Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (22-28 декабрь)

22 декабрь (шимбә). Рабигүл ахир аеның 15 нче көне. 16 нчы Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 15.13 сәгатьтә калка, 7.20 сәгатьтә бата. 20 сәгать 50 минуттан тулы Ай. Көн озынлыгы 7.00 сәгать.

Тыныч, иҗади, уңышлы көн. Һәрнәрсәдә гармониягә омтылу, җан тынычлыгын саклау мөһим. Дулкынландыргыч очрашулар булырга мөмкин. Килешүләр төзү уңай нәтиҗә бирә. Кан авырулары кискенләшә. Беркемгә дә үпкә сакларга ярамый.

Балан сихәте

Йөрәк авыртканда, 3-4 аш кашыгы баланны 1 стакан кайнар суда 4 сәгать төнәтәләр, көненә 3-4 тапкыр 1әр стакан эчәләр. Хроник баш авыртудан интеккәндә, көн саен 1-2 стакан балан согын бал белән эчү файдалы. Бөердәге, үт һәм бәвел куыкларындагы ташларны эретү өчен, көн саен 10-15 балан җимешен төше белән берәм-берәм ашарга кирәк. Бавырны чистарту өчен, ярты килограмм баланны эмальләнгән кәстрүлдә йомшарганчы пешерәләр, иләк аша сыттырып чыгаралар, 250 грамм бал кушалар. 2 атна буе иртән ач карынга һәм йоклар алдыннан 2 шәр аш кашыгы кабалар.

23 декабрь (якшәмбе). Рабигүл ахир аеның 16 нчы көне. 17 нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 16.09 сәгатьтә калка, 8.39 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 7.00 сәгать.

Мәхәббәт, иҗат, яшәү шатлыгы көне. Бернәрсә дә планлаштырмыйча, теләгән нәрсәләрне генә эшләү яхшы. Нерв һәм эндокрин системаларга, күзләргә игътибарлырак булу сорала. Үпкәләшкән кешеләр белән дуслашыр вакыт. Яшелчәләрне күбрәк ашау файдалы.

Бөтнек биздерә

Аракыдан бизү өчен, эмальләнгән кәстрүлдәге 1 стакан кайнар суга 1 аш кашыгы вакланган бөтнек яфрагы салып, капкачын ябып, 15 минут пешерәләр, ярты сәгать төнәткәч, сөзәләр. Көненә 2 тапкыр, ашаганнан соң 1 сәгать үткәч, яртышар стакан эчәләр, 10 минуттан соң ярты стакан суга 1 аш кашыгы аракы кушып, авызны чайкыйлар.

24 декабрь (дүшәмбе). Рабигүл ахир аеның 17 нче көне. 18 нче Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 17.20 сәгатьтә калка, 9.31 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 7.00 сәгать.

Алдашу, ялганга бай көн. Бизләр системасы, бил, бөер, тире, сукыр эчәк зәгыйфь. Мунчага бару, массаж ясату, ач тору, төрле дәвалану чараларын куллану файдалы. Кәеф төшәргә мөмкин.

Миләш дәвалый

Баш авыртканда, йокысызлык интектергәндә көн буена 10 миләш җиләге ашыйлар. Бавыр авыртканда, 20 г миләшне 200 мл кайнар суда төнәтәләр дә, сөзеп, көненә 2-3 тапкыр 100 әр мл эчәләр. Салкын тигәндә, грипп вакытында 2 аш кашыгы кипкән миләш, 1 әр аш кашыгы кипкән кара карлыган җиләген һәм яфрагын кичтән термостагы кайнар суга салып калдыралар, икенче көнне чәй урынына эчәләр. Мондый чәй бөерләрне дә дәвалый. Гипертониядән, атеросклероздан дәвалану өчен, 1 әр аш кашыгы кипкән миләш һәм гөлҗимешне 2 стакан кайнар суда 5 минут пешерәләр, сөлгегә урап, җылы урында 12 сәгать төнәтәләр, сөзәләр, көненә 3-4 тапкыр, ашаганчы, яртышар стакан эчәләр

25 декабрь (сишәмбе). Рабигүл ахир аеның 18 нче көне. 19 нчы Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 18.41 сәгатьтә калка, 10.16 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 7.01 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Күп аралашмас­ка, күз тиюдән, чит тәэсирләрдән сакланыр­га кирәк. Бурычка алырга да, бирергә дә ярамый. Нерв системасы, эчәклек, арканың өске өлеше зәгыйфь.

26 декабрь (чәршәмбе). Рабигүл ахир аеның 19 нчы көне. 20 нче Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 20.06 сәгатьтә калка, 10.50 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 7.01 сәгать.

Үз-үзеңне танып-белү, уйлану, буйсыну, кичерү көне. Өйдә булырга тырышырга, гаиләгә игътибарны арттырырга кирәк. Тәкәбберлек күрсәтергә ярамый. Яңа белем җиңел үзләштерелә. Нерв системасы, сизү әгъзалары, кан тамырлары, ашказаны зәгыйфь. Ит ашауны чикләү хәерле. Канны чистарту уңай нәтиҗә бирә.

Лимон - бавырга шифа

Бавыр авыруларын булдырмас өчен, халык медицинасында бик яхшы чара бар: 2 аш кашыгы атланмай, 1әр аш кашыгы сары һәм яшел лимон согы, 1 бүлем изгән сарымсак, 250 мл кайнар суны кушып, яхшылап болгаталар да, ач карынга эчәләр. Яки урталай кискән 1 лимон өстенә 1 стакан кайнар су салып, төн буе тоталар, иртән ач карынга шуны әз-әзләп эчеп бетерәләр.

27 декабрь (пәнҗешәмбе). Рабигүл ахир аеның 20 нче көне. 21 нче Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 21.33 сәгатьтә калка, 11.17 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 7.02 сәгать.

Сәяхәткә чыгу, теләсә нинди эш башлау өчен айның иң кулай көне. Кеше хәлиткеч карарлар кабул итәргә сәләтле. Физик эш белән шөгыльләнү, җәяү йөрү, чыныгу файдалы. Саф һавада күбрәк булу, табигать белән хозурлану кәефне күтәрә. Умырткалыкның аскы өлеше, әвернә сөяк, аяклар зәгыйфь.

28 декабрь (җомга). Рабигүл ахир аеның 21 нче көне. 22 нче Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 22.56 сәгатьтә калка, 11.38 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 7.03 сәгать.

Акыл җыю, белем алу, фәннәр өйрәнү көне. Юмарт булырга, ашау-эчүдә үзеңне чикләмәскә кирәк. Күбрәк аралашкан саен, яхшы тәэсирләр дә арта бара. Кан әйләнеше системасы, буыннар, умырткалык зәгыйфь.

Каррилы кәбестә

300 г кәбестә, 200 г бәрәңге, 200 г суган, 2-3 аш кашыгы үсемлек мае, ярты аш кашыгы карри порошогы, чирегешәр чәй кашыгы ак әнеч (тмин) һәм төелгән кызыл борыч, 2 канәфер кадагы, дәфнә яфрагы, 50 г томат пастасы, ярты стакан су яки шулпа, тоз кирәк. Башта боҗралап туралган суганны майда кыздыралар, карри өстәп, 3-4 минут сүрән утта пешерәләр, аннары башка тәмләткечләрне һәм туралган кәбестәне өстәп, 10 минут кайнаталар. Бәрәңгене шакмаклап турап, кушалар, томат пастасы, су яки шулпа салып, сүрән утта әзер булганчы пешерәләр, тәменчә тоз өстиләр. Аннары дәфнә яфрагы һәм канәфер кадагын алырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев