Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (24-30 апрель)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

24 апрель (шимбә). Рамазан аеның 12 нче көне. 14 нче Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 14.59 сәгатьтә калка, 4.09 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 14.52 сәгать.

Иң әһәмиятле эшкә тотыну өчен уңайлы көн. Бүген башланган эш бик яхшы тәмамланачак. Теләсә нинди вак-төяккә игътибарлы булу сорала. Эчәклек һәм тирене чистарту уңай нәтиҗә бирә. Ашказаны асты бизе зәгыйфь. Балан, фасоль, борчак, арпа ашау файдалы.

Кан тамырларын чистарту

Ярты литрлы банкага чирек стакан укроп орлыгы, 1 аш кашыгы вакланган валериана тамыры, ярты стакан бал салып болгаталар да, кайнар су белән тутыралар. Банканың капкачын яхшылап ябып, җылы урында тәүлек буе төнәтәләр. Сөзеп, суыткычта саклыйлар. Көненә 3 тапкыр, ашарга 30 минут кала, 1 әр аш кашыгы эчәләр. 2 атнадан соң нәтиҗәсе күренә.

25 апрель (якшәмбе). Рамазан аеның 13 нче көне. 15 нче Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 16.31 сәгатьтә калка, 4.31 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 14.56 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Бүген кеше үз нәфесенең теләк һәм коткыларына бигрәк тә бирешүчән.Тыелгысыз хисләр күңелсез вакыйгага китерергә мөмкин. Тәэсирләнүчән кешегә аеруча кыен. Балан, мүк җиләге ашау файдалы.

Туберкулездан – җитен мае

2 стакан ачык төстәге балга 1 стакан җитен мае кушып, сүрән утта, әледән-әле болгатып, масса куерганчы һәм кызгылт каты матдәгә әйләнгәнче пешерәләр. Иртән шуннан урман чикләвеге зурлыгындагы кисәкне бүлеп алып, эреп беткәнче авызда тоталар, төкерекне йоталар. 1 сәгать буе ашарга да, эчәргә дә ярамый.

26 апрель (дүшәмбе). Рамазан аеның 14 нче көне. 16 нчы Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 18.06 сәгатьтә калка, 4.35 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 15.01 сәгать.

Тыныч, иҗади, уңышлы көн. Һәрнәрсәдә гармониягә омтылу, җан тынычлыгын саклау мөһим. Дулкынландыргыч очрашулар булырга мөмкин. Килешүләр төзү уңай нәтиҗә бирә. Кан авырулары кискенләшә. Беркемгә дә үпкә сакларга ярамый.

Бөердә таш булса

Бөердә кальций ташлары табылганда, табиб белән киңәшеп, солы төнәтмәсе белән дәваланырга була. 300 г солыны термостагы 1 литр кайнар суда 12 сәгать төнәтәләр дә, көненә 3 тапкыр, ашарга 20 минут кала, 100әр мл эчәләр. Дәва курсы – 10 көн, 4 көн ял иткәч, кабатлыйлар. Борыч, сарымсак кулланмаска кирәк. Таш ясалмасын өчен, 1 аш кашыгы солы ярмасын 1 стакан сөттә кайнатып чыгаралар да, төш вакытында ярты стакан эчәләр. Дәва курсы – 21 көн.

27 апрель (сишәмбе). Рамазан аеның 15 нче көне. 17 нче Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 19.44 сәгатьтә калка, 4.52 сәгатьтә бата. 6 сәгать 31 минуттан тулы Ай. Көн озынлыгы 15.05 сәгать.

Мәхәббәт, иҗат, яшәү шатлыгы көне. Бернәрсә дә планлаштырмыйча, теләгән нәрсәне генә эшләү яхшы. Нерв һәм эндокрин системаларга, күзгә игътибарлырак булу сорала. Үпкәләшкән кешеләр белән дуслашыр вакыт. Яшелчәләрне күбрәк ашау файдалы.

28 апрель (чәршәмбе). Рамазан аеның 16 нчы көне. 18 нче Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 21.22 сәгатьтә калка, 5.14 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 15.09 сәгать.

Алдашу, ялганга бай көн. Бизләр системасы, бил, бөер, тире, сукыр эчәк зәгыйфь. Мунчага бару, массаж ясату, ач тору, төрле дәвалану чараларын куллану файдалы. Кәеф төшәргә мөмкин.

Канны нәрсә сыегайта?

Балык мае канны сыегайтып кына калмый, инде булган склероз яссы төерләрен дә эретә. Табибләр атнасына 3-4 тапкыр балык ашарга киңәш итә, балык майлырак булган саен, файдалырак. Диңгез кәбестәсен дә даими ашарга кирәк: коры суүсемнәрне каһвәтарткычта тарттыралар да, тоз урынына кулланалар, көнлек норма – 1 чәй кашыгы. Диңгез кәбестәсендәге йод канның оючанлыгын киметә һәм тамырларны ныгыта. Көненә 5-6 бадәм яки әстерхан чикләвеге, шулай ук грейпфрут, кызыл татлы борыч, помидор, кавын ашау да канны сыегайта, кан басымын нормальләштерә.

29 апрель (пәнҗешәмбе). Рамазан аеның 17 нче көне. 19 нчы Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 22.57 сәгатьтә калка, 5.47 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 15.14 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Күп аралашмаска, күз тиюдән, чит тәэсирләрдән сакланырга кирәк. Бурычка алырга да, бирергә дә ярамый. Нерв системасы, эчәклек, арканың өске өлеше зәгыйфь.

Аспирин урынына – әфлисун согы

Канны сыегайту өчен, көн саен яртышар стакан әфлисун согы эчәргә киңәш ителә. Яисә 300 г балга 250 г вакланган сарымсак кушып, 3 атна төнәтәләр, ашарга 40 минут кала, көненә 3 тапкыр 1әр аш кашыгы кабалар. Яки ярты чәй кашыгы кипкән әче әрем чәчәген чәйнәп йотып, артыннан 1 стакан кефир эчәләр. Атна буена кичке сәгать 9 да шулай дәвалангач, 7-10 көн туктап торалар. Болай дәвалану бавырны да чистарта, иммунитетны да ныгыта.

30 апрель (җомга). Рамазан аеның 18 нче көне. 19 нчы Ай тәүлегенең дәвамы. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 6.15 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 15.18 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Күп аралашмаска, күз тиюдән, чит тәэсирләрдән сакланырга кирәк. Бурычка алырга да, бирергә дә ярамый. Нерв системасы, эчәклек, арканың өске өлеше зәгыйфь.

Өйдә ясалган сыр

1 литр сөт, 1 кг эремчек (авыл сөте һәм эремчеге булса, яхшырак), 100 г атланмай, 2 йомырка, 1 әр чәй кашыгы сода һәм тоз кирәк. Сөтне кайнатып чыгаралар, эремчек салалар, кайнап чыккач ук, уттан алып сөзәләр. Атланмайны эретеп, шуңа эремчек, йомырка, сода, тоз салып, яхшылап болгаталар, 20 минут пешерәләр. Шуннан соң, формага салып, тыгызлап бастырып, салкын урынга куялар. Сыр озаграк торган саен тыгызлана, тәмлеләнә генә бара. 2 көндә әзер була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев