Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (23-29 март)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

23 март (шимбә). Рәҗәб аеның 16 нчы көне. 18 нче Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 21.16 сәгатьтә калка, 7.02 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 12.23 сәгать.

Алдашу, ялганга бай көн. Бизләр системасы, бил, бөерләр, тире, сукыр эчәк зәгыйфь. Мунчага бару, массаж ясату, ач тору, төрле дәвалану чараларын куллану файдалы. Кәеф төшәргә мөмкин.

Авитаминоздан дәва

Организмга булышу өчен, иртәнге ашны витаминлы коктейльләр белән алыштыру файдалы. 1 стакан салкын суга 1 лимон согы, 1 чәй кашыгы бал кушалар. Яки 200 грамм төрле яшелчә алып, ярты литр суда йомшарганчы пешерәләр, суынгач, сөзеп, суыткычка куялар. Иртән, тоз һәм кызыл борыч кушып, 1 стакан эчәләр. Яисә ярты стакан әчегән сөткә чирек стакан томат согын кушып, вак-вак йотымнар белән эчәләр. 1 лимон согын чирек чынаяк кайнар суга салып, 1 чәй кашыгы чистартылмаган үсемлек мае өстиләр, сары төскә кергәнче туглап күпертәләр, вак йотымнар белән эчәләр. Ярты чынаяк суга 2 лимон һәм 1 әфлисун согы, 2 чәй кашыгы бал һәм төелгән чикләвек кушып эчәргә дә була.

24 март (якшәмбе). Рәҗәб аеның 17 нче көне. 19 нчы Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 22.37 сәгатьтә калка, 7.22 сәгатьтә бата. 3нче фаза. Көн озынлыгы 12.27 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Күп аралашмаска, күз тиюдән, чит тәэсирләрдән сакланырга кирәк. Бурычка алырга да, бирергә дә ярамый. Нерв системасы, эчәклек, арканың өске өлеше зәгыйфь.

Ашказаны җәрәхәтен дәвалау

1,5 литрлы банкага ярты литр зәйтүн мае, ярты килограмм бал, ике лимон согы салып, яхшылап болгаталар да, суыткычта саклыйлар. Көненә 3 тапкыр, ашарга ярты сәгать кала, 1 әр аш кашыгы эчәләр.

25 март (дүшәмбе). Рәҗәб аеның 18 нче көне. 19 нчы Ай тәүлегенең дәвамы. Ай Укчы йолдызлыгында, 23.55 сәгатьтә калка, 7.46 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 12.32 сәгать.

Үткән көнгә бирелгән киңәшләр саклана.

Бал сихәте

Бал ашказаны сыекчасының югары кислоталылыгын киметә, лайлалы тышча ялкынсынуын баса, ашказаны һәм уникеилле эчәк җәрәхәтләренең төзәлүен тизәйтә. Трофик гастрит, колит интектергәндә, шулай ук ашказаны җәрәхәтен дәвалау өчен, ашарга 1 сәгать кала яки ашаганнан соң 2,5 сәгать үткәч, 1-2 аш кашыгы бал кабалар. Әгәр 1-2 чәй кашыгы балны ярты стакан алма согында эретеп, ай буена көненә 3 тапкыр эчсәң, аның дәвалау үзлеге тагын да көчәя.

26 март (сишәмбе). Рәҗәб аеның 19 нчы көне. 20 нче Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 00.15 сәгатьтә калка, 8.14 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 12.36 сәгать.

Үз-үзеңне танып-белү, уйлану, буйсыну, кичерү көне. Өйдә булырга тырышырга, гаиләгә игътибарны арттырырга кирәк. Тәкәбберлек күрсәтергә ярамый. Яңа белем җиңел үзләштерелә. Нерв системасы, сизү әгъзалары, кан тамырлары, ашказаны зәгыйфь. Ит ашауны чикләү хәерле. Канны чистарту уңай нәтиҗә бирә.

Хәл керткеч эчемлек

Зәгыйфьләнгән организмга хәл кертү өчен, литр ярым суга 1 стакан солы һәм чирек стакан йөзем салып кайнаталар, 3-4 сәгать төнәткәч, тәүлек буена әз-әзләп эчеп бетерәләр.

27 март (чәршәмбе). Рәҗәб аеның 20 нче көне. 21 нче Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 1.06 сәгатьтә калка, 8.49 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 12.41 сәгать.

Сәяхәткә чыгу, теләсә нинди эш башлау өчен айның иң кулай көне. Кеше хәлиткеч карарлар кабул итәргә сәләтле. Физик эш белән шөгыльләнү, җәяү йөрү, чыныгу файдалы. Саф һавада күбрәк булу, табигать белән хозурлану кәефне күтәрә. Умырткалыкның аскы өлеше, әвернә сөяк, аяклар зәгыйфь.

Буыннар сызлаганда

1 әр аш кашыгы бал һәм серкәне кушып, кәбестә яфрагына сылыйлар, йокларга ятар алдыннан шуны авырткан буынга куеп, җылы итеп төрәләр. Яисә керәнне уып, ярты стакан тамырга шулкадәр үк каймак кушалар, сызлаган урынга үсемлек мае сөртеп, каймаклы керән сеңдерелгән тукыманы куялар, җылы шәл урап, 1 сәгать ятып торалар. Аннары компрессны алып, урынын йомшак чүпрәк белән сөртәләр һәм йокларга яталар. Дәва курсы – 12-15 көн.

28 март (пәнҗешәмбе). Рәҗәб аеның 21 нче көне. 22 нче Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 2.07 сәгатьтә калка, 9.33 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 12.46 сәгать.

Акыл җыю, белем алу, фәннәр өйрәнү көне. Юмарт булырга, ашау-эчүдә үзеңне чикләмәскә кирәк. Күбрәк аралашкан саен, яхшы тәэсирләр дә арта бара. Кан әйләнеше системасы, буыннар, умырткалык зәгыйфь.

Кан басымын төшерү

Кайбер кешегә мондый ысул булыша. 1 стакан газлы минераль суга ярты лимон согы, 1 чәй кашыгы бал кушып, иртән ач карынга эчәләр, 2 атна буе шулай дәваланалар.

29 март (җомга). Рәҗәб аеның 22 нче көне. 23 нче Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 2.58 сәгатьтә калка, 10.25 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 12.50 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Тәвәккәл адымнар ясау хупланмый. Арып-талганчы эшләргә киңәш ителми. Дару үләннәре белән дәвалану уңай нәтиҗә бирә. Иҗат белән шөгыльләнү өчен яхшы вакыт.

Солы печеньесы

3 стакан солы ярмасы, 1 стакан шикәр, 200г атланмай йә маргарин, 1 әр чәй кашыгы тоз һәм сода, 1 аш кашыгы какао, 1 стакан он кирәк. Солы ярмасын 2 тапкыр иттарткычтан чыгаралар да, эретелгән атланмай һәм башка ингредиентларны кушып, яхшылап болгаталар, ярты сәгатькә суыткычка куялар. 1 сантиметр калынлыгында җәеп, 230 градуслы газ мичендә пешереп алалар да, кайнар килеш матур кисәкләргә бүләләр.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев