Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (20-26 февраль)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

20 февраль (шимбә). Рәҗәб аеның 8 нче көне. 10 нчы Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 9.49 сәгатьтә калка, 3.08 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 10.03 сәгать.

Нәсел, гаилә, гореф-гадәтләр белән бәйле көн. Ял итү, йокы туйдыру, гаиләне ныгыту өчен иң шәп вакыт. Әйләнә-тирәдәгеләргә игътибарлырак булу сорала. Сизү әгъзалары, йөрәк-кан тамырлары системасы, сөякләр зәгыйфь. Ач тору файдалы.

Иммунитетны ныгыту (1)

2 аш кашыгы әстерхан чикләвеге яфрагын термостагы ярты литр кайнар суга салып, төнгелеккә калдыралар, көненә чирегешәр стакан эчәләр. Ай буена көн саен 5-6 әстерхан чикләвеге ашау да иммунитетны ныгыта. Яисә 2 аш кашыгы чыршы ылысын кәстрүлдәге 1 стакан кайнар суга салалар, капкачын ябып, 20 минут кайнаталар, 30 минут төнәткәч, сөзәләр, ике-өчкә бүлеп, көн буена эчеп бетерәләр. Организмны мүк җиләге, балан, кара карлыган, чия, җир җиләгеннән кайнаткан компот та ныгыта, аны көн саен яртышар литр эчәргә кирәк. Яисә 5 әр аш кашыгы кырлыган (иван-чай), мелисса, бөтнек үләннәре, кәстәнә чәчәген 1 литр кайнар суда 2 сәгать төнәтәләр дә, көненә берничә тапкыр 1 әр стакан эчәләр.

21 февраль (якшәмбе). Рәҗәб аеның 9 нчы көне. 11 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 10.15 сәгатьтә калка, 4.16 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 10.08 сәгать.

Үзгәрү, сафлык, катгыйлык көне. Һәр эштә дә сак һәм игътибарлы булу сорала. Башланган эшне ахырына җиткерергә кирәк. Бу көннең энергетик куәте бик зур, кешедә искиткеч табигый көч уянырга мөмкин. Арып-талганчы эшләргә ярамый. Сизү әгъзалары, йөрәк, умырткалык, үпкә зәгыйфь.

Иммунитетны ныгыту (2)

Организмның авыруларга каршы торучанлыгын арттыру өчен, ярты килограмм изелгән мүк җиләге, 1 стакан чистартылган әстерхан чикләвеге, шакмаклап туралган 2-3 яшел алманы кәстрүлдәге ярты стакан суга салып, ярты килограмм шикәр өстиләр, сүрән утта кайнатып чыгаралар. Банкаларга тутырып, суыткычта саклыйлар, иртән һәм кичен 1 әр аш кашыгы кабалар. Яисә ярты литр суга 250 грамм вак туралган суган, 200 грамм шикәр салып, сүрән утта сәгать ярым кайнаталар, суынгач, 2 аш кашыгы бал өстиләр, сөзеп, пыяла савытта суыткычта саклыйлар. Көненә 3-5 тапкыр 1 әр аш кашыгы кабалар.

22 февраль (дүшәмбе). Рәҗәб аеның 10 ны көне. 12 нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 10.52 сәгатьтә калка, 5.14 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 10.12 сәгать.

Шәфкать, сабырлык, мәхәббәт энергиясенә бай көн. Сәламәтлеккә игътибарлы булырга, йөрәккә киеренкелек китермәскә кирәк. Ашкайнату әгъзалары, кан әйләнеше системасы зәгыйфь. Дарулар яхшы үзләштерелә.

Иммунитетны ныгыту (3)

Эпидемияләр чорында чир йоктырудан саклану өчен, яртышар стакан торма һәм кишер согын кушып, шуңа 1 әр аш кашыгы бал һәм лимон (яки мүк җиләге) согы салып болгаталар, иртән һәм кичен 1 әр аш кашыгы кабалар. Яисә вак кына туралган ярты лимон һәм 7-8 бүлем сарымсакны пыяла банкага салып, өстенә кайнатып суытылган ярты литр су коялар, караңгы урында 4 тәүлек төнәткәч, суыткычта саклыйлар, иртән ашарга 20 минут кала 1әр аш кашыгы эчәләр. Болай дәвалануны өзмичә, октябрьдән март азагына кадәр дәвам итү яхшы.

23 февраль (сишәмбе). Рәҗәб аеның 11 нче көне. 13 нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 11.44 сәгатьтә калка, 6.01 сәгатьтә бата.2 нче фаза. Көн озынлыгы 10.16 сәгать.

Үзгәрешләр көне. Үткәннәр турында уйланып, нәтиҗәләр ясау яхшы. Ач торырга ярамый – теләсә нәрсә ашарга була. Аралашу, белем алу өчен уңай вакыт. Йөрәк, тире, кан тамырлары зәгыйфь. Чикләвек ашау файдалы.

24 февраль (чәршәмбе). Рәҗәб аеның 12 нче көне. 14 нче Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында,12.51 сәгатьтә калка, 6.35 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 10.21 сәгать.

Иң әһәмиятле эшкә тотыну өчен уңайлы көн. Бүген башланган эш бик яхшы тәмамланачак. Теләсә нинди вак-төяккә игътибарлы булу сорала. Эчәклек һәм тирене чистарту уңай нәтиҗә бирә. Ашказаны асты бизе зәгыйфь. Балан, фасоль, борчак, арпа ашау файдалы.

25 февраль (пәнҗешәмбе). Рәҗәб аеның 13 нче көне. 15 нче Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 14.10 сәгатьтә калка, 6.59 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 10.25 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Бүген кеше үз нәфесенең теләк һәм коткыларына бигрәк тә бирешүчән.Тыелгысыз хисләр күңелсез вакыйгага китерергә мөмкин. Тәэсирләнүчән кешегә аеруча кыен. Алма, кәбестә, сарымсак ашау хупланмый, балан, мүк җиләге ашау файдалы.

Кишер чәчне үстерә

Чәч тизрәк үссен өчен, тигез микъдарда кушылган кишер һәм лимон согын баш тиресенә әледән-әле сөртергә кирәк. Чәч кавыкланганда, баш тиресенә 10 өлеш календула төнәтмәсенә 1 өлеш касторка мае кушып сөртәләр (атнасына 2-3 тапкыр эшләргә киңәш ителә).

26 февраль (җомга). Рәҗәб аеның 14 нче көне. 16 нчы Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 15.37 сәгатьтә калка, 7.18 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 10.30 сәгать.

Тыныч, иҗади, уңышлы көн. Һәрнәрсәдә гармониягә омтылу, җан тынычлыгын сак­лау мөһим. Дулкынландыргыч очрашулар булырга мөмкин. Килешүләр төзү уңай нәтиҗә бирә. Кан авырулары кискенләшә. Беркемгә дә үпкә сакларга ярамый.

Сихәтле чәй

Менә мондый чәй дә иммунитетны ныгыта: иртән 1 әр аш кашыгы гөлҗимеш җиләге һәм вакланган андыз тамырын 1 л кайнар суга салып, сүрән утта 10-15 минут пешерәләр, 20 минут төнәткәч, 1 әр аш кашыгы сары мәтрүшкә һәм мәтрүшкә үләннәре, 2 балкашык яшел яки кара чәй өстиләр дә, 1 сәгать төнәтәләр. Аннары, кайнар су белән сыеклап, көн буена эчәләр.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев