Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (23-29 ноябрь)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

23 ноябрь (шимбә). Рабигүл әүвәл аеның 26 нчы көне. 27 нче Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 2.27 сәгатьтә калка, 14.35 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 7.51 сәгать.

Бу көннәрдә организм хәлсез, шунлыктан күбрәк йоклау файдалы. Нерв системасы, сизү әгъзалары зәгыйфь. Кан һәм лимфа авырулары кискенләшергә мөмкин. Кан басымын контрольдә тоту сорала.

Йөрәккә дәва (1)

Дүләнә чәчәге һәм җимеше йөрәк мускулының тонусын күтәрә, коронар тамырларда кан әйләнешен көчәйтә. Тигез микъдарда кушылган чәчәк һәм җимешләрнең 3 аш кашыгын 3 стакан кайнар суга салып, җылы урында 2 сәгать төнәтәләр, сөзеп, ашарга ярты сәгать кала яки ашаганнан соң 1 сәгать үткәч 1 әр стакан эчәләр. Валерианада коронар тамырларны киңәйтә һәм йөрәкнең нерв-мускул аппараты эшчәнлеген җайлый торган матдәләр бар. 1 аш кашыгы вакланган валериана тамырын ярты стакан кайнатып суытылган суга салалар да, тәүлек буе төнәтәләр, өчкә бүлеп, көн буена эчеп бетерәләр. Валериана препаратлары белән дәва курсын 3 айдан арттырырга ярамый.

24 ноябрь (якшәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 27 нче көне. 28 нче Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 3.55 сәгатьтә калка, 14.52 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 7.48 сәгать.

Айның иң яхшы көннәреннән берсе. Энергетикасы бик уңай. Көтелмәгән очрашулар берсеннән-берсе кызыклырак булачак. Хисләр тернәкләнә, аралашу теләге уяна. Сизү әгъзалары, аеруча күзләр зәгыйфь. Кан басымын контрольдә тоту зарур. Яңа Ай туарга ике генә көн калып бара, караңгы, Айсыз төннәр күңелгә шом сала. Организмны чистарту, ач тору уңай нәтиҗә бирә.

Йөрәккә дәва (2)

Бөтнектәге ментол авыртуны басу, спазм­нарны бетерү, коронар тамырларны киңәйтү, йогышсызландыру үзлекләренә ия. 1 аш кашыгы бөтнек яфрагын 1 стакан кайнар суда 20 минут төнәтеп, сөзәләр, ач карынга, иртәнге ашка ярты сәгать кала, эчәләр. Мелисса тынычландыра, йөрәк кыскарулары ритмын җайга сала, йөрәк мускулын ныгыта. 2 аш кашыгы мелисса үләнен 1 стакан кайнар суга салып, кайнап торган сулы кәстрүлдә 15 минут тоталар, суытып, сөзәләр, көненә 3 тапкыр, ашаганнан соң 1 сәгать үткәч, өчтән берешәр стакан эчәләр. Дәва курсы – 3-4 атна. Кан басымы түбән булганда, болай дәваланмау хәерлерәк.

25 ноябрь (дүшәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 28 нче көне. 29 нчы Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 5.23 сәгатьтә калка, 15.11 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 7.45 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Бернинди вәгъдәләргә дә ышанырга ярамый. Бизләр сис­темасы, кан тамырлары, эчәклек зәгыйфь. Үзеңне үпкәләткән кешеләрне кичерү зарур.

Йөрәккә дәва (3)

Сукыр кычыткан йөрәк ритмын әкренәйтә, кан басымын төшерә, невроз, стенокардия, кардиосклероз, миокардитны дәвалый. 2 десерт кашыгы үләнне 1 стакан кайнар суга салып, кайнап торган сулы кәстрүлдә 15 минут тоталар, суытып, сөзәләр, көненә 3 тапкыр, ашар алдыннан, яртышар стакан эчәләр. Гипотония, брадикардия булганда, сукыр кычыткан белән дәваланырга ярамый. Һиндыба (цикорий) йөрәк эшчәнлеген яхшырта, йөрәк кыскарулары ритмын әкренәйтә. 1-2 чәй кашыгы үләнне 1 стакан кайнар суда 20 минут төнәтәләр, сөзеп, көненә 2-3 тапкыр, ашарга ярты сәгать кала, яртышар стакан эчәләр. 1 чәй кашыгы вакланган тамырны 1 стакан кайнар суга салып, 5 минут пешерәләр, 1 сәгать төнәткәч, сөзеп, бал кушып, көненә 3 тапкыр, ашар алдыннан, яртышар стакан эчәләр.

26 ноябрь (сишәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 29 нчы көне. 30 нчы, 1 нче Ай тәүлекләре. Ай Укчы йолдызлыгында, 6.50 сәгатьтә калка, 15.35 сәгатьтә бата. 18 сәгать 07 минуттан яңа Ай. Көн озынлыгы 7.42 сәгать.

Тәүбә итү, гармониягә ирешү көне. Иҗат белән шөгыльләнү, айлык план төзү яхшы. Әйләнә-тирәне дә, үз хисләреңне дә кабул итү кискенләшә, тәэсирләнүчәнлек, интуиция арта. Баш һәм йөрәк зәгыйфь. Арып-талганчы эшләргә, артык кайнар ризыклар ашарга ярамый. Бүген авырый башлаган кеше озак чирләячәк. Төрле исләргә аллергия килеп чыгарга мөмкин.

27 ноябрь (чәршәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 30 нчы көне. 2 нче Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 8.15 сәгатьтә калка, 16.05 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 7.38 сәгать.

Яңа туган Ай Җир белән Кояш арасында, үзенең караңгы ягы белән Җиргә караган. Ай идарә итә торган һәрнәрсә – хисләр, кәеф, хәтер, кан басымы зәгыйфь. Кан басымы болай да түбән булган гипотониклар өчен бигрәк тә авыр вакыт. Бу чорда укуда уңышлар, тиз савыгу, югары эшчәнлеккә өметләнергә ярамый. Ашаганда талымлы булу хәерле. Аралашуны чикләү зарур.

28 ноябрь (пәнҗешәмбе). Рабигүл ахир аеның 1 нче көне. 3 нче Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 9.31 сәгатьтә калка, 16.44 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 7.36 сәгать.

Бик актив көн, хәвеф-хәтәр инстинкты, агрессия белән бәйле. Бүген чирләп китү ихтыяр көченең җитәрлек булмавын күрсәтә. Күзләрне арытмаска кирәк.

29 ноябрь (җомга). Рабигүл ахир аеның 2 нче көне. 4 нче Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 10.35 сәгатьтә калка, 17.36 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 7.33 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Теләсә нинди элемтәләр, танышулар, күмәк эш бүген кыен кичерелә. Озаграк йоклау хәерле. Тәмлерәк һәм күбрәк ашау теләге зур булса да, чаманы югалтмаска кирәк. Ач торырга ярамый.

Эремчекле банан катламасы

5 аш кашыгы солы ярмасы, 300 г майсыз эремчек, 2 банан, 1 йомырка, тәменчә шикәр кирәк. Солы ярмасын блендерда ваклап, шуңа эремчек, йомырка, шикәр кушып, камыр басалар, икегә бүлеп, җәяләр, берәр банан куеп, рулет итеп төрәләр, кәгазь җәелгән табага күчереп, 180 градуслы газ мичендә 20-30 минут пешерәләр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев