуны да баса, кабарчыклар да чыгармый.

25 август (якшәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 24 нче көне. 25 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 23.02 сәгатьтә калка, 15.29 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 14.23 сәгать.

Акыл җыю көне. Интуициягә таянырга була. Күргән төшләр рас килә. Сизү әгъзалары, баш, колак, кан тамырлары зәгыйфь. Энергияне юк-барга сарыф итәргә ярамый. Ач тору файдалы.

Кычытканлы әрекмән

Үкчә шпорыннан, шулай ук терсәк һәм тезләр сызлаудан котылу өчен, кычытканны иттарткычтан чыгаралар да, әрекмән яфрагының аскы ягына сылап, авырткан җиргә ябалар, полиэтилен белән җылытып, компрессны төнгелеккә калдыралар. Яисә сыек глицерин, серкә эссенциясе, аракыны тигез микъдарда кушып, үкчәгә сөртәләр. Гөмбәчек авыруларын кисәтү өчен, мондый катнашманы бармак араларына да сөртү файдалы.

26 август (дүшәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 25 нче көне. 25 нче Ай тәүлегенең дәвамы. Ай Кысла йолдызлыгында, 23.55 сәгатьтә калка, 16.36 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 14.18 сәгать.

Акыл җыю көне. Интуициягә таянырга була. Күргән төшләр рас килә. Сизү әгъзалары, баш, колак, кан тамырлары зәгыйфь. Энергияне юк-барга сарыф итәргә ярамый. Ач тору файдалы.

27 август (сишәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 26 нчы көне. 26 нчы Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 0.15 сәгатьтә калка, 17.31 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 14.14 сәгать.

Һәртөрле вәсвәсәләргә бай көн. Әйләнә-тирә дөньяны һәм төрле кичереш­ләрне кабул итү кискенләшә, тәэсирләнүчәнлек арта, чит кеше йогынтысына бирелүчәнлек көчәя. Килешүләр төзү уңышлы. Нерв системасы, аяклар ­зәгыйфь. Балык, мүк җиләге, сөт ризыклары ашау файдалы.

Тын бетү җәфаласа

5 баш сарымсак һәм кабыгы белән, ләкин төшсез 5 лимонны иттарткычтан чыгарып, ярты кило бал кушалар, әледән-әле болгаткалап, 1 атна тоталар, аннан соң суыткычта саклыйлар. Көненә 3 тапкыр, ач карынга, 1 әр чәй кашыгы кабалар. Дәва курсы – 2 ай. Сулыш кысылу туктамаса, 2 атнадан соң кабат дәваланалар. Көн саен 1 стакан яңа савылган сөт эчү дә файдалы.

28 август (чәршәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 27 нче көне. 27 нче Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 1.05 сәгатьтә калка, 18.14 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 14.09 сәгать.

Бу көннәрдә организм хәлсез, шунлыктан күбрәк йоклау файдалы. Нерв системасы, сизү әгъзалары зәгыйфь. Кан һәм лимфа авырулары кискенләшергә мөмкин. Кан басымын контрольдә тоту сорала.

Каен шифасы

Йөрәк авыртудан бит шешенсә, болай дәваланалар. 1 аш кашыгы каен яфрагы һәм 1 чәй кашыгы күкчәчәкне 1 стакан кайнар суга салып, сүрән утта 7-10 минут пешерәләр, ярты сәгать төнәткәч, сөзәләр. Көненә 2 тапкыр, ашарга ярты сәгать кала, чирегешәр стакан эчәләр. Дәва курсы – 10-14 көн. Нефрит, нефроздан интегүчеләргә, йөкле хатыннарга каен яфрагы төнәтмәсе белән дәваланырга ярамый.

29 август (пәнҗешәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 28 нче көне. 28 нче Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 2.28 сәгатьтә калка, 18.47 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 14.05 сәгать.

Айның иң яхшы көннәреннән берсе. Энергетикасы бик уңай. Көтелмәгән очрашулар берсеннән-берсе кызыклырак булачак. Хисләр тернәкләнә, аралашу теләге уяна. Сизү әгъзалары, аеруча күзләр зәгыйфь. Кан басымын контрольдә тоту зарур. Организмны чистарту, ач тору уңай нәтиҗә бирә.

Дегет дәвалый

Уртлар ялкынсынганда, пародонтоз булганда, даруханәдә сатыла торган каен дегете булыша. Ялкынсынган урынга иртән һәм кичен сөрткәч, бераз яндырачак билгеле, әмма 2-3 көннән соң ук авырту басылачак, чөнки дегет микробларны бик тиз үтереп бетерә.

30 август (җомга). Зөлхиҗҗә аеның 29 нчы көне. 29 нчы, 1 нче Ай тәүлекләре. Ай Кыз йолдызлыгында, 3.59 сәгатьтә калка, 19.12 сәгатьтә бата. 14 сәгать 36 минуттан яңа ай. Көн озынлыгы 14.00 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Бернинди вәгъдәләргә дә ышанырга ярамый. Бизләр системасы, кан тамырлары, эчәклек зәгыйфь. Үзеңне үпкәләткән кешеләрне кичерү зарур. Иҗат белән шөгыльләнү, айлык план төзү яхшы. Тәэсирләнүчәнлек, интуиция арта. Арып-талганчы эшләргә, артык кайнар ризык ашарга ярамый.

Аджика

200 әр г ачы борыч һәм сарымсак, 2,5 кг помидор, 1 әр кг татлы борыч, кишер һәм алма, 1 стакан үсемлек мае, өчтән ике стакан шикәр, 2 аш кашыгы тоз, 15 әр г петрушка һәм укроп кирәк. Кузаклы ачы борычның орлыгын алмыйлар, ә тат­лы болгар борычының эчен бушаталар. Алманы дүрткә бүлеп, төшләрен алалар, кабыгын әрчиләр. Помидорларны кайнар суга тыгып алып, кабыгын чистарталар. Татлы борыч, помидор, кишер һәм алманы иттарткычтан чыгаралар, чуен казанга салып, өстен капламыйча, 40-60 минут пешерәләр. Шуннан соң петрушка белән укроп яфракларын, борыч кузакларын һәм сарымсакны иттарткычтан чыгарып өстиләр. Май, шикәр һәм тоз кушып, яхшылап болгаталар, кайнатып чыгаралар һәм сүндерәләр. Стерильләнгән банкаларга тутырып, тимер капкач белән ябалар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев