Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (22-28 сентябрь)

22 сентябрь (шимбә). Мөхәррәм аеның 12 нче көне. 14 нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 17.15 сәгатьтә калка, 1.48 сәгатьтә бата. 2нче фаза. Көн озынлыгы 12.15 сәгать.

Иң әһәмиятле эшкә тотыну өчен уңайлы көн. Бүген башланган эш бик яхшы тәмамланачак. Теләсә нинди вак-төяккә игътибарлы булу сорала. Эчәклек һәм тирене чистарту уңай нәтиҗә бирә. Ашказаны асты бизе зәгыйфь. Балан, фасоль, борчак, арпа ашау файдалы.

Ромашка сихәте (1)

Ашказаны жәрәхәтен дәвалау өчен, 1 аш кашыгы ромашка чәчәген 1 стакан кайнар суда төнәтәләр, сөзеп, ашарга 15 минут кала эчәләр дә, төнәтмә ашказанының төрле өлешләренә тисен өчен, аркада да, корсакта да, ике янда да әз-әзләп ятып торалар. Ай буена көненә 3 тапкыр эчәләр. Әгәр сөякләр авыртса, 10 яңа өзелгән ромашка чәчәген 100 грамм теләсә нинди үсемлек маенда 2 ай төнәтәләр, ай буена көненә 2 тапкыр 1 әр чәй кашыгы эчәләр.

23 сентябрь (якшәмбе). Мөхәррәм аеның 13 нче көне. 15 нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 17.35 сәгатьтә калка, 2.58 сәгатьтә бата. 2нче фаза. Көн озынлыгы 12.10 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Бүген кеше үз нәфесенең теләк һәм коткыларына бигрәк тә бирешүчән.Тыелгысыз хисләр күңелсез вакыйгаларга китерергә мөмкин. Тәэсирләнүчән кешеләргә аеруча кыен. Алма, кәбестә, сарымсак ашарга ярамый, балан, мүк җиләге ашау файдалы.

Ромашка сихәте (2)

Үт куыгы һәм үт юллары авыртып интектергәндә, 1 литр суга 3 аш кашыгы кипкән ромашка чәчәге һәм 1 аш кашыгы агачсыман алоэ яфрагын салып, 5 минут пешерәләр, сөзеп, суыталар. Иртән ач карынга эчеп, 1 сәгать буе янда яталар. Эч кипкәндә, хәлсезләнгәндә, баш авыртканда ромашка чәе эчәләр, подагра һәм ревматизм булганда, ромашкалы ваннада коеналар.

24 сентябрь (дүшәмбе). Мөхәррәм аеның 14 нче көне. 16 нчы Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 17.53 сәгатьтә калка, 4.09 сәгатьтә бата. 2нче фаза. Көн озынлыгы 12.06 сәгать.

Тыныч, иҗади, уңышлы көн. Һәрнәрсәдә гармониягә омтылу, җан тынычлыгын саклау мөһим. Дулкынландыргыч очрашулар булырга мөмкин. Килешүләр төзү уңай нәтиҗә бирә. Кан авырулары кискенләшә. Беркемгә дә үпкә сакларга ярамый.

25 сентябрь (сишәмбе). Мөхәррәм аеның 15 нче көне. 17 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 18.10 сәгатьтә калка, 5.21 сәгатьтә бата. 6 сәгать 54 минуттан тулы Ай. Көн озынлыгы 12.01 сәгать.

Мәхәббәт, иҗат, яшәү шатлыгы көне. Бернәрсә дә планлаштырмыйча, теләгән нәрсәләрне генә эшләү яхшы. Нерв һәм эндокрин системаларга, күзләргә игътибарлырак булу сорала. Үпкәләшкән кешеләр белән дуслашыр вакыт. Яшелчәләрне күбрәк ашау файдалы.

26 сентябрь (чәршәмбе). Мөхәррәм аеның 16 нчы көне. 18 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 18.27 сәгатьтә калка, 6.35 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 11.56 сәгать.

Алдашу, ялганга бай көн. Бизләр сис­темасы, бил, бөерләр, тире, сукыр эчәк зәгыйфь. Мунчага бару, массаж ясату, ач тору, төрле дәвалану чараларын куллану файдалы. Кәеф төшәргә мөмкин.

Зоб юкка чыга

1 әр стакан карабодай ярмасы һәм әстерхан чикләвеген иттарткычтан чыгарып, 1 стакан бал кушалар. Атнасына 1 көн буе шуны гына ашыйлар, чәй һәм су эчәргә ярый. Дәва курсы - 6 атна. Калкансыман биз үз зурлыгына кайтмаса, 1 айдан соң курсны кабатларга була.

27 сентябрь (пәнҗешәмбе). Мөхәррәм аеның 17 нче көне. 19 нчы Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 18.46 сәгатьтә калка, 7.50 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 11.52 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Күп аралашмаска, күз тиюдән, чит тәэсирләрдән сакланырга кирәк. Бурычка алырга да, бирергә дә ярамый. Нерв системасы, эчәклек, арканың өске өлеше зәгыйфь.

Мандарин-йөзем-чикләвек

Баш мие тамырларын чистарту өчен, һәр иртә 1 мандарин, 7-8 йөзем, 3 әстерхан чикләвеге ашарга кирәк - нәкъ менә шул тәртиптә, кушмыйча һәм пропорцияләрен үзгәртмичә. Моннан соң 20 минут буе ашарга да, эчәргә дә ярамый, аннары 1 стакан салкынча су эчәләр һәм иртәнге аш ашыйлар. Шулай итеп тоташ 3 ай дәвалану яхшы, ярты ел булса да ярый.

28 сентябрь (җомга). Мөхәррәм аеның 18 нче көне. 20 нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 19.07 сәгатьтә калка, 9.07 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 11.47 сәгать.

Үз-үзеңне танып-белү, уйлану, буйсыну, кичерү көне. Өйдә булырга тырышырга, гаиләгә игътибарны арттырырга кирәк. Тәкәбберлек күрсәтергә ярамый. Яңа белем җиңел үзләштерелә. Нерв системасы, сизү әгъзалары, кан тамырлары, ашказаны зәгыйфь. Ит ашауны чикләү хәерле. Канны чистарту уңай нәтиҗә бирә.

Аджика

200 әр г ачы борыч һәм сарымсак, 2,5кг помидор, 1 әр кг татлы борыч, кишер һәм алма, 1 стакан үсемлек мае, өчтән ике стакан шикәр, 2 аш кашыгы тоз, 15әр г петрушка һәм укроп кирәк. Кузаклы ачы борычның орлыгын алмыйлар, ә тат­лы борычның эчен бушаталар. Алманы дүрткә бүлеп, төшләрен алалар, кабыгын әрчиләр. Помидорларны кайнар суга салып алып, кабыгын чистарталар. Татлы борыч, помидор, кишер һәм алманы иттарткычтан чыгаралар, чуен казанга салып, өстен капламыйча, 40-60 минут пешерәләр. Шуннан соң петрушка белән укроп яфракларын, борыч кузакларын һәм сарымсакны иттарткычтан чыгарып өстиләр. Май, шикәр һәм тоз кушып, яхшылап болгаталар, кайнатып чыгаралар һәм сүндерәләр. Стерильләнгән банкаларга тутырып, тимер капкач белән ябалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев