Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (22-28 гыйнвар) 

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

22 гыйнвар (шимбә). Җөмәдел ахир аеның 19 нчы көне. 21 нче Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында,21.05 сәгатьтә калка,10.07 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 8.02 сәгать.

Сәяхәткә чыгу, теләсә нинди эш башлау өчен айның иң кулай көне. Кеше хәлиткеч карарлар кабул итәргә сәләтле. Физик эш белән шөгыльләнү, җәяү йөрү, чыныгу файдалы. Саф һавада күбрәк булу, табигать белән хозурлану кәефне күтәрә. Умырткалыкның аскы өлеше, әвернә сөяк, аяк зәгыйфь.

Йөрәккә дәва

Калий тозларына бай булганга, бәрәңге бик файдалы. Аның согы организмнан шлак­ларны чыгара, матдәләр алмашын җайга сала, йөрәк мускулын ныгыта. Бәрәңге согы белән июньнән февральгә кадәр арада дәвалану хуплана, аннан соң исә бүлбеләрдә агулы соланин микъдары арта. Бүлбеләрне щетка белән яхшылап юалар, кабыгын әрчемичә, угычтан уалар, чиста марля аша согын сыгалар. Көненә 2-3 тапкыр, ашарга 20-30 минут кала, яртышар стакан эчәләр. Ашказаны согының кислоталылыгы түбән кешеләргә, диабеттан интегүчеләргә болай дәвалану тыела.

23 гыйнвар (якшәмбе). Җөмәдел ахир аеның 20 нче көне. 22 нче Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында,22.28 сәгатьтә калка, 10.16 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 8.06 сәгать.

Акыл җыю, белем алу, фәннәр өйрәнү көне. Юмарт булырга, ашау-эчүдә үзеңне чикләмәскә кирәк. Күбрәк аралашкан саен, яхшы тәэсирләр дә арта бара. Кан әйләнеше системасы, буыннар, умырткалык зәгыйфь.

Помидор сихәте

Помидорда аксым, аминокислоталар, фруктоза, сахароза күп, калий, кальций, фосфор, хром, цинк, магний бар. С витамины анда әфлисун һәм лимондагы кадәр. Әлеге яшелчәдә тимер тозлары тавык итендәгедән 2 тапкырга, балыктагыдан 3 тапкырга күбрәк, шуңа ул азканлылык булганда файдалы. Помидор аппетитны яхшырта, кандагы холестерин микъдарын киметә, яман шеш барлыкка килүне кисәтә. Томат согы симергәндә һәм диабет булганда, матдәләр алмашы бозылганда, үт кудыргыч һәм бәвел кудыргыч чара буларак кулланыла. Үт куыгында таш булса, томат согына шулкадәр үк тозлы кәбестә суы кушалар да, көненә 3 тапкыр ашаганнан соң эчәләр. Эренле җәрәхәтләргә изелгән помидор сылап, өстеннән бинт белән урыйлар, көненә 2-3 тапкыр алыштыралар.

24 гыйнвар (дүшәмбе). Җөмәдел ахир аеның 21 нче көне. 22 нче Ай тәүлегенең дәвамы. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 23.52 сәгатьтә калка, 10.16 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 8.09 сәгать.

Акыл җыю, белем алу, фәннәр өйрәнү көне. Юмарт булырга, ашау-эчүдә үзеңне чикләмәскә кирәк. Күбрәк аралашкан саен, яхшы тәэсирләр дә арта бара. Кан әйләнеше системасы, буыннар, умырткалык зәгыйфь.

25 гыйнвар (сишәмбе). Җөмәдел ахир аеның 22 нче көне. 23 нче Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында,1.20 сәгатьтә калка, 10.28 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 8.13 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Тәвәккәл адымнар ясау хупланмый. Арып-талганчы эшләргә киңәш ителми. Дару үләннәре белән дәвалану уңай нәтиҗә бирә. Иҗат белән шөгыльләнү өчен яхшы вакыт.

Суган һәм сарымсак (1)

Авитаминоз һәм иммунитетка бәйле шактый проблеманы суган һәм сарымсак хәл итә ала. Томау төшкәндә, изелгән суганны марляга төреп, 10-15 минутка борынга куялар, яки 1 өлеш сарымсак согын 2 өлеш үсемлек маена кушып, борынга тамызалар. Пешкән суганны эренле шеш өстенә ябалар. Ютәлләгәндә, бронхит һәм коклюш булганда, ярты кило туралган суган белән 400 грамм шикәрне 1 литр суда 2 сәгать пешерәләр дә, суынгач 50 грамм бал өстәп болгаталар, көненә 3-4 тапкыр 2шәр аш кашыгы кабалар.

26 гыйнвар (чәршәмбе). Җөмәдел ахир аеның 23 нче көне. 24 нче Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында,2.20 сәгатьтә калка, 10.39 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 8.16 сәгать.

Артык активлык күрсәтү хупланмый. Ялгыз калып уйлану өчен уңай вакыт. Эчке тавышка колак салу файдалы. Бизләр системасы, кан тамырлары, тире, эчәклек зәгыйфь. Күзне арытмаска кирәк.

Суган һәм сарымсак (2)

Чи суган суы белән сөял бетерәләр, җәрәхәт төзәтәләр, чәч ныгыталар. Суган һәм сарымсакта фитонцидлар күп, берничә минут сарымсак чәйнәгәндә, авызда бернинди бактерия дә калмый. Әмма грипп белән авырганда күп итеп сарымсак ашарга ярамый, чөнки аның актив матдәләре кан басымын күтәрә, бөерләргә авырлык китерә. Суган белән сарымсакны салкын тиюне кисәтү өчен кулланырга кирәк.

27 гыйнвар (пәнҗешәмбе). Җөмәдел ахир аеның 24 нче көне. 25 нче Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында,2.52 сәгатьтә калка, 10.56 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 8.20 сәгать.

Акыл җыю көне. Интуициягә таянырга була. Күргән төшләр рас килә. Сизү әгъзалары, баш, колак, кан тамырлары зәгыйфь. Энергияне юк-барга сарыф итәргә ярамый. Ач тору файдалы.

28 гыйнвар (җомга). Җөмәдел ахир аеның 25 нче көне. 26 нчы Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында,4.26 сәгатьтә калка, 11.22 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 8.24 сәгать.

Һәртөрле вәсвәсәләргә бай көн. Әйләнә-тирә дөньяны кабул итү кискенләшә, тәэсирләнүчәнлек арта, чит кеше йогынтысына бирешүчәнлек көчәя. Килешүләр төзү уңышлы. Нерв системасы, аяк зәгыйфь. Балык, мүк җиләге, сөт ризыклары ашау файдалы.

Кабак пиццасы

250 г кабак, 2 йомырка, 100 г сыр, яшел петрушка кирәк. Кабакны чистартып, юка телемнәргә турыйлар. Майлы табага тезеп, капкачын каплап, сүрән утта 10 минут кыздыралар, әледән-әле болгаткалап алалар. Йомыркаларны туглыйлар, сырны уалар, петрушканы турыйлар. Кабак өстенә йомырканы агызып, сыр һәм петрушка сибәләр, табаның капкачын ябып, 5 минут пешерәләр.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев