Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (21-27 ноябрь)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

21 ноябрь (шимбә). Рабигүл ахир аеның 6 нчы көне. 7 нче Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 13.21 сәгатьтә калка, 21.42 сәгатьтә бата. 1нче фаза. Көн озынлыгы 7.55 сәгать.

Һава энергиясенә бәйле көн. Тынгысызланырга, гайбәт сөйләргә ярамый. Ялгыз калып уйлану файдалы. Нерв системасы, үпкә зәгыйфь. Ач тору, ашказанын һәм эчәклекне чистарту уңай нәтиҗә бирә.

Сөттә пешкән алма

Эч кибүдән интеккәндә, 2 алманы турап, 2 стакан сөт һәм ярты стакан суга салалар, кайнап чыккач, 7 минут пешерәләр, ач карынга ашап бетерәләр. Яисә помидор, чөгендер, кишер, болгар борычы, суганны (төгәл пропорцияләр юк, чөгендер генә башка яшелчәләрдән күбрәк булырга тиеш) иттарткычтан чыгаралар, тоз һәм шикәр кушып, пешерәләр, пыяла банкага салып, суыткычта саклыйлар. Иртән һәм кичен, ашар алдыннан, 1-3 аш кашыгы ашыйлар. Эчәклекнең эше җайга салынсын өчен, бу ризыкны даими куллану зарур.

22 ноябрь (якшәмбе). Рабигүл ахир аеның 7 нче көне. 8 нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында,13.38 сәгатьтә калка, 23.00 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 7.52 сәгать.

Бүген бигрәк тә ут белән эш иткәндә саклык сорала. Ризык җиңел үзләштерелүчән булырга тиеш. Ашказаны, бизләр системасы зәгыйфь, невралгия һәм стенокардияне кисәтү чаралары уңай нәтиҗә бирә. Колак авыртырга мөмкин. Бу атнада күзне саклау мөһим.

Сельдерей сихәте

Шикәр чиреннән интеккәндә, 20 грамм сельдерей тамырын 200 мл суда 30 минут пешерәләр (яфрагы һәм сабаклары да ярый, аларны 15 минут пешерү җитә), суыткач, сөзәләр һәм көненә 3-4 тапкыр 2-3 әр аш кашыгы эчәләр. Дәва курсы – 4 атна, һәр курстан соң 5-7 көнлек тәнәфес ясарга кирәк.

23 ноябрь (дүшәмбе). Рабигүл ахир аеның 8 нче көне. 9 нчы Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында,13.52 сәгатьтә калка. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 7.48 сәгать.

Авыр энергетикалы көн, алдашу, ялганга бай. Хәтта сыйфатлы ризык белән дә агулану ихтималы бар. Күп аралашу хупланмый. Фикерләрне тупларга, үзегезне үпкәләткән кешеләрне кичерергә кирәк. Үпкә, ашказаны зәгыйфь. Кан басымы күтәрелергә, йөрәк, арка яки баш авыртырга мөмкин. Мунча керү файдалы.

Астмадан – кестәрә

Сулыш кысылганда, астма интектергәндә, дару кестәрәсе (буквица) ярдәм итә. Кичен, эмальләнгән кәстрүлдәге ярты литр суга 2 аш кашыгы вакланган үләнне салып, кайнатып чыгаралар, сүрән утта 7 минут пешерәләр, җылы итеп төреп, төнгелеккә калдыралар. Иртән сөзәләр һәм көненә 3 тапкыр, ашарга 30 минут кала, 150 шәр мл эчәләр. Дәва курсы – 1 ай.

24 ноябрь (сишәмбе). Рабигүл ахир аеның 9 нчы көне.10 нчы Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 14.03 сәгатьтә калка, 0.15 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 7.45 сәгать.

Нәсел, гаилә, гореф-гадәтләр белән бәйле көн. Ял итү, йокы туйдыру, гаиләне ныгыту өчен иң шәп вакыт. Әйләнә-тирәдәгеләргә игътибарлырак булу сорала. Сизү әгъзалары, йөрәк-кан тамырлары системасы, сөякләр зәгыйфь. Ач тору файдалы.

Шикәрне чикләвек киметә

Кандагы шикәр микъдарын киметү өчен, имән чикләвеген киптерәләр, порошок хәленә килгәнче төяләр, иртән ач карынга, ашарга 1 сәгать кала, 1 чәй кашыгы һәм кичке аштан соң 1 сәгать үткәч 1 чәй кашыгы кабалар, артыннан су эчәләр. Йоклаганчы башка бернәрсә дә ашамыйлар. Дәва курсы – 1 атна, аннары 7 көн ял итеп, тагын кабатлыйлар. Шундый 4 курс үтү яхшы.

25 ноябрь (чәршәмбе). Рабигүл ахир аеның 10 нчы көне. 11 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында,14.13 сәгатьтә калка, 1.28 сәгатьтә бата.2 нче фаза. Көн озынлыгы 7.43 сәгать.

Үзгәрү, сафлык, катгыйлык көне. Һәр эштә дә сак һәм игътибарлы булу сорала. Башланган эшне ахырына җиткерергә кирәк. Бу көннең энергетик куәте бик зур, кешедә искиткеч табигый көч уянырга мөмкин. Арып-талганчы эшләргә ярамый. Сизү әгъзалары, йөрәк, умырткалык, үпкә зәгыйфь.

26 ноябрь (пәнҗешәмбе). Рабигүл ахир аеның 11 нче көне. 12 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 14.22 сәгатьтә калка, 2.40 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 7.40 сәгать.

Шәфкать, сабырлык, мәхәббәт энергиясенә бай көн. Сәламәтлеккә игътибарлы булырга, йөрәккә киеренкелек китермәскә кирәк. Ашкайнату әгъзалары, кан әйләнеше системасы зәгыйфь. Дарулар яхшы үзләштерелә.

Ангинадан дәва

Каһвәтарткычта тарттырылган ярты стакан әнеч (тмин) орлыгын 1 стакан суда 15 минут пешерәләр. Барлыкка килгән куе массаны сөзеп, чирек стакан су кушалар һәм тагын кайнатып чыгаралар. Һәр ярты сәгать саен 1 әр аш кашыгы эчәләр. 2 сәгатьтән соң ук хәл җиңеләя, 4 сәгатьтән исә авырту басыла. Тамак авыртуы бетмәсә, дәвалануны дәвам итәләр.

27 ноябрь (җомга). Рабигүл ахир аеның 12 нче көне. 13 нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында,14.33 сәгатьтә калка, 3.52 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 7.37 сәгать.

Үзгәрешләр көне. Үткәннәр турында уйланып, нәтиҗәләр ясау яхшы. Ач торырга ярамый – теләсә нәрсә ашарга була. Аралашу, белем алу өчен уңай вакыт. Йөрәк, тире, кан тамырлары зәгыйфь. Чикләвек ашау файдалы.

Балык бәлеше

100 әр г каймак һәм майонез, 2 йомырка, 6 аш кашыгы он, 3-4 бәрәңге, 1 консерва (сайра яки ставрида), 1 баш суган, берәр чеметем тоз һәм сода кирәк. Каймак, майонез, йомырка, он, тоз, содадан камыр туглыйлар. Шуның яртысын майланган табага агызалар. Өстенә эре угычтан уып, согы сыгып алынган бәрәңге, изелгән консерва һәм вак кына туралган суган салалар, борыч сибәләр, калган камырны тигезләп җәяләр. Газ мичендә 30-40 минут пешерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев