Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (22-28 май)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

22 май (шимбә). Шәүвәл аеның 10 нчы көне. 12 нче Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 13.58 сәгатьтә калка, 2.28 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 16.42 сәгать.

Шәфкать, сабырлык, мәхәббәт энергиясенә бай көн. Сәламәтлеккә игътибарлы булырга, йөрәккә киеренкелек китермәскә кирәк. Ашкайнату әгъзалары, кан әйләнеше системасы зәгыйфь. Дарулар яхшы үзләштерелә.

22-25 майда кыяр, яшел тәмләткеч үләннәр, кәбестә, бәрәңге, 24, 25, 27, 28 майда баклажан, борыч, суган, сарымсак, томат, 28 майда тамыразыклар чәчү-утырту уңышлы, 26 майда бернәрсә чәчәргә дә, утыртырга да ярамый.

Ютәлдән дәва

Тигез микъдарда алма белән суган уып, шулкадәр үк бал кушалар да, көненә берничә тапкыр 1 әр чәй кашыгы кабалар.

23 май (якшәмбе). Шәүвәл аеның 11 нче көне. 13 нче Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 15.29 сәгатьтә калка, 2.40 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 16.45 сәгать.

Үзгәрешләр көне. Үткәннәр турында уйланып, нәтиҗә ясау яхшы. Ач торырга ярамый – теләсә нәрсә ашарга була. Аралашу, белем алу өчен уңай вакыт. Йөрәк, тире, кан тамырлары зәгыйфь. Чикләвек ашау файдалы.

Диетасыз ябыгу

Бернинди диетасыз да аена 5 килограммга ябыгып була. Моның өчен кичке 7 дән соң ашамаска гына кирәк. Кичке сәгать 7 белән 8 арасында 1 бүлем сарымсак ашап, 300 грамм кефир эчәләр. Әмма панкреатиттан интегүчеләргә болай ябыгырга ярамый.

24 май (дүшәмбе). Шәүвәл аеның 12 нче көне. 14 нче Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 17.03 сәгатьтә калка, 2.54 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 16.48 сәгать.

Иң әһәмиятле эшкә тотыну өчен уңайлы көн. Бүген башланган эш бик яхшы тәмамланачак. Теләсә нинди вак-төяккә игътибарлы булу сорала. Эчәклек һәм тирене чистарту уңай нәтиҗә бирә. Ашказаны асты бизе зәгыйфь. Балан, фасоль, борчак, арпа ашау файдалы.

Бөерне чистарту

Хроник пиелонефриттан интеккәндә, бөерне болай чистартып була. 1 стакан фасольне эмальләнгән кәстрүлдәге 1 литр суда, өстен каплап, сүрән утта 2 сәгать пешерәләр. Аннан соң суын башка савытка бушатып, фасольне изәләр. Көн буена әз-әзләп ашап бетерәләр, суын эчәләр. Башка ризык ашамыйлар. 1 атна буе шундый диетада утырсаң, пиелонефриттан тулысынча диярлек савыгып була.

25 май (сишәмбе). Шәүвәл аеның 13 нче көне. 15 нче Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 18.42 сәгатьтә калка, 3.13 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 16.51 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Бүген кеше үз нәфесенең теләк һәм коткыларына бигрәк тә бирешүчән.Тыелгысыз хисләр күңелсез вакыйгага китерергә мөмкин. Тәэсирләнүчән кешегә аеруча кыен. Балан, мүк җиләге ашау файдалы.

Эч кипкәндә

Эч кибеп интектергәндә, 100 грамм йөземне иттарткычтан чыгарып, шуңа каһвәтарткычта тарттырылган 2-3 аш кашыгы җитен орлыгы кушалар, 50 грамм сенна яфрагы өстиләр, 100 әр грамм бал һәм зәйтүн мае салып, яхшылап болгаталар да, суыткычта саклыйлар. Кич йоклар алдыннан 1 чәй кашыгы кабалар, ярты стакан кайнаган су эчәләр.

26 май (чәршәмбе). Шәүвәл аеның 14 нче көне. 16 нчы Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 20.20 сәгатьтә калка, 3.40 сәгатьтә бата. 14 сәгать 13 минуттан тулы Ай. Көн озынлыгы 16.54 сәгать.

Тыныч, иҗади, уңышлы көн. Һәрнәрсәдә гармониягә омтылу, җан тынычлыгын сак­лау мөһим. Дулкынландыргыч очрашулар булырга мөмкин. Килешүләр төзү уңай нәтиҗә бирә. Кан авырулары кискенләшә. Беркемгә дә үпкә сакламаска кирәк. Бүген бернәрсә чәчәргә дә, утыртырга да ярамый.

Бөтнек чәе

Баш авыртканда, ярты аш кашыгы бөтнек үләнен 1 стакан кайнар суда сүрән утта 15 минут пешерәләр, 45 минут суыткач, сөзәләр һәм стакан тулганчы кайнаган су өстиләр, көненә 2-3 тапкыр, ашарга 15 минут кала, яртышар стакан эчәләр.

27 май (пәнҗешәмбе). Шәүвәл аеның 15 нче көне. 17 нче Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 21.54 сәгатьтә калка, 4.21 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 16.57 сәгать.

Мәхәббәт, иҗат, яшәү шатлыгы көне. Бернәрсә дә планлаштырмыйча, теләгән нәрсәне генә эшләү яхшы. Нерв һәм эндокрин системаларга, күзгә игътибарлырак булу сорала. Үпкәләшкән кешеләр белән дуслашыр вакыт. Яшелчәләрне күбрәк ашау файдалы.

Күз күремен яхшырту

Юка кабыклы 6 лимон, 1 стакан әстерхан чикләвеген иттарткычтан чыгарып, май аенда җыелган 0,5 литр балга кушалар, көненә 3 тапкыр 1 әр аш кашыгы кабалар.

28 май (җомга). Шәүвәл аеның 16 нчы көне. 18 нче Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 23.06 сәгатьтә калка, 5.20 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 17.00 сәгать.

Алдашу, ялганга бай көн. Бизләр системасы, бил, бөер, тире, сукыр эчәк зәгыйфь. Мунчага бару, массаж ясату, ач тору, төрле дәвалану чараларын куллану файдалы. Кәеф төшәргә мөмкин.

Ананаслы кекс

2 йомырка, 75 г шикәр, 100 г атланмай, 150 г он, 6-7 консервланган ананас боҗрасы, 7 г камыркөпшәкләндергеч, ванилин, бер чеметем тоз кирәк. Миксерда йомырканы шикәр белән туглап күпертәләр, аннары йомшартылган атланмай, ванилин, тоз, камыркөпшәкләндергеч кушып тагын туг­лыйлар, әкренләп он өстиләр. Куе камыр барлыкка килә. Форманы майлап, камырны пластик яки агач калак ярдәмендә җәяләр, өстенә матурлап ананас боҗраларын батыралар. 180 градуслы газ мичендә 40-45 минут пешерәләр. Мондый камырдан йөземле кекс та пешерергә була.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев