Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (21-27 март)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

21 март (шимбә). Рәҗәб аеның 27 нче көне. 27 нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 5.28 сәгатьтә калка, 14.20 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 12.17 сәгать.

Бу көннәрдә организм хәлсез, шунлыктан күбрәк йоклау файдалы. Нерв системасы, сизү әгъзалары зәгыйфь. Кан һәм лимфа авырулары кискенләшергә мөмкин. Кан басымын контрольдә тоту сорала.

Артка таба йөрү файдалы

Бил авыртканда, иртән һәм кичен 20 шәр минут артка таба йөрергә кирәк икән, бу умырткалык өчен бик файдалы. Ә кытайлар болай йөрү баш миен яшәртә дип саный. Артка таба барганда, нерв күзәнәкләре арасындагы бәйләнеш ныгый, баш мие нейроннарының үзара элемтәсе көчәйгән саен, кешенең хәтере һәм интеллекты куәтләнә бара.

22 март (якшәмбе). Рәҗәб аеның 28 нче көне. 28 нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 5.46 сәгатьтә калка, 15.33 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 12.22 сәгать.

Айның иң яхшы көннәреннән берсе. Энергетикасы бик уңай. Көтелмәгән очрашулар берсеннән-берсе кызыклырак булачак. Хисләр тернәкләнә, аралашу теләге уяна. Сизү әгъзалары, аеруча күзләр зәгыйфь. Кан басымын контрольдә тоту зарур. Яңа Ай туарга ике генә көн калып бара, караңгы, Айсыз төннәр күңелгә шом сала. Организмны чистарту, ач тору уңай нәтиҗә бирә.

23 март (дүшәмбе). Рәҗәб аеның 29 нчы көне. 29 нчы Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 6.00 сәгатьтә калка, 16.44 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 12.26 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Бернинди вәгъдәләргә дә ышанырга ярамый. Бизләр системасы, кан тамырлары, эчәклек зәгыйфь. Үзеңне үпкәләткән кешеләрне кичерү зарур.

Мелисса сихәте

Сулыш кысылганда, баш әйләнгәндә, артык каты арыганда, көненә 5-6 тапкыр 40-60 тамчы яңа сыгылган мелисса согын, сөткә кушып, 1 чәй кашыгы бал белән эчәләр. Мелисса йөрәк авыртуын баса, йөрәк тибешен акрынайта. Чуан (фурункул) чыкканда, мускуллар авыртканда, буыннар сызлаганда, мелисса төнәтмәсе белән компресс куярга була. Яфракларын кайнар суда пешекләп, ярага япсаң, авыртуны баса. Теш сызлаганда, уртлар канаганда, мелисса төнәтмәсе белән авызны чайкау булыша.

24 март (сишәмбе). Рәҗәб аеның 30 нчы көне. 30 нчы, 1 нче Ай тәүлекләре. Ай Кучкар йолдызлыгында, 6.12 сәгатьтә калка, 17.55 сәгатьтә бата. 12 сәгать 29 минуттан яңа Ай. Көн озынлыгы 12.31 сәгать.

Тәүбә итү, гармониягә ирешү көне. Иҗат белән шөгыльләнү, айлык план төзү яхшы. Әйләнә-тирәне дә, үз хисләреңне дә кабул итү кискенләшә, тәэсирләнүчәнлек, интуиция арта. Баш һәм йөрәк зәгыйфь. Арып-талганчы эшләргә, артык кайнар ризык ашарга ярамый. Төрле исләргә аллергия килеп чыгарга мөмкин.

Остеопороздан – тузганак

Чирек чәй кашыгы вакланган тузганак тамырын 1 стакан кайнар суга салып, кайнатып чыгаралар, өстен каплап, 2 сәгать төнәтәләр, сөзәләр, көненә 4 тапкыр, ашарга ярты сәгать кала, чирегешәр стакан эчәләр.

25 март (чәршәмбе). Шәгъбән аеның 1 нче көне. 2 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 6.24 сәгатьтә калка, 19.06 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 12.36 сәгать.

Яңа туган Ай Җир белән Кояш арасында, үзенең караңгы ягы белән Җиргә караган. Ай идарә итә торган һәрнәрсә – хисләр, кәеф, хәтер, кан басымы зәгыйфь. Кан басымы болай да түбән булган гипотониклар өчен бигрәк тә авыр вакыт. Бу чорда укуда уңышлар, тиз савыгу, югары эшчәнлеккә өметләнергә ярамый. Ашаганда талымлы булу хәерле. Аралашуны чикләү зарур.

Гөлҗимеш дәвалый

Бәвел тотмаудан, энурездан интеккәндә, 4 аш кашыгы төелгән гөлҗимеш җиләге һәм 1 аш кашыгы кызыл бөрлегәнне (костяника) 1литр суга салып, сүрән утта 30 минут пешерәләр, аннары 2 аш кашыгы гөлҗимеш чәчәге өстиләр, кайнап чыккач, сүндерәләр. Суыталар, салкын килеш, көненә 2 тапкыр 1 әр стакан эчәләр.

26 март (пәнҗешәмбе). Шәгъбән аеның 2 нче көне. 3 нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 6.36 сәгатьтә калка, 20.16 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 12.40 сәгать.

Бик актив көн, хәвеф-хәтәр инстинкты, агрессия белән бәйле. Бүген чирләп китү ихтыяр көченең җитәрлек булмавын күрсәтә. Күзне арытмаска кирәк.

Тоз утырудан - дәфнә яфрагы

300 грамм суга 5 грамм дәфнә яфрагы салып, нәкъ 5 минут кайнаталар, 3-4 сәгать төнәтәләр, 3 көн буе һәр сәгать саен 1әр аш кашыгы эчәләр (иртәнге 8 дән кичке 6 га кадәр). Аннары 2 атна ял итәләр дә, кабат 3 көн шулай дәваланалар.

27 март (җомга). Шәгъбән аеның 3 нче көне. 4 нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 6.49 сәгатьтә калка, 21.29 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 12.45 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Теләсә нинди элемтә, танышулар, күмәк эш бүген кыен кичерелә. Озаграк йоклау хәерле. Тәмлерәк һәм күбрәк ашау теләге зур булса да, чаманы югалтмаска кирәк. Ач торырга ярамый.

Харчо

500 г сыер ите, 2 баш суган, 1 кишер, 4 помидор, 2 татлы борыч, 4 бүлем сарымсак, 5 аш кашыгы дөге, ярты стакан әстерхан чикләвеге, 8 борчак кара борыч, 2 данә дәфнә яфрагы, 2 аш кашыгы үсемлек мае, 1,5 чәй кашыгы тоз, тәменчә хмели-сунели һәм кинза,1 данә ачы чили борычы кирәк. Итне уртача зурлыктагы кисәкләргә турап, көчле утта 10 минут кыздыралар, туралган суган белән кишер өстәп, тагын 10 минут кыздыралар, аннары, кәстрүлгә салып, 2,5 литр су өстиләр, 30-45 минут пешерәләр. Угычта уылган помидор, туралган татлы борыч, дөге салып, 10 минут пешерәләр, аннары вакланган чикләвек, дәфнә яфрагы, пычак йөзе белән сытылган кара борыч һәм издерелгән сарымсак салып, тагын 5 минут пешерәләр дә, сүндергәч, 20 минут тоталар. Тәлинкәләргә бүлгәндә, туралган яшел тәмләткеч үләннәр һәм теләгән кешегә боҗралап туралган ачы борыч салып бирәләр.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев