Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (21-27 сентябрь)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

21 сентябрь (шимбә). Мөхәррәм аеның 22 нче көне. 23 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 20.56 сәгатьтә калка, 13.16 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 12.20 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Тәвәккәл адымнар ясау хупланмый. Арып-талганчы эшләргә киңәш ителми. Операцияләр ясатмау хәерлерәк. Дару үләннәре белән дәвалану уңай нәтиҗә бирә. Иҗат белән шөгыльләнү өчен яхшы вакыт.

Уяу булу зарур

Кардиологлар фикеренчә, 35 яшьтән соң һәр кеше артериаль кан басымын контрольдә тотарга тиеш – нәкъ шул яшьтә гипертония башлану ихтималы зур. Шунлыктан әледән-әле тикшеренергә: көндәлек табыннан майлы һәм холестеринлы ризык­лар санын киметергә; тәмәкене ташларга; ябыгырга; физик активлыкны арттырырга кирәк. Кан тамырларын чистарту өчен, 5әр аш кашыгы нарат ылысы һәм суган кабыгын, 3 аш кашыгы гөлҗимешне 4 стакан суда кайнатып, җылы урында төн буе төнәтәләр, иртән сөзеп, көненә 3-5 тапкыр эчәләр, һәр порциягә 1 чәй кашыгы яңа сыгылган лимон согы кушалар.

22 сентябрь (якшәмбе). Мөхәррәм аеның 23 нче көне. 24 нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 21.41 сәгатьтә калка, 14.24 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 12.16 сәгать.

Артык активлык күрсәтү хупланмый. Ялгыз калып уйлану өчен уңай вакыт. Эчке тавышка колак салу файдалы. Бизләр системасы, кан тамырлары, тире, эчәклек зәгыйфь. Күзләрне арытмаска кирәк.

Һәркайсы сихәт бирә

Кыяр, бәрәңге, торма, чөгендер, кәбестә ашау бавырны яшәртә. Яшел салат, кыяр, кәбестә бөерләр эшчәнлеген яхшырта. Чөгендер, әспе (спаржа), кәбестә канда шикәр микъдарын киметә. Йөзем согын даими куллану кан басымын төшерә. 10-20 көн буе рәттән икешәр алма ашау кан басымын җайга сала. Күрәгә яки өрек төнәтмәсе шешенүне бетерә. Моның өчен 1 литр кайнаган суга 100 грамм күрәгә салып, 6 сәгать төнәтәләр, бал кушып эчәләр.

23 сентябрь (дүшәмбе). Мөхәррәм аеның 24 нче көне. 25 нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 22.42 сәгатьтә калка, 15.22 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 12.12 сәгать.

Акыл җыю көне. Интуициягә таянырга була. Күргән төшләр рас килә. Сизү әгъзалары, баш, колак, кан тамырлары зәгыйфь. Энергияне юк-барга сарыф итәргә ярамый. Ач тору файдалы.

Бөерне чистарту

Чөгендерне чистартып, дүрткә бүләләр дә, ярты стакан су, 2 аш кашыгы үсемлек мае өстәп, томалап, газ мичендә ярты сәгать пешерәләр. Аннары чөгендерне һәм 2 бүлем сарымсакны эре угычта уып, каймак өстиләр дә, кичке аш урынына икмәксез ашыйлар, аннан соң балсыз чәй эчәләр.

24 сентябрь (сишәмбе). Мөхәррәм аеның 25 нче көне. 25 нче Ай тәүлегенең дәвамы. Ай Арыслан йолдызлыгында, 16.09 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 12.07 сәгать.

Акыл җыю көне. Интуициягә таянырга була. Күргән төшләр рас килә. Сизү әгъзалары, баш, колак, кан тамырлары зәгыйфь. Энергияне юк-барга сарыф итәргә ярамый. Ач тору файдалы.

Балан дәвалый

Балан җиләкләрендә пектин, органик кислоталар, бигрәк тә С витамины күп. Балан иммунитетны төрле вирусларга каршы торырга әзерли, организмның тонусын күтәрә. Моның өчен 1 аш кашыгы җиләкне 200 мл кайнар суда төнәтәләр, сөзәләр, көненә 2 тапкыр яртышар стакан эчәләр. Салкын тигәндә, ярты стакан баланны ярты литр кайнар суда 8-10 минут пешерәләр, суытып, сөзәләр, 3 аш кашыгы бал кушып болгаталар да, көненә 4 тапкыр, ашар алдыннан, 100 әр мл эчәләр.

25 сентябрь (чәршәмбе). Мөхәррәм аеның 26 нчы көне. 26 нчы Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 23.58 сәгатьтә калка, 16.45 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 12.03 сәгать.

Һәртөрле вәсвәсәләргә бай көн. Әйләнә-тирә дөньяны һәм төрле кичереш­ләрне кабул итү кискенләшә, тәэсирләнүчәнлек арта, чит кеше йогынтысына бирелүчәнлек көчәя. Килешүләр төзү уңышлы. Нерв системасы, аяклар зәгыйфь. Теш дәвалату өчен начар вакыт. Балык, мүк җиләге, сөт ризыклары ашау файдалы.

Грипптан саклану

Халык медицинасында күптән сыналган чара бар. Салкыннар башлану белән, көн саен йокларга ятар алдыннан сарымсак парын суларга кирәк. Моның өчен 1 баш сарымсакны вак кына турап, кәстрүлдә кайнап торган 2 л суга салалар да, зур сөлге белән томаланып, шуның парын сулыйлар.

26 сентябрь (пәнҗешәмбе). Мөхәррәм аеның 27 нче көне. 27 нче Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 1.23 сәгатьтә калка, 17.12 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 11.58 сәгать.

Бу көннәрдә организм хәлсез, шунлыктан күбрәк йоклау файдалы. Нерв системасы, сизү әгъзалары зәгыйфь. Кан һәм лимфа авырулары кискенләшергә мөмкин. Кан басымын контрольдә тоту сорала.

27 сентябрь (җомга). Мөхәррәм аеның 28 нче көне. 28 нче Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 2.55 сәгатьтә калка, 17.34 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 11.53 сәгать.

Айның иң яхшы көннәреннән берсе. Энергетикасы бик уңай. Көтелмәгән очрашулар берсеннән-берсе кызыклырак булачак. Хисләр тернәкләнә, аралашу теләге уяна. Сизү әгъзалары, аеруча күзләр зәгыйфь. Кан басымын контрольдә тоту зарур. Яңа Ай туарга ике генә көн калып бара, караңгы, Айсыз төннәр күңелгә шом сала. Организмны чистарту, ач тору уңай нәтиҗә бирә.

Чөгендерле кишер

Тирән чуен казанда әзерләү яхшы. Чөгендерне яртылаш пешерәләр, суытып, чистарталар, эре угычтан уалар. Казанда үсемлек мае кыздырып, шуңа эре угычта уылган 3-4 кишер салалар, чөгендер өстиләр, әледән-әле болгаткалап, 40 минут томалап пешерәләр. Тоз, борыч, 2-3 баш кыздырылган суган, 1 баш вак кына туралган сарымсак, яшел тәмләткеч үләннәр өстиләр. Ипигә ягып ашыйлар.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев