Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (2-8 октябрь)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

2 октябрь (шимбә). Сәфәр аеның 25 нче көне. 26 нчы Ай тәүлегенең дәвамы. Ай Арыслан йолдызлыгында, 16.45 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 11.28 сәгать. 

 Һәртөрле вәсвәсәләргә бай көн. Әйләнә-тирә дөньяны кабул итү кискенләшә, тәэсирләнүчәнлек арта, чит кеше йогынтысына бирешүчәнлек көчәя. Килешүләр төзү уңышлы. Нерв системасы, аяк зәгыйфь. Теш дәвалату өчен начар вакыт. Балык, мүк җиләге, сөт ризыклары ашау файдалы.

3 октябрь (якшәмбе). Сәфәр аеның 26 нчы көне. 27 нче Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 0.53 сәгатьтә калка, 16.53 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 11.23 сәгать. 

Бу көннәрдә организм хәлсез, шунлыктан күбрәк йоклау файдалы. Нерв системасы, сизү әгъзалары зәгыйфь. Кан һәм лимфа авырулары кискенләшергә мөмкин. Кан басымын контрольдә тоту сорала.

 Астмадан – прополис

Астма (тын бетү) интектергәндә, 10 тамчы 10 процентлы прополис төнәтмәсен бераз суга яки сөткә кушып, көненә 3 тапкыр, ашарга 30 минут кала эчәләр. Дәва курсы – 1,5-2 ай. Савытка 60 г прополис һәм 40 г балавыз салып, икенче сулы савыт эченә куеп җылыталар, ут өстеннән алып, сөлге белән капланып, шул парны сулыйлар. Прополис белән ингаляцияләрне көненә 2 тапкыр – иртән һәм кичен – 10-15 әр минут үткәрәләр. Ярты стакан минераль су (“Боржоми”) эчкәннән соң, 2-3 “Апилак” төймәсен тел астына салып, тулысынча эреп беткәнче авызда тоту да файдалы.

4 октябрь (дүшәмбе). Сәфәр аеның 27 нче көне. 28 нче Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 2.19 сәгатьтә калка, 17.06 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 11.19 сәгать. 

Айның иң яхшы көннәреннән берсе. Энергетикасы бик уңай. Көтелмәгән очрашулар берсеннән-берсе кызыклырак булачак. Хисләр тернәкләнә, аралашу теләге уяна. Сизү әгъзалары, аеруча күзләр зәгыйфь. Кан басымын контрольдә тоту зарур. Яңа Ай туарга ике генә көн калып бара, караңгы, Айсыз төннәр күңелгә шом сала. Организмны чистарту, ач тору уңай нәтиҗә бирә.

Тырнак гөл сихәте (1) 

Тамак авыртканда, грипп, ангина булганда, 1 аш кашыгы тырнак гөл чәчәген 1 стакан кайнар суда бераз суынганчы төнәтәләр дә, сәгать саен тамакны чайкыйлар. 1 аш кашыгы төнәтмәне, шулкадәр үк суга кушып, сәгать ярым саен эчәләр. Грипп йоктырганда, яртышар стакан төнәтмәне көненә 4 тапкыр эчәләр. Яртылаш су кушып, көненә 3 тапкыр борынны юдырталар. Салкын тиюгә үк тигез күләмдә тырнак гөл чәчәген һәм эвкалипт яфрагын кушып, чәй пешереп эчсәң, тиз арада сихәтләнеп була. Вируслы кизүләр чорында, җәйге эсседә 1 чәй кашыгы чәчәкне 1 стакан кайнар суда 30 минут төнәтеп, бал кушып, ач карынга эчәргә кирәк. Дәва курсы 3 атнадан да ким булмаска тиеш. 

5 октябрь (сишәмбе). Сәфәр аеның 28 нче көне. 29 нчы Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 3.47 сәгатьтә калка, 17.17 сәгатьтә бата. 
4 нче фаза. Көн озынлыгы 11.14 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Бернинди вәгъдәләргә дә ышанырга ярамый. Бизләр системасы, кан тамырлары, эчәклек зәгыйфь. Үзеңне үпкәләткән кешеләрне кичерү зарур. 

Тырнак гөл сихәте (2)

Баш бармак янындагы сөяк чыкмасын өчен, 4 аш кашыгы ваклап киптерелгән чәчәкне шешәдәге 1 стакан алма серкәсенә салалар, 50 мл йод өстиләр, яхшылап болгатып, 14 көн тоталар, аннары аяк табаннарына һәм сөяк турысына иртән һәм кичен ышкыйлар. Төнәтмәне суыткычта саклыйлар. Авырту шундук басыла, аякларның аруы кими. Климакс вакытында хатын-кызның хәлен җиңеләйтү өчен, 2 чәй кашыгы кипкән чәчәкне 2 стакан кайнар суга салып, 2 сәгать төнәтәләр, сөзеп, көненә 4 тапкыр яртышар стакан эчәләр. Мондый төнәтмә баш авыртканда, баш әйләнгәндә, йокысызлык интектергәндә дә булыша. 

6 октябрь (чәршәмбе). Сәфәр аеның 29 нчы көне. 30 нчы, 1 нче Ай тәүлекләре. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 5.17 сәгатьтә калка, 17.28 сәгатьтә бата. 14 сәгать 05 минуттан яңа Ай. Көн озынлыгы 11.10 сәгать. 

 Тәүбә итү, гармониягә ирешү көне. Иҗат белән шөгыльләнү, айлык план төзү яхшы. Әйләнә-тирәне дә, үз хисләреңне дә кабул итү кискенләшә, тәэсирләнүчәнлек, интуиция арта. Баш һәм йөрәк зәгыйфь. Арып-талганчы эшләргә, артык кайнар ризык ашарга ярамый. Төрле исләргә аллергия килеп чыгарга мөмкин.

7 октябрь (пәнҗешәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 1 нче көне. 2 нче Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 6.48 сәгатьтә калка, 17.39 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 11.05 сәгать. 

 Яңа туган Ай Җир белән Кояш арасында, үзенең караңгы ягы белән Җиргә караган. Ай идарә итә торган һәрнәрсә – хисләр, кәеф, хәтер, кан басымы зәгыйфь. Кан басымы болай да түбән булган гипотониклар өчен бигрәк тә авыр вакыт. Бу чорда укуда уңышлар, тиз савыгу, югары эшчәнлеккә өметләнергә ярамый. Ашаганда талымлы булу хәерле. Аралашуны чикләү зарур.

8 октябрь (җомга). Рабигүл әүвәл аеның 2 нче көне. 3 нче Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 8.23 сәгатьтә калка, 17.52 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 11.00 сәгать. 

 Бик актив көн, хәвеф-хәтәр инстинкты, агрессия белән бәйле. Бүген чирләп китү ихтыяр көченең җитәрлек булмавын күрсәтә. Күзне арытмаска кирәк.

 Кәбестә кәтлите

1 кг кәбестә, 4-5 аш кашыгы он, 1 йомырка, тоз, кыздырырга үсемлек мае кирәк. Кәбестәне дүрткә бүлеп, тозлы суга салалар, кайнатып чыгарып, 5 минут пешерәләр, дуршлагка салып, суын сыгалар, иттарткычтан чыгаралар, йомырка, он һәм тоз кушып, яхшылап болгаталар һәм, коймак кебек салып, әйләндерә-әйләндерә кыздыралар. Табынга каймак белән бирәләр.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев