Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (22-28 август)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

22 август (шимбә). Мөхәррәм аеның 3 нче көне. 4 нче Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 8.37 сәгатьтә калка, 20.37 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 14.32 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Теләсә нинди элемтә, танышулар, күмәк эш бүген кыен кичерелә. Озаграк йоклау хәерле. Тәмлерәк һәм күбрәк ашау теләге зур булса да, чаманы югалтмаска кирәк. Ач торырга ярамый.

Имбир, куркум, әнеч...

Күп кеше аш тәмләткечләрнең 5-6 төрен генә даими куллана: дәфнә яфрагы, кызыл һәм кара борыч, ваниль, дарчин, канәфер... Ә бит алар бик күп төрле. Имбир элек-­электән куас куйганда, камыр ризыклары әзерләгәндә, ит кыздырганда кулланылган. Кардамон кекс, печенье, торт һәм рулетларны хуш исләндерә, компот ясаганда һәм җиләк-җимеш консервлаганда кушыла. Куркумны Урта Азиядә пылауга салалар, аны кыздырылган бәрәңгегә дә, сөтле дөге боткасына да, томалап пешерелгән кәбес­тәгә дә сибәргә була. Һинд әнече (тмин, кумин) яшелчә, дөге, кузаклылардан ризык әзерләгәндә кушыла, ул ашкайнатуны, күз күремен, баш мие эшчәнлеген яхшырта. Кара горчица орлыгы сарысына караганда ваграк, ул дөгеле, яшелчәле куе ашларны тәмләтү өчен кулланыла. Шамбаланы (утлавык үлән) бигрәк тә борчак, ногыт борчагыннан ризыклар әзерләгәндә, яшелчә томалап пешергәндә өстиләр.

23 август (якшәмбе). Мөхәррәм аеның 4 нче көне. 5 нче Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 10.07 сәгатьтә калка, 20.52 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 14.29 сәгать. 

Бүген юлда булу әйбәт. Ач тору тыела. Күңел нәрсә тели, күпме тели – шулкадәр ашарга була, бигрәк тә яшелчәләр файдалы. Башлаган эшне ахырына җиткезү зарур. Ашказаны-эчәк авырулары кискенләшү тискәре энергиянең артык күп туплануын күрсәтә. Кан әйләнеше системасы, ияк, муен, бронхлар зәгыйфь.

24 август (дүшәмбе). Мөхәррәм аеның 5 нче көне. 6 нчы Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 11.36 сәгатьтә калка, 21.09 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 14.24 сәгать. 

Хисчәнлек арта. Һәртөрле аралашу күңелгә ятышлы. Бу көннәрдә әти-әнигә ихтирам көче аеруча куәтләнә, гаиләдә бергә җыелып, балачакның күңелле хатирәләрен яңарту яшәү көче өсти. Бизләр системасы, җилкә, кул,үпкә, бронхлар зәгыйфь, салкын тию ихтималы зур. Теш алдырырга ярамый. 

Ботка ашарга кирәк

Әгәр 10 көн буена гел ботка ашап торсаң, бик күп авырулардан котылырга була. Бөртек һәм ярмаларның 30 процентка якынын үсемлек аксымы һәм минераллар тәшкил итә. Карабодай канны яхшырта, тары ярмасы кан басымын төшерә, солы боткасы исә организмны магнийга туендыра һәм шуның белән иммунитетны көчәйтә. Солы һәм бодай әле цинк чыганагы да. Арпа эчне йомшарта, организмнан шлак һәм токсиннарны чыгара, май алмашын җайга сала. Манный боткасының гына бер файдасы да юк.

25 август (сишәмбе).  Мөхәррәм аеның 6 нчы көне. 7 нче Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 13.05 сәгатьтә калка, 21.31 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 14.20 сәгать. 

Һава энергиясенә бәйле көн. Тынгысызланырга, гайбәт сөйләргә ярамый. Ялгыз калып уйлану файдалы. Нерв системасы, үпкә зәгыйфь. Ач тору, ашказанын һәм эчәклекне чистарту уңай нәтиҗә бирә. 

Гөлҗимеш шифасы

Кандагы шикәр микъдарын киметү өчен, 5 гөлҗимешне изеп, өстенә 1 стакан кайнар су салалар, сүрән утта 5 минут пешерәләр. 4-5 сәгать төнәткәч, сөзәләр. Өчкә бүлеп, көненә 3 тапкыр, ашарга ярты сәгать кала эчәләр. Дәва курсы – 4-5 атна.

26 август (чәршәмбе). Мөхәррәм аеның 7 нче көне. 8 нче Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 14.30 сәгатьтә калка, 22.00 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 14.15 сәгать. 

Бүген бигрәк тә ут белән эш иткәндә сак­лык сорала. Ризык җиңел үзләштерелүчән булырга тиеш. Ашказаны, бизләр системасы зәгыйфь, невралгия һәм стенокардияне кисәтү чаралары уңай нәтиҗә бирә. Колак авыртырга мөмкин. Бу атнада күзне саклау мөһим.

Дүләнә сихәте

Климакс вакытында хәлне җиңеләйтү өчен, дүләнә чәчәге һәм җимешен тигез микъдарда кушып, 3 аш кашыгы катнашманы 3 стакан кайнар суда 2 сәгать төнәтәләр, сөзәләр. Көненә 3 тапкыр, ашарга 30 минут кала, 1 әр стакан эчәләр. Хәл җиңеләйгәнче шулай дәваланалар.

27 август (пәнҗешәмбе). Мөхәррәм аеның 8 нче көне. 9 нчы Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 15.47 сәгатьтә калка, 22.40 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 14.11 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн, алдашу, ялганга бай. Хәтта сыйфатлы ризык белән дә агулану ихтималы бар. Күп аралашу хупланмый. Фикерләрне тупларга, үзегезне үпкәләткән кешеләрне кичерергә кирәк. Үпкә, ашказаны зәгыйфь. Кан басымы күтәрелергә, йөрәк, арка яки баш авыртырга мөмкин. Мунча керү файдалы.

28 август  (җомга).  Мөхәррәм аеның 9нчы көне. 10 нчы Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 16.51 сәгатьтә калка, 23.32 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 14.06 сәгать. 

Нәсел, гаилә, гореф-гадәтләр белән бәйле көн. Ял итү, йокы туйдыру, гаиләне ныгыту өчен иң шәп вакыт. Әйләнә-тирәдәгеләргә игътибарлырак булу сорала. Сизү әгъзалары, йөрәк-кан тамырлары системасы, сөякләр зәгыйфь. Ач тору файдалы.

Көзге салат

Салат өчен 2 шәр кг помидор һәм кыяр, 7 болгар борычы, 3 баш сарымсак, 2 аш кашыгы тоз, 250 г шикәр, 150 г үсемлек мае, 80 г аш серкәсе кирәк. Помидор, болгар борычы, сарымсакны турап, шуңа тоз, шикәр комы, үсемлек мае, аш серкәсе салып, 10 минут кайнаталар. Кыярны 1,5 см калынлыктагы телемнәргә турыйлар да, башка яшелчәләр янына салалар, 5 минуттан соң банкаларга тутырып, тимер капкач белән каплыйлар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев