Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (22-28 февраль)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

22 февраль (шимбә). Җөмәдел ахир аеның 29 нчы көне. 29 нчы Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 7.00 сәгатьтә калка, 15.19 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 10.09 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Бернинди вәгъдәләргә дә ышанырга ярамый. Бизләр системасы, кан тамырлары, эчәклек зәгыйфь. Үзеңне үпкәләткән кешеләрне кичерү зарур.

Нут сихәте

Нутта (төрек борчагы) 80 төрле туклык­лы матдә бар. Калий һәм кальцийга бай нутны куллану сөяк, мускул, тешләрне ныгыта. Йод җитешмәгәндә, ул калкансыман биз өчен файдалы. Андагы селен яман шеш күзәнәкләре барлыкка килүдән сак­лый. Нут нервлар какшаганда, холестерин нормадан артканда, диабет интектергәндә ярдәм итә, кан тамырларының тышчасын ныгыта, йөрәк эшчәнлеген яхшырта. Организмны чистарту өчен, ярты стакан борчакны кайнаган суда төн буена (8 сәгать) бүрттерәләр, аннары иттарткычтан чыгарып, көн дәвамында аз-азлап ашап бетерәләр. Дәва курсы – 1 атна. Аннары 1 атна ял итәләр дә, тагын кабатлыйлар. Чистарынуның тулы курсы – 3 ай.

23 февраль (якшәмбе). Җөмәдел ахир аеның 30 нчы көне. 30 нчы, 1 нче Ай тәүлекләре. Ай Балыклар йолдызлыгында, 7.21 сәгатьтә калка, 16.31 сәгатьтә бата. 18 сәгать 33 минуттан яңа Ай. Көн озынлыгы 10.13 сәгать.

Тәүбә итү, гармониягә ирешү көне. Иҗат белән шөгыльләнү, айлык план төзү яхшы. Әйләнә-тирәне дә, үз хисләреңне дә кабул итү кискенләшә, тәэсирләнүчәнлек, интуиция арта. Баш һәм йөрәк зәгыйфь. Арып-талганчы эшләргә, артык кайнар ризык ашарга ярамый. Төрле исләргә аллергия килеп чыгарга мөмкин.

Колмак тамырны тарайта

Кан тамырлары варикоз киңәйгәндә, 1 аш кашыгы колмак күркәсен ваклап, 1 стакан кайнар суга салалар, 15 минут төнәтәләр, суытып, сөзәләр, көненә 3 тапкыр, ашар алдыннан, 1әр стакан эчәләр. Һәрвакыт яңа төнәтмә ясап эчәргә кирәк.

24 февраль (дүшәмбе). Рәҗәб аеның 1 нче көне. 2 нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 7.38 сәгатьтә калка, 17.44 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 10.17 сәгать.

Яңа туган Ай Җир белән Кояш арасында, үзенең караңгы ягы белән Җиргә караган. Ай идарә итә торган һәрнәрсә – хисләр, кәеф, хәтер, кан басымы зәгыйфь. Кан басымы болай да түбән булган гипотониклар өчен бигрәк тә авыр вакыт. Бу чорда укуда уңышлар, тиз савыгу, югары эшчәнлеккә өметләнергә ярамый. Ашаганда талымлы булу хәерле. Аралашуны чикләү зарур.

25 февраль (сишәмбе). Рәҗәб аеның 2 нче көне. 3 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 7.52 сәгатьтә калка, 18.55 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 10.22 сәгать.

Бик актив көн, хәвеф-хәтәр инстинкты, агрессия белән бәйле. Бүген чирләп китү ихтыяр көченең җитәрлек булмавын күрсәтә. Күзләрне арытмаска кирәк.

Күзгә дәва

Ерактан начар күргәндә, аю баланы (бузина) булыша. 3 литрлы банкага катламлап аю баланы җиләкләрен һәм шикәр тутыралар да, кояшта 3 көн төнәтәләр. Көненә 3 тапкыр, ашарга 15 минут кала, 1әр чәй кашыгы эчәләр. Дәва курсы – 1-2 ай, елына 1-2 тапкыр шулай дәваланырга була. Әгәр күзләр эренләсә, ялкынсынса, аларга бәрәңге телемнәре куеп торалар, аннары салкын су белән юалар. Күз кызарса, кычытса, аптекадан алынган тырнак гөл (календула) төнәтмәсендә чылатылган мамык тампон куеп, 10-15 минут ятып торалар.

26 февраль (чәршәмбе). Рәҗәб аеның 3 нче көне. 4 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 8.04 сәгатьтә калка, 20.05 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 10.26 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Теләсә нинди элемтә, танышу, күмәк эш бүген кыен кичерелә. Озаграк йоклау хәерле. Тәмлерәк һәм күбрәк ашау теләге зур булса да, чаманы югалтмаска кирәк. Ач торырга ярамый.

Кабак төше чәе

Бөер авырулары интектергәндә хәлне җиңеләйтү өчен, болай дәваланалар. 1 чәй кашыгы чистартылган кабак төшен 1 стакан кайнар суга салып, ярты сәгать төнәтәләр дә, чәй урынына эчәләр. Көненә берничә тапкыр эчәргә кирәк. Дәва курсы – 1 атна.

27 февраль (пәнҗешәмбе). Рәҗәб аеның 4 нче көне. 5 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 8.16 сәгатьтә калка, 21.16 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 10.31 сәгать.

Бүген юлда булу әйбәт. Ач тору тыела. Күңел нәрсә тели, күпме тели – шулкадәр ашарга була, бигрәк тә яшелчә файдалы. Башлаган эшне ахырына җиткезү зарур. Ашказаны-эчәк авырулары кискенләшү тискәре энергиянең артык күп туплануын күрсәтә. Кан әйләнеше системасы, ияк, муен, бронхлар зәгыйфь.

Муен авыртканда

Миозит кискенләшеп, муен бик каты авыртканда, мондый компресс кую файдалы. 3-5 бәрәңгене кабыгы белән пешерәләр дә, төеп, кайнар килеш марляга сылыйлар. Авырткан урынга куеп, өстеннән йон шарф урыйлар, 1 сәгатьтән алалар. Көненә 1-2 тапкыр ясагач, хәл бер-ике көннән соң ук җиңеләя.

28 февраль (җомга). Рәҗәб аеның 5 нче көне. 6 нчы Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 8.28 сәгатьтә калка, 22.27 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 10.36 сәгать.

Хисчәнлек арта. Һәртөрле аралашу күңелгә ятышлы. Бу көннәрдә әти-әнигә ихтирам көче аеруча куәтләнә, гаиләдә бергә җыелып, балачакның күңелле хатирәләрен яңарту яшәү көче өсти. Бизләр системасы, җилкә, кул,үпкә, бронхлар зәгыйфь, салкын тию ихтималы зур. Теш алдырырга ярамый.

Майсыз табада пешерелә торган коймак

2 шәр стакан сөт һәм он, 2 йомырка, 2 аш кашыгы шикәр, 1 чәй кашыгы тоз, 1 чәй кашыгы серкә белән сүндерелгән сода, чирек стакан үсемлек мае кирәк. Ингредиентларның барысын бергә кушып, миксер белән болгаталар. Майсыз табада пешерәләр. Бик тиз пешә, һәр ягы – 20 шәр секунд чамасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев