Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама  (20-26 июнь)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

20 июнь (шимбә). Шәүвәл аеның  28 нче  көне.  29 нчы Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 2.22  сәгатьтә калка,  19.46  сәгатьтә бата.   4 нче  фаза. Көн озынлыгы 17.35 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Бернинди вәгъдәләргә дә ышанырга ярамый. Бизләр системасы, кан тамырлары, эчәклек зәгыйфь. Үзеңне үпкәләткән кешеләрне кичерү зарур. 

Тырнак гөл сихәте (1) 

Тамак авыртканда, грипп, ангина булганда, 1 аш кашыгы тырнак гөл чәчәген 1 стакан кайнар суда бераз суынганчы төнәтәләр дә, сәгать саен тамакны чайкыйлар. 1 аш кашыгы төнәтмәне, шулкадәр үк суга кушып, сәгать ярым саен эчәләр. Грипп йоктырганда, яртышар стакан төнәтмәне көненә 4 тапкыр эчәләр. Яртылаш су кушып, көненә 3 тапкыр борынны юдырталар. Салкын тиюгә үк тигез күләмдә тырнак гөл чәчәген һәм эвкалипт яфрагын кушып, чәй пешереп эчсәң, тиз арада сихәтләнеп була. Вируслы кизүләр чорында, җәйге эсседә 1 чәй кашыгы чәчәкне 1 стакан кайнар суда 30 минут төнәтеп, бал кушып, ач карынга эчәргә кирәк. Дәва курсы 3 атнадан да ким булмаска тиеш. 

21 июнь (якшәмбе). Шәүвәл аеның  29 нчы  көне. 30 нчы, 1 нче Ай тәүлекләре. Ай Кысла йолдызлыгында, 2.56  сәгатьтә калка,   20.52 сәгатьтә бата.    09 сәгать 43 минуттан яңа Ай. Көн озынлыгы  17.35 сәгать. 

 Тәүбә итү, гармониягә ирешү көне. Иҗат белән шөгыльләнү, айлык план төзү яхшы. Тәэсирләнүчәнлек, интуиция арта. Баш һәм йөрәк зәгыйфь. Арып-талганчы эшләргә, артык кайнар ризык ашарга ярамый. Төрле исләргә аллергия килеп чыгарга мөмкин. 

Тырнак гөл сихәте (2)

Баш бармак янындагы сөяк чыкмасын өчен, 4 аш кашыгы ваклап киптерелгән  чәчәкне  шешәдәге 1 стакан алма серкәсенә салалар, 50 мл йод өстиләр, яхшылап болгатып, 14 көн тоталар, аннары аяк табаннарына һәм сөяк турысына иртән һәм кичен ышкыйлар. Төнәтмәне суыткычта саклыйлар. Авырту шундук басыла, аякларның аруы кими. Климакс вакытында хатын-кызның хәлен җиңеләйтү өчен, 2 чәй кашыгы кипкән чәчәкне 2 стакан кайнар суга салып, 2 сәгать төнәтәләр, сөзеп, көненә 4 тапкыр яртышар стакан эчәләр. Мондый төнәтмә баш авыртканда, баш әйләнгәндә, йокысызлык интектергәндә дә булыша. 

22 июнь (дүшәмбе). Зөлкагдә аеның 1 нче  көне. 2 нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 3.42  сәгатьтә калка, 21.47  сәгатьтә бата.   1 нче  фаза. Көн озынлыгы 17.34 сәгать. 

Яңа туган Ай Җир белән Кояш арасында, үзенең караңгы ягы белән Җиргә караган. Ай идарә итә торган һәрнәрсә – хисләр, кәеф, хәтер, кан басымы зәгыйфь. Кан басымы болай да түбән булган гипотониклар өчен бигрәк тә авыр вакыт. Бу чорда укуда уңышлар, тиз савыгу, югары эшчәнлеккә өметләнергә ярамый. Ашаганда талымлы булу хәерле. Аралашуны чикләү зарур. 22-30 июньдә кәбестә, суган, укроп, әспе, шпинат, петрушка,борчак, берьеллык чәчәкләр чәчү, ирис, чалмабаш (пион), флоксларның тамырларын бүлү уңышлы. 

23 июнь (сишәмбе). Зөлкагдә аеның 2 нче  көне. 3 нче Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 4.44  сәгатьтә калка, 22.29  сәгатьтә бата.  1  нче  фаза. Көн озынлыгы 17.34 сәгать. 

 Бик актив көн, хәвеф-хәтәр инстинкты, агрессия белән бәйле. Бүген чирләп китү ихтыяр көченең җитәрлек булмавын күрсәтә. Күзне арытмаска кирәк. 

24 июнь (чәршәмбе). Зөлкагдә аеның 3 нче  көне. 4 нче Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 5.58 сәгатьтә калка,  22.59 сәгатьтә бата.  1  нче  фаза. Көн озынлыгы  17.34 сәгать. 

 Авыр энергетикалы көн. Теләсә нинди элемтә, танышулар, күмәк эш бүген кыен кичерелә. Озаграк йоклау хәерле. Тәмлерәк һәм күбрәк ашау теләге зур булса да, чаманы югалтмаска кирәк. Ач торырга ярамый.

Инҗир - йөрәккә шифа

Инҗирдә калий һәм клетчатка күп, шунлыктан ул эч кипкәндә, канда холестерин микъдары артканда файдалы. Ул ачлык хисен яхшы баса. Инҗирдә тимер алмадагыдан күбрәк, шуңа ул анемиядән интегүчеләр өчен менә дигән дару булып тора. Тахикардия, бронхиаль астма, ютәл, ангинадан дәваланганда да, инҗир - алыштыргысыз җимеш.

25 июнь (пәнҗешәмбе). Зөлкагдә аеның  4 нче  көне. 5 нче Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 7.21 сәгатьтә калка, 23.21  сәгатьтә бата.   1 нче  фаза. Көн озынлыгы 17.33 сәгать. 

Бүген юлда булу әйбәт. Ач тору тыела. Күңел нәрсә тели, күпме тели – шулкадәр ашарга була, бигрәк тә яшелчә файдалы. Башлаган эшне ахырына җиткезү зарур. Ашказаны-эчәк авырулары кискенләшү тискәре энергиянең артык күп туплануын күрсәтә. Кан әйләнеше системасы, ияк, муен, бронхлар зәгыйфь.

26 июнь (җомга). Зөлкагдә аеның 5 нче  көне. 6 нчы Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 8.48  сәгатьтә калка,   23.39 сәгатьтә бата.   1 нче  фаза. Көн озынлыгы  17.33 сәгать. 

Хисчәнлек арта. Һәртөрле аралашу күңелгә ятышлы. Бу көннәрдә әти-әнигә ихтирам көче аеруча куәтләнә, гаиләдә бергә җыелып, балачакның күңелле хатирәләрен яңарту яшәү көче өсти. Бизләр системасы, җилкә, кул,үпкә, бронхлар зәгыйфь, салкын тию ихтималы зур. Теш алдырырга ярамый.

Күркә кайнатмасы

Бу гади генә кайнатма түгел, ә полиартрит, бронхит, ангина, астма, грипптан һәм башка күп чирләрдән дәва. Чыршы яки нарат күркәсен 15 майдан 15 июньгә кадәр, ачылганчы  җыярга кирәк. 1 килограмм күркәгә башта  ширбәт ясыйлар: 2 стакан суга 1,5 килограмм  шикәр  салып, сүрән утта кайнаталар, куерып, үтә  күренмәлегә  әйләнгәч, сүндерәләр. Юылган күркә өстенә (кайберәүләр 1 сәгать, кемнәрдер исә 12 сәгать суда тотарга куша) ширбәтне салып, өстен каплап, 4 сәгать тоталар. Аннан соң утка куеп кайнатып чыгаралар, әмма  кайнатмыйлар. Шул рәвешле 3 тапкыр кабатлыйлар. Ахыргысында 45 минут кайнаталар, бераз суынгач, банкаларга тутыралар. Кайнатма бик файдалы булса да, бөерләре авырткан кешеләргә, авырлы, бала имезүче хатын-кызларга, 60 яшьтән өлкәнрәкләргә саклык белән генә кулланырга киңәш ителә. Сәламәт кешегә дә  көнгә 2 аш кашыгыннан   артык ашарга ярамый.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев